Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423822, Республика Татарстан, город Набережные Челны, ул. Ак.Королева, д.20 (32/20) |
| Телефон: | +7(855)-234-70-72 |
| E-Mail: | G2.Nc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Гимназия №2 им. М. Вахитова» |
| Руководитель: | Набиуллина Лиза Рихмановна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 794 учащихся |
| У нас учат: | 50 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 28 ( 29 ) 30 >>
-
Телефон Доверия 14.03.2023

Видеоролик смотреть
-
Телефон Доверия 13.03.2023

Какую помощь можно получить на расстоянии, обратившись в службу Детского телефона доверия 8 800 2000 122 читать
https://telefon-doveria.ru/sila-doveriya-chem-mozhet-pomoch-zvonok-na-detskij-telefon-doveriya/
-
"Бәби" спектакле 10.03.2023

Түбән Кама татар драма театры гимназия укучыларына Илгиз Зәйниевның ,,Бәби" спектаклен күрсәтте. Әсәрнең нигезендә этләр белән мәчеләр арасында мәңге бетмәс каршылык, яхшылык-яманлык, кешеләрнең ерткычлыгы, замананың ,беренче карашка вак кына күренсә дә, гаять зур проблемалары салынган. Әсәр эзоп теле белән язылган. Этләр-мәчеләр -бүгенге көн яшьләренә хас сыйфатларга ия. Исемнәре дә Наира, Рудольф, Виолетта,Джуди, Каракуз, Ялкын, Бәләкәч, Алехо. Әсәрнең сюжеты беренче карашка гади генә: этләр белән мәчеләр бүлешә алмаган чүплектә кемдер баласын калдырып китә. Бу вакыйга этләрне дә, мәчеләрне дә аптырашта калдыра. Кеше баласыннан мәңгелек үчне алыргамы, әллә кешелеклелек күрсәтергәме? Яхшылык җиңә: хайваннар кешеләргә караганда акыллырак та, мәрхәмәтлерәк тә булып чыгалар, аларны адәм баласын ашаталар, җылыталар, кешеләр тәрбиясенә тапшыралар. Заманча куелыш, артистларның яшь булулары, җырлар, биюләр аша спектакль бик матур куелган. Театрның көче дә шунда: кыска гына вакыт аралыгында кешеләргә тәрбия бирерлек тамаша күрсәтү, үзенә кем нинди нәтиҗэ ясый, анысы тамашачы әзерлегенә бәйле. Безнең гимназия укучылары спектакльне бик ошаттылар, озаклап алкышладылар, димәк , театр үз тамашачысын тапты!
Фото1 Фото2 Фото3
-
,,Ялкын" журналы 09.03.2023

Мамадыш районы Түбән Ушмы авылында ,,Ялкын" журналы призына татар милли көрәше буенча республикакүләм ярышлар узды. Әлеге спорт бәйгесендә Шәмсевәлиев Илгиз Вәгыйзь улы җитәкләгән команда икенче урын алды. Гимназиянең 9 сыйныфы укучылары - өч игезэк туган: Сибгатуллин Фаяз, Фазыл, Хәсән (хәзер әтиләре- тренер!), Вәлиев Булат, Мөхәмәтов Рамазаннар, тренерлары Илгиз Вәгыйзь улының юбилеена матур бүләк ясадылар. Афәрин, республиканың 43 районыннан 350 көрәшче катнашкан элеге ярышта безнең егетләр сынатмаган! Котлыйбыз үзләрен!
Фото1 фото2 фото3 фото4
-
,,Визит" джаз оркестры 07.03.2023

Яр Чаллы шәһәренең ,,Визит" джаз оркестры 2007 нче елда оешкан. Җитәкчесе - Владимир Йосифович Завьялов. Әлеге джаз оркестры, хактан да, шәһәребезнең визит карточкасы кебек, мәдәни-музыкаль йөзен билгели. Гимназия укучылары әлеге оркестр башкаруында татар , рус, инглиз җырларын, көйләрен тыңладылар, гаҗәеп матур музыка дөньясына чумдылар, hәр музыка уен коралының фальшсыз яңгыравын ишеттеләр. Музыкантларның да, яшь тамашачыларның яратып алкышлауларын күреп, куңелләре күтәрелде.
Фото1 фото2 фото3 фото4
-
Санкт-Петербургның профсоюзлар гуманитар университеты кунакта 06.03.2023

Гимназия укучылары югары белем бирүче уку йортлары белән танышуларын дәвам итәләр. Чиратта - Санкт-Петербургның профсоюзлар гуманитар университеты. Әлеге уку йорты белән таныштыру максатыннан, университетның кабул итү комиссиясе җитәкчесе Уткина Анастасия Сергеевна үзе үк укучылар белән очрашуга килде. Уку йортына керү, яшәү шартлары, студентларның мөмкинлекләре хакында яхшылап аңлатты. Шунысы куанычлы: әлеге уку йортына керергә теләүче укучылар бездә бар, димәк, кирәкле сүз кирәкле вакытта әйтелде.
Фото1 фото2 фото3
-
Котлыйбыз 02.03.2023

Тынгысыз җанлы Зәйнуллина Әлфия Тәүфыйковнаны чираттагы җиңүе белән кайнар котлыйбыз. Киләчәктә дә зур уңышлар юлдаш булсын!
Фото
-
Көрәш батырлары 02.03.2023

М.Вахитов исемендәге икенче гимназия татар милли көрәше буенча батырлары белән билгеле уку йорты. Легендар тренер Шәмсевәлиев Илгиз Вагизовичны исеме рәсәйкүләм билгеле, дисәк тә арттыру булмас. Ә инде сабантуй бәйрәмнәре хакында сөйли китсәң, батыр көрәшчеләрнең бер җәйдә генә җидешәр тәкә алганнары да бар. Харисова Энҗе Мирзануровнаның әлеге китабы нәкъ менә шушы көрәш батырларына багышланган. Укымый калмагыз! Шушы уңайдан, Шәмсевәлиев Илгиз Вәгыйзовичны 60 яшьлек юбилее белән котлыйбыз! Эшендә уңышлар , сәламәтлек, бәхет телибез.
Фото1 Фото2
-
"Шәһри Чаллы" 01.03.2023

Гимназия укучылары "Шәһри Чаллы" газетасы редакциясе чакыруы буенча шәhәребезнең татар мәтбугаты үзәгендэ булдылар. Әлеге очрашу шул ягы белән отышлы: укучылар "Шәһри Чаллы" , ,,Көмеш кыңгырау " газеталары, ,,Мәйдан" журналы хезмәткәрләренең барысы белән берьюлы күрештеләр, чөнки алар бергә бер бинада, хәтта бер эш бүлмәсендә эшлиләр икән! Укучыларны каршы алгач, журналистлар, узлзренең вазифалары нинди булудан чыгып, элеге hөнәрнең нечкәлекләрен аңлаттылар. Редакциянең hәр хезмәткәре үз эшенең остасы икәнлегенә укучылар ышанды. Аннан инде иң кызыгы башланды: контакт челтәрендә туры эфирга чыгып, узебезнең гимназиядэ чыга торган ,,Минем гимназиям" газетасы тарихы хакында тәфсилләп сөйләү булды. Кунакка буш кул белэн килмилэр, дигәндәй, безнең укучылар да Лилия Фаттахованың мәсәлләрен ятлап килгәннәр иде. Нәфис сүз бәйгесе диярсең, шәп итеп ятлаганнар! Әле шуңа өстәп моңлы җырлар да сузып җибәрделэр. Рәхәт очрашу мизгелләрен сузарга теләп, туйганчы фотоларга төштеләр, әле интервью алырга да өлгерделәр. Менә шушындый истәлекле көн булды, журналистларны жаваплы эшлэреннән беразга гына аерып торсалар да, укучылар канәгать калды.
Фото1 Фото2
-
КОТЛЫЙБЫЗ! 28.02.2023

Гимназиянең түбәндәге укучыларын-Бөтенроссия олимпиадасының региональ этабы һәм республика олимпиадасының йомгаклау этабы призерларын чын күңелдән котлыйбыз!
Астрономия - 7А сыйныф укучысы Ахунов Нияз Ильфатович (укытучы - Вагизова Р.ф.)
Математика - 6А сыйныф укучысы Мавлеев Амирхан Ильдусович (укытучы - Шайхаттарова С.У.)
Рус теле - 11Б сыйныф укучысы Кабирова Аделина Рустемовна (укытучы - Зухурова А.Р.)
Татар әдәбияты - 11Б сыйныф укучысы Демашина Диана Евгеньевна (укытучы - Валеева С.В.)
Татар теле - 4А сыйныф укучысы Калимуллина Регина Руслановна (укытучы - Сагитова А.А.)
Татар теле - 6А сыйныф укучысы Гафиятова Камилла Румилевна (укытучы - Валеева С.В.)
Татар теле - 10Б сыйныф укучысы Ишалина Айсылу Рамиловна (укытучы - Нурисламова Э.А.)
УКУЧЫЛАР ҺӘМ УКЫТУЧЫЛАР!
БАРЫГЫЗГА ДА ЗУР РӘХМӘТЕБЕЗНЕ БЕЛДЕРӘБЕЗ!
УКУЫГЫЗДА, ЭШЕГЕЗДӘ ЗУР УҢЫШЛАР ТЕЛИБЕЗ!














