Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422065, Республика Татарстан, Сабинский район, с.Большие Кибячи, ул.Ф.Энгельса, д.75 |
| Телефон: | +7(843)-624-26-67 |
| E-Mail: | Kibichi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большекибячинская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймиев Ильнар Ильшатович |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 68 учащихся |
| У нас учат: | 21 учитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 186 187 188 ( 189 ) 190 >>
-
Кышкы лагерьда 3нче көн 05.01.2015

Бүген "Дуслык"та 3нче көнебез истә калырлык булып узып китте.Көннең беренче яртысында мини футбол ярышлары узды, саф һавада уеннар, чаңгыда йөрү оештырылды. "Табигать-тиңсез могҗиза" дип аталган чарада балалар туган ягыбызның матур табигате, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы турында сөйләштеләр; әлеге тема буенча викторинада үзләренең белемнәрен сынадылар. Аннан соң узган иҗади бәйгедә һәркем табигатькә булган мәхәббәтен үзенең рәсемендә чагылдырырга тырышты, иң матур эшләр күргәзмәдә урын алды. Көндезге аштан соң узган "Күңелле стартлар"да төрле эстафеталар үткәрелде. 5:4 исәбе белән "Елмаю" отряды җиңү яулады.
-
"Дуслык" та 2нче көн 04.01.2015

"Дуслык" лагеренда бүгенге көнебез иртәнге линейкада план белән танышудан башланып китте. Иртәнге гимнастика ясаганнан соң балалар 2 отрядка бүленеп, "Оста куллар" һәм "Хореография" түгәрәкләрендә шөгыльләнделәр. "Хореография" түгәрәгендә уздырылган "Зәлидә" уенының җиңүчесе дип Башаров Альмир табылды. "Саулык-зур байлык" темасына КВНда сәламәтлеккә кагылышлы биремнәр үтәү һәм табышмаклар чишү төрле күңелле эстафеталар белән чиратлаштырылды. Саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнап, бүгенге көннең матурлыгына хозурланып та алдык. Көндезге аштан соң "Кызыклы география" кичәсендә дә барлык укучылар бик теләп катнаштылар.
-
Кышкы лагерь 03.01.2015

Бүген мәктәбебездә 35 балага исәпләнгән "Дуслык" лагере үз эшчәнлеген башлап җибәрде. Лагерь планы белән танышканнан соң, "Сез мине беләсезме?" дип исемләнгән чара узды. Балалар иҗади төстә үзләре, үзләренең хыяллары, мавыгулары турында сөйләделәр, шигырьләр иҗат иттеләр, рәсемнәр ясадылар. "Дуслар" һәм "Елмаю" отрядлары үзләренең газеталарын иҗат иттеләр. "Робототехника" түгәрәгендә шөгыльләнергә дә, саф һавада уеннар уйнарга да вакыт булды. Көндезге аштан соң авыл клубында балалар өчен оештырылган Чыршы бәйрәмендә дә "Дуслык" лагере иң активлардан булды. Әйлән-бәйлән, төрле күңелле уеннар, Кыш бабайга һөнәрләреңне күрсәтү- быелгы Яңа ел бәйрәмнәренең тагын бер күңелле мизгеле булып истә калачак. Кышкы лагерьда беренче көн сизелми дә узып китте.
-
Волейбол ярышлары 29.12.2014

Безнең мәктәптә зона волейбол ярышлары булды. Егетләр арасында I урында Олы Кибәче урта мәктәбе, II урында Завод-Нырты урта мәктәбе, III урында Сатыш урта мәктәбе. Кызлар арасында I урында Завод-Нырты урта мәктәбе,II урында Олы Кибәче урта мәктәбе, III урында Сатыш урта мәктәбе. Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз! Алга таба да зур уңышлар телибез!
-
Чыршы утлары яктысында 28.12.2014

Бүген 1-6 класс укучылары өчен Яңа ел бәйрәме булды. Балалар
үзләренең һөнәрләрен төрле яктан күрсәттеләр. Маскарад киемнәре, күмәк җыр-биюләре, театраль тамашалары белән алар әти-әниләрне, килгән кунакларны рәхәтләнеп ял иттерделәр. Үзләре дә каникулга күтәренке кәеф белән таралыштылар.
Яңа ел котлы булсын,
Дөньялар тыныч торсын,
Һәрберебез булсын тырыш,
Күңелле үтсен тормыш.
-
Җиргә Яңа ел килә 27.12.2014

Табигатьтә кыш – иң озын төннәр һәм иң кыска көннәр вакыты. Тик без елның бу фасылын яратабыз. Чөнки нәкъ менә кышын безгә Яңа ел һәм аның белән бергә ылыслы, куанычлы, күтәренке кәеф бүләк итүче, ак өметләр белән тулы күңелле бәйрәм килә. Бүген 7-11 класс укучылары "Җиргә Яңа ел килә!" дип исемләнгән бәйрәм тамашасында күңел ачтылар, бик яхшы әзерлекле чыгышлары белән килгән тамашачыларны һәм әти-әниләрне чын күңелдән ял иттерделәр. Яңа ел барыбызга да иң матур теләкләребезне тормышыка ашыру өчен саулык-сәламәтлек бирсен, борчу-мәшәкатьләр безне читләтеп узсын, һәр туган көнгә сөенеп, уңышларга күмелеп яшәргә насыйп булсын иде.
-
Оешма газеталары 27.12.2014

Яңа елга багышлап шигырьләр, әкиятләр, рәсемнәр иҗат итеп, һәр оешма үз газетасын чыгарды.
-
Без - I урында! 27.12.2014

Кар сыннары ясауда барыбыз да бик тырыштык. Һәркем кулыннан килгәнчә фигуралар ясады, матурлап буяды. Җиңүнең 70 еллыгын чагылдырган сыннар бигрәк тә уңышлы килеп чыкты. Кар тавы балаларны үзенә җәлеп итеп тора. Тырышлыгыбызның нәтиҗәсе дә билгеле булды. Безнең мәктәпкә I урын бирелүе балаларны да, укытучыларны да, әти-әниләрне дә куандырды.
-
Чисталык дәресе 25.12.2014

Бүген 5-9 классларда "Каты көнкүреш калдыклары" темасына Чисталык дәресе узды. Биология укытучысы Фирая Наиловна укучыларны тирә-юнебезне пычратмаска өндәде.
-
Сугыш чоры балалары белән очрашу 25.12.2014

Бүген башлангыч класс укучылары сугыш чоры балалары -бу елларның бөтен авырлыгын үз җилкәләрендә татыган, сугыш кырында ятып калган әтиләрен гомер буе көтеп яшәгән Габделхаева Маһинур апа һәм Гатиатуллина Әлфинур апа белән очраштылар. Өлкәннәр укучыларга шушы еллардагы авырлыкларны тасвирлап күрсәттеләр, шулай булса да үзләренең тырышып укулары, гомер буе намуслы хезмәт итүләре турында сөйләделәр, балаларга изге теләкләрен җиткереп, бүгенге тыныч тормышның кадерен белергә өндәделәр. Башлангыч класс укучылары кунакларны бик матур чыгышлар белән куандырдылар.








