Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423822, Республика Татарстан, город Набережные Челны, ул. Ак.Королева, д.20 (32/20) |
| Телефон: | +7(855)-234-70-72 |
| E-Mail: | G2.Nc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Гимназия №2 им. М. Вахитова» |
| Руководитель: | Набиуллина Лиза Рихмановна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 794 учащихся |
| У нас учат: | 50 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 ( 23 ) 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
"Тылсым" театр студиясе 26.05.2023

Гимназиядэ эшлэп килуче ,,Тылсым" театр студиясе 5 еллык юбилеен уздырды. Бу чын ижат кичэсе булды. Бэйрэмгэ эти-энилэр, гимназия администрациясе, ,,Эврика " мэдэният узэге житэкчесе , журналистлар, Чаллы драма театры артистлары чакырулы иде. Гажэеп матур бэйрэмдэ яшь артистларнын сэлэтенэ, остазлары Шиhапова Энҗе Фрунзе кызы белэн Эскарова Чулпан Рифкать кызынын тырышлыкларына, унганлыкларына, педагогик осталыкларына сокландык. Бэйрэмнэн кунеллэрдэ шундый жылы хислэр калды. ,,Тылсым" чылар узлэренэ гашыйк иттелэр, чын сэнгать матурлык тудыруга сэлэтле, без шуна ышандык! Шэп! Бэйрэмгэ зур ,,бишле"!
Фото1 Фото2
-
"Соңгы кынгырау" 25.05.2023

Гимназиянең 11 нче сыйныф укучылары өчен ,,Энергетик" мәдәният "Соңгы кынгырау" бәйрәме узды. Укучылар яраткан укытучыларына, әти-әниләренә, кунакларга рәхмәт хисләрен җырга, биюгә, нәфис сузгә төреп җиткерделәр. Бәйрәмгә Яр Чаллы Башкарма комитеты мәдәният бүлеге җитәкчесе Кәрәмиев Румил Рәуф улы, Яр Чаллы шәһәр советы депутаты Мавзютова Резеда Ришат кызы чакырулы иде. Бәйрәм искиткеч зәвыклы булды, укучылардан иҗат дәрте ташып торды, hәр номер тиешенчә югарылыкта. Бу, әлбәттә , зур тырышлык, сабырлык нәтиҗәсе. Әлеге чараны әзерләүдә Зухурова Айгөл Рамил кызы бөтен көчен куйды, янәшәсендә ярдәмгә Зарипова Альбина Әхмәт кызы булды. Истәлекле вакыйга чыгарылыш сыйныф укучыларының, әти-әниләрнең, укытучыларның хәтерлерендә озак еллар сакланыр. Ак юл сезгә, кадерле унберенчеләр!9нчы сыйныф укучылары өчен дә ,,Соңгы кыңгырау" бәйрәме узды. Гимназиянең мәҗлесләр залы бәйрәмчә бизәлгэн, укучылар тантаналы бәйрәмгә әзерлекле, ата-аналар бәйрәмгә чакырулы иде. 9нчы сыйныф укучыларын әлеге чарага әзерләүгә үз көчен куйган Фатихова Нәзлия Гаян кызына, Федосеева Светлана Григорий кызына, Билалова Гөлсинә Хоснулла кызына рәхмәт!
Фотогалерея
-
"Пионер" 19.05.2023

Пионер, комсомол, коммунист... кемнэр алар? Әти- әниләр белән сөйләшкәндә, аларның быргы кычкыртып, барабан кагып, сборларга җыйналулары, металл ватыклары һәм макулатура җыюлары турында һәрберебезнең ишеткәне бар. Чыннан да, безнең әти-әниләребез кызыклы чорда яшәгәннәр. ""Пионер" - ,,беренче "дигән сүз. Яңа җирләргә беренче булып аяк баскан, шунда төпләнеп калган кешеләрне пионер дип атаганнар. Пионерлар- билгесезлеккә юл салучылар, курку белми алдан баручылар. Бу ул чорларда яшь буынны тәрбияләүнең иң мөһим чарасы була. Хәзер бу эшне яшь варислар дәвам итә. Аның исеме үзгәрсә дә җисеме үзгәрми. 19 май – ул пионер туган көн. Аның тууына 101 ел. Күпме гомер үткән, күпме сулар аккан. Әти- әниләр сагына торган чор, чыннан да, чын дуслык, туган илне ярату, идеаллар булган чор. Бу тарих.
Фото1 Фото2
-
"Танцующие Челны" 16.05.2023

Гимназиябез заман сулышын тоеп яши. Бүген Гимназия Укучылар советы «Танцующие Челны” видеомарафонын үткәрде. Анда 5а,6а,7б,8а,8в,8г,10а,10б сыйныфы укучылары катнашты. Сыйныф җитәкчеләре – Старовайтова Светлана Владимировна, Заһитова Зөлфия Мөхәмәтнуровна, Валеева Суфия Василовна, Матвеева Лилия Фаилевна, Ризванова Гөлшат Фәхрисламовна, Гильманова Зилә Хәйдәровна, Хаҗиева Альбина Мөдәрисовна, Сәхбетдинова Раушания Робертовналар укучыларны әзерләүгә бик җаваплы караган. Шулай ук 8а сыйныфы укучылары Сәхәбетдинова Зәринә һәм Хәбибуллина Илһамияләрнең әлеге чараны үткәрүдә активлыклары да мактауга лаек. Афәрин, укучылар!
Язгы көннең кояшлы бер матур иртәсе әнә шулай уңай тәэсирләр белән башланды.Фотогалерея
-
"Кама азимутлары - 2023" 14.05.2023

Бүген шәһәребезнең "Яр буе " паркында "Кама азимутлары - 2023" булып узды. Анда гимназиябезнең 6а (сыйныф җитәкчесе -Заһитова З.М), 7б (сыйныф җитәкчесе - Валеева С.В ) сыйныфында укучылар катнашты. Алар картадагы маршрутлар буенча билгеләнгән пунктларны табарга тиеш иделәр. Әлеге уенда укучыларга тиз арада ориентлаша белү, җитезлек, зирәклек, тәвәккәллек таләп ителде. Укучылар сынатмады. Физкультура укытучысы Хәйруллин Нәзфәт Әшрәфуллович укучыларның активлыгыннан канәгать калды.
Фотогалерея
-
"Мин татарча сөйләшәм" 14.05.2023

"Укытучылар һәм остазлар" елы уңаеннан, без гимназиянең алдынгы укытучылары белән таныштыруны дәвам итәбез. Шәһәркүләм уен программаларында гимназия укучылары актив катнашалар, призлы урыннар алалар. Чираттагы җиңүне 15 санлы балалар иҗат үзәге оештырган "Мин татарча сөйләшәм" уен программасында гимназиянең 8в сыйныф укучылары яулады. Бу сыйныф җитәкчесе Ризванова Голназ Фахрислам кызының тырышлык, оештыру осталыгы нәтиҗәсе. Афәрин, Голназ Фахрисламовна, афәрин 8в сыйныфы укучылары!
Фото1 Фото2
-
Очрашу 14.05.2023

"Укытучылар hәм остазлар" елы уңаеннан гимназиядә hөнәри ориентация юнәлешендә эш ел дәвамында уздырылып килә.10 - 11 нче сыйныф укучылары ФСИН (Федеральная служба исполнения наказаний) хезмәткәре Йосыпов Айзат Марат улы белән очраштылар. Җәза бирүне үтәү федераль хезмәте мәктәпне тәмамлаучы кызлар hәм егетләрне эчке эшләр органнарында эшләү өчен тиешле белем бирүче югары уку йортларына укырга керергә чакыра. Югары уку йортлары Воронеж, Пермь, Владимир, Самара,С.Петербург, Рязань шәһәрләрендә урнашкан, уку тәмамлангач, яшь хезмәткәр Татарстанга жибәрелә. Кызыксынсагыз, 8(843)231-71-52 телефоны белән шалтыратып, мәгълумат алырга мөмкин.
Фото1 Фото2
-
“Татар малае – 2023” 13.05.2023

Укытучылар һәм остазлар елы уңаненнан бик күп чаралар уздырыла. Бүген шушы уңайдан шәһәребезнең 1-нче санлы балалар һәм яшүсмерләр иҗат йортында 5-8 нче сыйныфта укучы малайлар арасында “Татар малае – 2023” бәйгесе булып узды. Гимназиябез данын яклап 7в сыйныфы укучысы Гайнетдинов Айзат Алмаз улы чыгыш ясады һәм лаеклы 2 нче урынны яулады. Ана телендә матур итеп сөйләп чыгыш ясаучы Айзатка, үз теленең аһәңле яңгырашын тоярга бер яктан гаиләсе ярдәм итсә, икенче яктан гимназиябезнең фидакарь мөгаллимнәре зур тырышлык куя. Айзатны ана теленнән белем дәрьясында гиздерүче, тәрбия әшләре буенча директор урынбасары – Нурисламова Энҗе Әзһәм кызының һәм сыйныф җитәкчесе Ризванова Гөлшат Рәзиф кызының әти – әниләр, укучылар белән уртак тел табып эшли алуы – иҗади югарылыкка күтәрүдә зур этәргеч дип әйтергә кирәк. Айзатның төрле нәфис сүз бәйгеләрендә катнашып призлы урыннар яулавы һәм бүгенге җиңүе - әнә шуларның ачык мисалы. Айзатны зур җиңүе белән котлыйбыз. Улларын акыллы, зирәк итеп тәрбияләүче гаилә башлыгы – Гайнетдинов Алмаз Таһир улына, гаилә учагын саклаучы әнисе - Гайнетдинова Эльза Салихҗан кызына, озак еллар укытучы булып эшләгән әбисе - Хөсәенова Гүзәлия Ибраһим кызына рәхмәт сүзләре җиткерәбез. Ә Айзатка исә, киләчәктә тагын да зуррак уңышларга ирешүен теләп калабыз.
Фотогалерея
-
«Техногород» 13.05.2023

"Укытучылар hәм остазлар" елы уңаеннан, яшьләрне профориентация юнәлешендә тәрбияләү максатыннан, гимназия укытучылары актив эшли. Шундыйларның берсе - информатика фәне укытучысы Хазиева Альбина Мөдәрис кызы. Аның житәкчелегендә гимназия укучылары "КАМАЗ-мастер" командасының 35 еллыгына багышланган "Техногород" интеллектуаль уенында катнашып, икенче урын алдылар! Котлыйбыз!
Фотогалерея
-
Җиңү бәйрәме 09.05.2023

,,Ватан-Ана" мемориаль комплексы бүген чәчәкләргә төренде. Безнең гимназия 10 А сыйныф укучылары да әлеге җаваплы чарада катнаштылар.
Фото1 Фото2














