МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Миляшкай» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово, ул. Колхозная, д. 16 |
| Телефон: | +7(8555)6 2-57-42 |
| E-Mail: | DMilyash.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Миляшкай" |
| Руководитель: | Харисова Лейсан Мирдависовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 141 |
| У нас учат: | 15 |
МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Миляшкай» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 161 162 163 164 ( 165 ) 166 167 168
-
"Театр Капитошка "-бездә кунакта 18.10.2013

Бүген безгә Яр Чаллы шәһәреннән "Капитошка театры"килде. Алар "Эх күңелле бакчабыз"дигән курчак театры күрсәттеләр.Артистлар: Ранис Гараев, Аня Курбанова.Аларга киләчәктә иҗадый уңышлар теләп калабыз.
-
Ата-аналар җыелышы
14.10.2013
Бүген " Миләшкәй" балалар бакчасында чираттагы ата-аналар җыелышы булып узды. Бакча мөдире Султаноова Минжиһан бакчаның эшчәнлеге, уку елына куелган бурычлар белән таныштырды.Җыелышка шулай ук мәгариф бүлегенең методисты Шарифуллина Раушания катнашты..Ата-аналар кызыксындырган сорауларга җавап тыңланды. Җыелышта 100гә якын ата-ана катнашты.
-
Өлкәннәр көне бездә 01.10.2013

Бүген "Миләшкәй балалар бакчасында "Гөмер үтә" дигән музыкаль әдәби кичә булып узды. Өлкәннәр балаларның чыгышын карадылар,балалар җыр-биюләр шигырь бәйләмнәрен бүләк иттеләр. Бәйрәмне зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары күрсәтте. Бәйрәмне Адиятуллина Гөлүзә алып барды. Бәйрәмне шулай ук музыка җитәкчеләре Ландыш Лилия Заяновалар әзерләделәр. Бәйрәмнең икенче өлеше чәй табыны янында дәвам итте.
-
Хезмәтләрен хөрмәтләп 27.08.2013

Бүген 27 нче августа мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе булып узды. Анда "Миләшкәй" балалар бакчасы балалары чыгыш ясадылар. Балаларның чыгышын музыка җитәкчеләре Лилия һәм Ландыш Заяновалар белән бакчаның өлкән тәрбиячесе Ганиева Фарсия әзерләде. Балалар бакчасының югары категорияле тәрбиячесе Заялова Сирина Әмирҗан кызы РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау кәгазе белән бүләкләнде. Район күләм үткәрелгән"Универсиада-2013" багышланган конкурста һәм "Серле чәчәк" конкурсында безнең балалар бакчасы 1 нче урын алдылар. Яңа уку елында барыбызга ныклы сәламәтлек, тагында югары нәтиҗәләргә ирешүебезне телибез.
-
Ачык дәрес газетасында 02.08.2013

Музыка җитәкчесе Заянова Ландыш Рафисовнаның Ачык дәрес газетасының 7 нче санында "Күңелемнең нечкә кыллары" дигән эссе язмасы басылып чыкты.
-
Күңелле балачак
03.06.2013
Балалар яклау көне уңаеннан "Күңелле балачак" дигән сабан туй бәйрәме булып узды.Балалар төрле ярышларда көч сынаштылар,уеннар уйнадылар,күңел ачтылар.
-
Сау бул бакча
31.05.2013
31 нче май көнне балалар бакчасында "Сау бул балачак" дигән әдәби-музыкаль кичә булып узды. Бәйрәм төрле матур җыр-биюләр белән үрелеп барды.Быел "Миләшкәй" балалар бакчасыннан 30 га якын бала мәктәпкә озатылды.Бәйрәмне музыка җитәкчесе Заянова Лилия ,тәрбиячеләр Ситдикова Гөлнур,Гайфиева Алсу әзерләделәр.
-
"Ачык ишекләр" көне
23.05.2013
23 нче май "Миләшкәй"балалар бакчасының уртанчылар төркемендә "Ачык ишекләр"көне үтте. Тәрбиячеләр Заялова Сирина Амирзяновна һәм Адиатуллина Гөлүзә Галимзяновналар әти-әниләргә балаларның ел буена алган белем дәрәҗәләрен,активлыкларын күрсәтү максатыннан шөгыльләр үткәрделәр.
-
Безнекеләр җиңүче 16.05.2013

Район мәктәпкәчә яшьтәге учрежденияләренең тәрбиячеләре арасында "Ел тәрбиячесе-2013"бәйгесе узды. Бәйгедә "Миләшкәй"тәрбиячеләренә тиңнәр булмады: Гран-прига Гайфиева Алсу Зөфәр кызы,1 нче урынга Шарафутдинова Гүзәлия Фәнис кызы лаек булды. Гайфиева Алсуга башкалабыз Казанда узачак бәйгедә катнашып,зур уңышларга ирешүен телисе генә кала.
-
Г.Тукай 25.04.2013

25 апрель конне "Тукай безнең йөрәкләрдә" дигән музыкаль-әдәби кичә булып узды.Аны зурлар торкеме балалары белән тәрбияче Сафиуллина Фанисә алып бардылар. Балалар шигырьләр сөйләделәр,җырлар башкардылар.Презентация аша Габдулла Тукай иҗаты белән таныштылар.Бәйрәмнең икенче өлешендә Тукай әсәрләреннән мультфильмнар карадылар.Бәйрәмне музыка җитәчеләре Лилия Ландыш Заяновалар әзерләделәр.






