Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423822, Республика Татарстан, город Набережные Челны, ул. Ак.Королева, д.20 (32/20) |
| Телефон: | +7(855)-234-70-72 |
| E-Mail: | G2.Nc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Гимназия №2 им. М. Вахитова» |
| Руководитель: | Набиуллина Лиза Рихмановна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 794 учащихся |
| У нас учат: | 50 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 28 29 ( 30 ) >>
-
Хәрби-патриотик тәрбия 22.02.2023

Гимназиябездә хәрби-патриотик тәрбия айлыгы кысаларында бик күп чаралар үткәрелә. Бүген 8 нче сыйныфлар арасында оештырылган хәрбиләрчә атлап җыр башкару бәйгесе үтү моны тагын бер кат дәлилли. Гимназиябездә тормыш иминлеге нигезләрен алып баручы укытучыбыз Мөгинов Фаик Фоатович оештырган әлеге бәйге елның елында югары әзерлек белән башкарыла. Быел бәйге хөкемдары итеп 2нче мәктәпне тәмамлаган, Яр Чаллы шәһәре хәрби комиссариатының элеккеге башлыгы полковник Садыйков Әнәс Фәлигович чакырылган иде. Гимназия Укучылар советы Спикеры Хәмәтгатин Әмирхан Ленар улы белән берлектә бәйгегә дөрес итеп бәя куелды. Бәйгедә һәр командир үзләренә куелган бурычны төгәл үтәделәр. 1 нче урынны 8 Г сыйныфы (сыйныф җитәкчесе Гыйльманова З.Х.), 2 нче урынны 8А һәм 8В сыйныфлары (сыйныф җитәкчеләре Матвеева Л.Ф. һәм Ризванова Г.Р.), 3 нче урынны 8Б сыйныфы ( Хәбибуллин И.Р.) укучылары алды.
Бәйгене оештыруда, үткәрүдә күп көч куйган сыйныф җитәкчеләренә, Фаик Фоатовичка администрация тарафыннан бик зур рәхмәт.
Фотогалерея
-
"Ягез әле, егетләр!" 22.02.2023

Бүген гимназиябездә "Хәрби -патриотик тәрбия айлыгы" кысаларында тагын бер ярыш үткәрелде. Бу ярыш 10 -11 нче сыйныф егетләре арасында уздырылды. "Ягез әле егетләр!" дип исемләнгән ярыш алты этаптан торды. Нәтиҗәдә 10 нчы сыйныф егетләре (сыйныф җитәкчеләре -Хаҗиева А.М, Сәхбетдинова Р Р.) көчлерәк, җитезрәк булып чыкты. Аларга 1нче урын бирелде, 11нче сыйныф егетләре (сыйныф җитәкчеләре Зарипова А. Ә., Зухурова А.Р.) - 2 нче урында калды. Җиңүчеләргә грамоталар тапшырылды. Тәрбия эше буенча директор урынбасары Нурисламова Энҗе Әзһәм кызы февраль ае буенча бик күп чаралар уздырылуын билгеләп узды. Аларның барысы да оешкан төстә узуын әйтте. Барлык ир - атларыбызны якынлашып килүче Ватанны саклаучылар көне белән котлады, дипломнар тапшырды
Әлеге ярышны күңелле итеп оештыручыларга - тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Мөгинов Фаик Фоатовичка, физкультура укытучылары - Хәйруллин Нәсфәт Әшрәфулловичка, Хәбибуллин Илнур Рафаэлевичка зур рәхмәтләрен җиткерде.
Фотогалерея
-
Әтиләр парады 19.02.2023

Бүген "Әтиләр парады" шәһәркүләм бәйгесе узды . Әлеге чарада 6 а сыйныф укучысы Гатин Фәрхәт hәм әтисе Гатин Артур катнаштылар. Саф hавада әтиен белән бергә спорт ярышларында катнашу - әти-ул мөнәсәбәтләрен ныгыту чарасы да әле ул.
Фото
-
Очрашу 16.02.2023

Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының артисты Артур Шайдуллин безнең гимназиядә сәхнә дәресе буенча мастер-класс уздырды. Уз эшенең чын остасы булган, яшь, матур артист абыйларын укучылар бик яратып кабул иттеләр. Кыска гына вакыт эчендә артист hөнәренең игътибар, төгәллек, камиллек сорый торган hөнәр икәненә төшенделәр. Артур абыйлары да узлэрен : ,,Сезнең арада артист юлын сайларлык укучылар бар",- дип канатландырып торды. Мондый очрашулар ул чын язмыш бүләге, әлеге очрашу укучылар күңелен куп еллар җылытып торачак, кемнәргәдер, hичшиксез, сәхнә юлына юнәлеш бирәчәк.
Фото
-
Муса Җәлилнең туган көне 15.02.2023

Бүген татар халкының батыр йөрәкле бөек шагыйре Муса Җәлилнең туган көне. Әлеге истәлекле дата уңаеннан гимназия укучыларына Ачык микрофон тәкъдим ителде. Һәр сыйныфтан шигърият сөюче укучылар герой - шагыйрьнең ялкынлы шигырьләрен яттан сөйләделәр. "Гомерем минем моңлы бер җыр иде, Үлемем дә яңгырар җыр булып". Халкыбызның куркубелмәс батыр улы Муса Җәлил үзе дә, тирән мәгънә белән сугарылган шигырьләре дә онытылмаска, һичшиксез киләчәк буыннарга җиткерелергә тиеш! Хәрби-патриотик тәрбия айлыгы кысаларында уздырылган әлеге чара укучыларыбызда туган илгә карата мәхәббәт, тугрылык хисе тәрбияли.
-
Письмо защитнику Отечества 13.02.2023

"Письмо защитнику Отечества" акциясендә укучылары теләп катнашалар. 4 б 7в, 8г сыйныф укучылары аеруча активлар. Тормыш иминлеге хакына сугышка кергән солдатларга рәхмәт җиткерү hәр кешенең бурычы.
-
Лыжня Татарстана 12.02.2023

"Лыжня Татарстана" чарасы шәһәрдә гөрләп уза. Безнең гимназия укучылары да сынатмый.
-
Ак калфаклы татар кызы" бәйгесе 10.02.2023

Гимназиянең 10сыйныф укучысы Ишалина Айсылу ,,Ак калфаклы татар кызы" бәйгесендә җиңү яулады. Тыйнак, белемле, тырыш, сәләтле, гүзәл Айсылу шәһәр данын республикада яклаячак. Әлеге бәйгедә татар кызларының тарихи мирасны никадэр белүләре, иҗади сәләтләре, аш-суга осталыклары сынала. Айсылу - безнең чын татар кызы! Унышлар телибез аңа!
-
"Минем шәмем җылысы" акциясе 09.02.2023

Бүген ,,Минем шәмем җылысы" акциясе кысыларында, 440 консерв савыты, 20 кг парафин тапшырылды. Акция барышында (3 атна эчендә) гимназия укучылары барлыгы 880 консерв савыты, ә укытучылар коллективы 20 кг. парафин тапшырдылар. "Ил төкерсә, күл була",- дигәндәй, гимназиянең hәр укучысы бер генә буш консерв савыты тапшырса да, без атнага 860 савыт җыя алыр идек. Акциядә лидер булган 7б сыйныф укучыларын куып җиткән сыйныф юк эле, алар 96 консерв савыты тапшырдылар. 8в сыйныф укучысы Ганиева Таңсылу берүзе 60 консерв савыты китерде. Консервларны җыю пунктында фидакарь кешеләр эшли, алар безнең гимназия коллективына рәхмәтләрен житкерделәр. Әйдәгез, әлеге эшне дәвам итик.
-
Очрашу 08.02.2023

Гимназия укучыларын hөнәри уку йортлары белән таныштыру дәвам ителә. 11 нче сыйныф укучылары ФСИН ( Федеральная служба исполнения наказаний) хезмэткәре белән очраштылар. Җәза бирүне үтәү федераль хезмәте мәктәпне тәмамлаучы кызлар hәм егетләрне эчке эшләр органнарында эшләү өчен тиешле белем бирүче югары уку йортларына укырга керергә чакыра. Уку вакытында студентлар тулысынча дәүләт карамагында булалар: 4 тапкыр ашау, тулай торакта яшәү, тиешле кием белән тәэмин ителү бушка каралган. Ай саен 14 мең стипендия, югары курсларда - 24 мең түләнә. Курсантларга елына 2 тапкыр отпуск ( ял) каралган. Уку чорында армия хезмәте чигерелә, уку тәмамлануга, ,,эчке эшләр хезмәте лейтенанты" дәрәҗәсе бирелә. Уку хезмәт стажына керә, ә хезмәт башлангач, 1 ел/ел ярымга санала. Югары уку йортын тәмамлагач, хуҗалыкны башлап җибәрү өчен , 80 мең акча түләнә. 33-34 яшьтә пенсиягә чыгу вакыты җитә. Хезмәт хакы 35-75 мең аралыгында. Ел саен отпускка 30 мең сум өстәлеп түләнелә. Квартал саен премия каралган. Югары уку йортлары Воронеж, Пермь, Владимир, Самара,С.Петербург, Рязань шәһәрләрендә урнашкан, уку тәмамлангач, яшь хезмәткәр Татарстанга жибәрелә. Кызыксынсагыз, 8(843)231-71-52 телефоны белән шалтыратып, мәгълумат алырга мөмкин.














