Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423822, Республика Татарстан, город Набережные Челны, ул. Ак.Королева, д.20 (32/20) |
| Телефон: | +7(855)-234-70-72 |
| E-Mail: | G2.Nc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Гимназия №2 им. М. Вахитова» |
| Руководитель: | Набиуллина Лиза Рихмановна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 794 учащихся |
| У нас учат: | 50 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 ( 27 ) 28 29 30 >>
-
"Тарлан" 06.04.2023

Гимназиянең 5-8 сыйныф укучылары Татаркино оешмасы тәкъдим иткән ,,Тарлан" нәфис фильмын карадылар. Г.Ибраhимовның ,,Алмачуар" әсәренә нигезләнеп төшерелгән фильм укучыларны битараф калдырмады. ,,Тарлан" - ,,Җиңүче" , ,,Беренче килүче" дигәнне аңлата. Ләкин томышта бер генэ жиңү дә кеше яки башка җан иясе гомере бәрабәренә булырга тиеш тугел! Кинофильм бик тирән эчтәлекле, аннан бүгенге көн проблемаларын күрергә була: горурлык, тәкәбберлек, мин-минлек, дан яратуның нинди финалга китерүен ; гаиләдәге ата-бала мөнәсәбәтләрен; буллинг күренешләрен; милли традицияләрнең югалуын. Тамашачы нәфис фильмның ахырында могҗиза булуын көтэ, ул бик моңсу могҗиза - хуҗасына җиңү бүләк иткән ат канатлана, кояш батышында күккә аша. Нәфис фильмны карагач, куңелдә булган иң тирән хисләр уяна: үкенү, кызгану, Закирның югалту ачысын аклыйсы килү. Әсәрнең эчтәлеге, куелышы бүгенге көнгә яраклашкан булуын аңлыйсың, шул ягы белэн ул яшь тамашачыны жэлеп итә.
Фото1 Фото2
-
Язгы омэлэр башланды! 05.04.2023

Фотогалерея
-
ТНВ каналы кунакта 04.04.2023

Шагыйрә, блогер, журналист, шәһәрдәшебез Айзирә Имамова турында ТНВ каналы тапшыру әзерли. Безнең гимназия укучылары авторның матур шигырьләрен яттан сөйләделәр, журналистлар белән аралыштылар, инде түземсезлек белән тапшыру чыгуын көтәселәре калды!
Фотогалерея
-
"Изгелек җирдә ятмый" 03.04.2023

Махсус хәрби операция зонасында катнашучы солдатларыбызга ярдәм йөзеннән шәһәребез мәктәпләре өчен ,,Минем шәмем җылысы" акциясе игълан ителде. Ил тынычлыгын саклаучы солдатларыбызга ярдәм йөзеннән, буш консерв савытларына парафин агызып шәмнәр ясала икән. Шәмнәр җылылык, яктылык чыганагы буларак , безнең солдатларга бик кирәк. Бүгенге көндә, ягьни ике ай эчендә, гимназия укучылары тырышлыгы белән 2953 буш консерв савыты, 20 кг парафин Комсомол районында урнашкан ,,Уңыш навигаторы " пунктына тапшырылды. ,,Ил төкерсә, кул була", - дигәндәй, әлеге эштән читтә калмаска кирәк. hәркем үз көченнән килгән кадәр булышырга , уз Ватанын саклаучыларга ярдәм итәргә тиеш. Әлеге акциянең иң актив катнашучысы - гимназиянең 8в сыйныф укучысы Ганиева Таңсылу. Бугенге көндә ул 760 буш консерв савыты тапшырды. Таңсылу консерв савытлар санын 1000 гә житкерергә тели. Бу изге эштә аңа гаиләсе, туганнары, танышлары ярдәм итә. ,,Изгелек җирдә ятмый", - дигәндәй, Таңсылу - купләр өчен миheрбанлык үрнәге.Без мондый укучыларыбыз белән горурланабыз!
Фото
-
Итоги НПК им.М.Вахитова 31.03.2023

Поздравляем победителей и призеров VI Всероссийской НПК им.М.Вахитова! Список
-
Язгы каникуллар 29.03.2023

Гимназия укучыларының язгы каникуллары файдалы, кызыклы итеп уза. Укучылар гимназия спортзалында узган спорт ярышларында катнашырга, театрларга барырга, яңа hөнәрләр турында мәгълумат тупларга, кул эшләренә өйрәнергә менә дигән мөмкинлекләрдән файдаланалар.
Фотогогалерея
-
"Ачыш" 28.03.2023

Тагын бер сөенечле хәбәр! Мәктәп театр студияләренең "Ачыш" ( "Открытие") шәһәркүләм фестивалендә гимназиянең ,,Тылсым" студиясе l дәрәҗә дипломга лаек булды! Бу дәвамлы, тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Гимназия укучыларында сәхнәгә мәхәббәт тәрбияләүче, үз һөнәрләрен намус белән башкаручы өстәмә белем бирүче педагоглар Шиhапова Энҗе Фрунзе кызына,Әскарова Чулпан Рифкать кызына зур рәхмәт! Әлеге остазлар тырышлыгы белән яшь тылсымчы артистларыбыз көннән-көн остаралар, төрле бәйгеләрдә катнашып, үз-үзләренә ышанычларын арттыралар. Шагыйрь әйткәнчә "Театр яктылыкка, нурга илтә". Ә ул нур безнең гимназияне дә "яктырта", укучыларыбызны канатландыра , без шуңа рәхмәтле!
Фотогалерея
-
"Юнармия" 26.03.2023

Безнең гимназиянең "Юнармия" " ( ,,Яшь армия") егетләре Даман утравында hәлак булган чик сакчылары истәлегенә багышланган lll республикакүләм ярышларда катнаштылар. Әлеге ярышта Ютазы, Минзәлә, Чистай, Саба, Балтач , Яшел Үзән, Спас, Чаллы, Казаннан барлыгы 14 егетләр командасы, 7 кызлар командасы узара ярышты. Вакытка мылтык сүтеп җыю, сазлык урынны кичү, пычак ату, кулда йөрү ярышларында катнашып, 4 урын алган 10нчы сыйныф укучылары Усманов Фәритне, Ризванов Тимурны, Кәримов Кәримне, җитәкчеләре Могинов Фаик Фоат улын котлыйбыз! Уңышлар телибез!
Фотогалерея
-
"Тылсым" театр студиясе 25.03.2023

"Тылсым" театр студиясен яңа уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз. Берьюлы ике беренче урын! Берсе 11-13яшь аралыгындагы укучыларныкы булса, икенчесе 14-15 яшьлек укучыларныкы! Талантлы яшьләрне тәрбияләүче остазларыбызны- Татарстанның атказанган артистлары Шиhапова Энҗе Фрунзе кызын, Әскарова Чулпан Рифкать кызын, "тылсымчылар"ны чын күңелдән котлыйбыз!!! Афәрин!!!
Фотогалерея
-
"Татар малае-2023" 24.03.2023

,,Татар малае-2023" шәһәркүләм бәйгесенең сайлап алу турында гимназиянең 7нче сыйныф укучысы Айзат Гайнетдинов катнашты. Чарага Айзатның сыйныфташлары да дәррәү килеп әзерләнделәр.Чын татар малае нинди ул , дисәгез, Айзат төсле диярбез. Ул иманлы, тәрбияле, акыллы, көрәш белән шөгыльләнә, хикәяләр яза, курайда уйный, сәнгатьле итеп шигырьләр сөйли, гомумән, уңган-булган чын татар малае! Уңышлар телик аңа!














