Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422065, Республика Татарстан, Сабинский район, с.Большие Кибячи, ул.Ф.Энгельса, д.75 |
| Телефон: | +7(843)-624-26-67 |
| E-Mail: | Kibichi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большекибячинская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймиев Ильнар Ильшатович |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 68 учащихся |
| У нас учат: | 21 учитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 181 182 ( 183 ) 184 185 186 187 188 189 190 >>
-
ГТО. Элек һәм бүген 03.04.2015

9-11 классларда "ГТО.Элек һәм бүген" темасына узган класс сәгатендә укучыларга ГТО комплексы тарихы, значоклары, бу нормативларны элек нинди спорт төрләре буенча тапшырулары, хәзер нинди төрләр өстәлүе турында күп мәгълүмат бирелде.Спортның кеше сәламәтлегенә булган йогынтысы турында искәртелеп, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга өндәлде.
-
Традицияләрне яңарту (ГТО) 02.04.2015

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының №09-718 боерыгы нигезендә мәктәбебездә "ГТО" физкультура-спорт комплексы кертелүнең 1 еллыгы уңаеннан чаралар уза. 6 класста "Традицияләрне яңарту" темасына узган әңгәмәдә класс җитәкчесе Ибушева Ф.Н. укучыларга "ГТО" комплексы, аның тарихы турында мәгълүмат бирде. Укучылар үзләренең әлгеге нормативларны ни дәрәҗәдә үтәүләре турында сөйләделәр.
-
Сугыш ветераны белән очрашу 02.04.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан мәктәбебездә төрле чаралар дәвам итә. Укучылар сугыш һәм тыл ветераннары белән очрашалар, аларның сугышчан батырлыклары турында сорашалар. Төбәк авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, Сталинград сугышында катнашкан Альмиев Хаҗиәхмәт Галиәхмәт улы белән укучылар еш очрашалар. 95 яшьлек сугыш ветеранының зирәк акылына, яхшы хәтеренә сокланып туймаслык. Укучыларга үзенең сугышчан юлы, тыныч еллардагы хезмәте турында сөйләп, һәркөннең кадерен белеп яшәргә, хезмәт сөючән, максатчан булырга өнди ул укучыларыбызны.
-
Ә.Каримуллин конференциясе 25.03.2015

25 нче март көнне якташыбыз, күренекле галим, тел белгече Әбрар Кәримуллинның иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган республикакүләм фәнни-гамәли конференциясе үткәрелде. Безнең мәктәптән "Татар филология"се секциясендә 11нче сыйныф укучысы Сабирова Гөлназ (җитәкчесе-Гафиятова Ә.Ф.) 3нче урынга лаек булды, 10 нчы сыйныф укучысы Гафиятова Илүзә (җитәкчесе Сафина С.З.) сертификатка лаек булды. Укучыларыбыз га һәм аларның җитәкчеләренә алга таба да уңышлар телибез.
-
Китапханә дәресе 24.03.2015

24 март көнне Олы Кибәче авыл китапханәсендә мәктәп китапханәчесе Башарова И, клуб мөдире Шакирова Ф. белән берлектә «Китапханә, яки синең дусларың шәһәрчеге» библиографик дәресе уздырылды. Китапханә мөдире Фатихова Г.Р. китапханә ,китап саклау урыны, абонемент, уку залы төшенчәләренә аңлатма бирде. Мәктәп китапханәчесе укучылар белән “Әкиятләрне беләсеңме?” викторинасы уздырды. Клуб мөдире әлеге әкиятләргә багышланган рәсем конкурсы үткәрде. Әлеге чара “Балалар китабы атналыгы” кысаларында узды.
-
"Зеленая планета"
24.03.2015
24 марта ученик 9 класса Ибушев Эльвир (руководитель-Ибушева Ф.Н.) и ученик 10 класса Хадеев Ирек (руководитель Сафина С.З.) приняли участие в республиканской экологической конференции "Зеленая планета".
-
Ата-аналар җыелышы 23.03.2015

23 март көнне гомуми ата-аналар җыелышы узды. Җыелышның көн тәртибе:
1.<span times="" new="" roman',="" serif;="" font-size:="" 12px;"="">“Балалар белән мәрхәмәтсез, рәхимсез мөнәсәбәт. Балаларны яклау. Әти-әниләрнең җаваплылыгы” темасына лекция (лектор-Гыйлметдинова И.Г.)
2.3нче чирек йомгаклары буенча укыту эшләре буенча директор урынбасары Габделхаева Р.Р. чыгышы.
3. "Балигъ булмаганнар арасында суицид. Кисәтү юллары" темасына тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Измайлова Г.М. чыгышы.
4.Мәктәп эшчәнлегенә кагылышлы төрле мәсьәләләр буенча мәктәп директоры Мухаметзянов Р.Р. чыгышы.
Шулай ук язгы чорда куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен, ТР 71нче Законын үтәү буенча да сөйләшенде.
-
Урман көне 21.03.2015

21 март -Урман көне уңаеннан мәктәбебездә түбәндәге чаралар узды: биология укытучысы Ибушева Ф.Н. 5-11 класс укучыларына "Урман-безнең байлыгыбыз" темасына лекция укыды. 1-4 классларда "Урманнарны саклыйк!" темасына рәсем бәйгесе узды (укытучы-Шафикова Г.Р.). Шулай ук мәктәп тирәсенә сыерчык оялары урнаштырылды.
-
Нәүрүз бәйрәме 21.03.2015

21 март- Нәүрүз бәйрәме. Бу көнне безнең авыл җирлеге үзәге - Олы Кибәчедә бик матур бәйрәм оештырылды. Олысы, кечесе күңел ачарга җыелды. Концерт номерларында катнаштык, кызыклы уеннар уйнадык, тәмле пылау һәм коймаклардан авыз иттек. Рәхәтләнеп ял иттек. Илләребез имин, авылларыбыз тыныч, барыбыз да исән-сау булыйк!
-
Әбекәй-алтыным 19.03.2015

Бүген башлангыч классларда "Әбекәй-алтыным" бәйрәме узды. 1-4 классларда белем алучы 40 укучының әбиләре мәктәбебезгә бәйрәмгә җыелдылар. Укучылар яраткан әбиләренә бик матур биюләр, күмәк җырлар, күңелле шигырьләр бүләк иттеләр. Әбиләр сандык төпләрендә сакланган чиккән сөлгеләр, кулъяулыклар, татар халык киемнәрәре турында сөйләп, балаларны йолаларны, тарихны онытмаска чакырдылар. Алар уйнап күрсәткән "Назалы" уенын оныклары таң калып күзәттеләр, әбиләребез җыр-биюгә дә бик оста икән бит... Араларында сугыш чоры балалары да бар иде кунакларыбызның. Алар үз балачакларын бүгенге матур тормыш белән чагыштырып, укучыларны тырышып белем алырга, укытучыларны хөрмәт итәргә өндәделәр.








