Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422065, Республика Татарстан, Сабинский район, с.Большие Кибячи, ул.Ф.Энгельса, д.75 |
| Телефон: | +7(843)-624-26-67 |
| E-Mail: | Kibichi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большекибячинская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймиев Ильнар Ильшатович |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 68 учащихся |
| У нас учат: | 21 учитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 ( 186 ) 187 188 189 190 >>
-
Фәнни-гамәли конференция 19.02.2015

19 февраль көнне мәктәбебездә “Математика-фәннәр патшасы” темасына фәнни-гамәли конференция узды. 12 укучы математика өлкәсенә бәйле булган эшләр тәкъдим итте. Һәр чыгыш кызыклы һәм үзенчәлекле булды. Жюри тарафыннан 3 укучыга җиңүче исеме бирелде: Шайхеразиева З., Хасанов А., Гараев Р.. Барлык катнашучыларга Сертификат тапшырылды. Фәнни җитәкче-математика укытучысы , “Эрудит “ түгәрәге җитәкчесе Вилданова Ә.Г.
-
Туган телем-иркә гөлем 19.02.2015

Бүген 2 класста Халыкара туган тел көне уңаеннан "Туган телем-иркә гөлем" темасына класс сәгате узды. Укучылар "Иң оста шигырь сөйләүче" бәйгесе, мәкальләрнең мәгънәләрен ачыклау, бишек җырлары җырлау кебек биремнәр башкарып, туган телнең әһәмиятенә төшенделәр. Класс җитәкчесе-Гыйлметдинова И.Г.
-
Викторина 19.02.2015

19 февраль көнне Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе укучылар Думасының мәгариф комитеты членнары 3,4 класс укучыларының “Кызыл ромашка” һәм “Җырларым” команадалары арасында Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган викторина уздырдылар.
-
Скакалкада сикерү буенча ярышлар 18.02.2015

18 февраль көнне Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбендә 8-11 класс егетләре арасында скакалкада сикерү буенча мәктәп беренчелегенә ярышлар узды. 11 класс укучысы Ибушев Вадим, 1 минутка 210 тапкыр сикереп, 1нче урын алды
-
Муса Җәлил исемендәге фәнни-практик конференция 17.02.2015

17 февраль көнне Балтач районы Карадуган урта мәктәбендә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкчелегендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган Муса Җәлил исемендәге III республикакүләм фәнни-гамәли конференция үткәрелде. Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбенең 9 класс укучысы Шайхеразиева Зөлфинә әлеге конференциядә "Бөек Ватан сугышы-саннар һәм фактлар" темасы буенча эзләнү эше белән чыгыш ясап II дәрәҗә диплом белән бүләкләнде Җитәкчесе- математика укытучысы ВильдановаӘ.Г.
-
Әти, әни һәм мин-спорт гаиләсе 14.02.2015

Башлангыч классларда "Әти, әни һәм мин-спорт гаиләсе" исеме белән узган Гаилә бәйрәмендә укучылар арасыннан "Буратино", "Красная шапочка" һәм әти-әниләрдән "Смешарики", "Тынычлык" командалары катнашты. Бәйрәм 2 командага бүленеп киенгән укучыларның үз командаларын тәкъдим итүче бик матур чыгышлары белән башланып китте. Төрле күңелле эстафеталар белән дәвам иткән бәйрәмдә укучылар да, әти-әниләр дә бик актив булдылар. Чара 1 класс укучыларының "Балачак" җыры белән тәмамланды.
-
Иң шәп әйдәман 13.02.2015

Бүген Икшермә кадет-интернат мәктәбендә "Иң шәп әйдәман" бәйгесенең зона этабы үтте. Икшермә, Түбән Шытсу, Олы Арташ, Завод Нырты, Олы Кибәче урта мәктәбе укучылары үзләренең чыгышларын тәкъдим иттеләр.Барысы да төрле яклап осталыкларын күрсәттеләр. Безнең мәктәптән 7 сыйныф укучысы Галиахметова Зәринә һәм "Дуслык" отряды варислары "Балачак" темасына чара үткәрделәр. Аларга алга таба да зур уңышлар телибез.
-
Психологик тренинглар 13.02.2015

13 февраль көнне Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбендә район психологик үзәге «Семицветик» психологлары эшләде. Алар 7-9 класс егетләре өчен “Агрессияләрне кисәтү”, шушы ук класс кызлары өчен кызлар гигиенасы буенча тренинг-дәресләр үткәрделәр. 5,6 класс укучылары “Эффектон” программасында диагностика уздылар.
-
70 еллыкка-70 әсәр 11.02.2015

11 февраль көнне Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбенең 3 класс укучылары класс җитәкчеләре Бикмиева Д.Н. белән Олы Кибәче авыл китапханәсендә булдылар. Китапханәче Фатихова Г.Р. укучыларны балалар әдәбияты яңалыклары белән таныштырды. “Бөек Җиңүнең 70 еллыгына-70 әсәр” акциясен башлап җибәрделәр.
-
Россия чаңгы юлы-2015
07.02.2015
7 февраль көнне Олы Кибәче авыл җирлегендә "Россия чаңгы юлы-2015" чарасы узды. Безнең мәктәп коллективы да әлеге чарада бик актив булды. Барлык укучылар, укытучылар, хезмәткәрләр чаңгыда үзләренең яшьләренә туры килгән дистанцияне узды. Бик матур бу кышкы көндә коллектив белән чаңгыга басу һәркемнең кәефен күтәрде. Соңыннан ашханәдә кайнар чәй һәм тәмле коймак белән сыйландык.








