МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Миляшкай» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово, ул. Колхозная, д. 16 |
| Телефон: | +7(8555)6 2-57-42 |
| E-Mail: | DMilyash.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Миляшкай" |
| Руководитель: | Харисова Лейсан Мирдависовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 141 |
| У нас учат: | 15 |
МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Миляшкай» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 161 ( 162 ) 163 164 165 166 167 168
-
Ир егетләрне озату 26.04.2014

Буген "Мизгел" үзәгендә Ир егетләрне солдатка озату кичәсе булып узды.Анда "Миләшкәй" балалар бакчасының балалары музыкаль композиция күрсәттеләр.Балалар теләкләрен җыр-биюләр, шигырьләр аша күрсәттеләр.
-
Г.Тукай сүнмәс йолдыз ул 25.04.2014

25 нче апрель көнне "Миләшкәй" балалар бакчасында бакча күләм Г.Тукай-сүнмәс йолдыз ул дигән музыкаль әдәби кичә булып узды. Бәйрәмне мәктәпкә әзерлек төркеменең балалары һәм музыка җитәкчесе Лилия Заянова,тәрбиячеләре Гайфиева Алсу алып барды. Бәйрәмнең беренче өлешендә бакчаның хезмәткәрләре "Кәҗә белән сарык әкиятен"сәхнәләштереп күрсәттеләр. Бәйрәмнең икенче өлешендә Тукай сүзләренә язылган җырлар янгырады,матур шигырьләр тыңладылар.
-
Яшь бөреләр 24.04.2014

Мөслим мәдәният йортында талантлы балаларның " Яшь бөреләр" район фестивале булып узды. Анда "Миләшкәй" балалар бакчасыннан бик күп балалар катнашты.
Дипломнтлар:
җыр номинациясендә:
Газетдинова Азалия,Газетдинова Адиля (зурлар төоркеме) җитәкчесе: Заянова Ландыш
нәфис сүз номинациясендә:
Сафиуллин Амирхан (уртанчылар төркеме) җитәкчесе: Чернова Рамзия
Амирова Динә (зурлар төркеме) җитәкчесе :Заялова Сирина
бию номинациясендә:
"Веснушки"биюе
Лауреатлар:
Бию номинациясендә "Кояш биюе" 1 нче дәрәҗә лауреат исемен алдылар һәм йомшак уенчыклар белән буләкләнделәр.җитәкчесе Заянова Ландыш
Җыр номинациясендә Сабирова Азалия 1нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.җитәкчесе Лилия Заянова
Нәфис сүз номинациясендә Яхин Алмаз "Иң яшь башкаручы"исемен яулады. җитәкәкчесе Ландыш Заянова
-
Космонавтика көне 11.04.2014

Буген "безнең бакчада "Галәмгә сәяхәт"исемле чара узды. Бәйрәмне зурлар төркеме тәрбиячсесе Гөлүзә Галимзяновна алып барды. Ул слайдлар аша,рәсемнәр аша,кешеләрнең күк җисемнәре,космик "корабль уйлап табулары,иң беренче "Белка" һәм "Стрелка" этләренн галәмгә җибәреп,исән-сау кайтканнан соң,иң беренче Ю.А.Гагарин 12 апрель конне космакска очуы турында сөйләде.
-
Бездә-театр айлыгы. 10.04.2014

Тәрбиячеләребез рухи мәдәниятенә алып керүче татар халкының " Үги кыз" әкиятен сәхнәләштереп,балаларга күрсәттеләр. Тәрбиячеләрнең максаты әкиятләр аша халкыбызның элеккеге тормышы,гореф-гадәтләре,әхлакый һәм эстетик тәрбия бирү йөзеннән оештырылды.Әкиятне бакчаның методисты Ганиева Фарсия оештырды.
-
Кошлар бэйрэме 27.03.2014

Бүген 27 март көнне " Миләшкәй" балалар бакчасының уртанчылар төркемендә йөрүчеләр " Кошкайлар безнең якын дуслар"-дигән бәйрәм иртәсе күрсәттеләр.Бәйрәмне беренче категорияле тәрбияче Чернова Рәмзия Мирзагали кызы һәм музыка җитәкчесе Заянова Ландыш Рафис кызы әзерләде. Бәйрәмдә балалар җыр-биюләр башкардылар,презентация аша кошларны куреп аера белергә,табышмаклар аша белемнәрен тикшерделәр.Бәйрәмне бакчаның барлык төркемдә йөрүчеләр карады,төрле уеннарда катнаштылар.Балалар бәйрәм азагында карга алып килгән боткадан авыз иттеләр.
-
Нәүрүз 21.03.2014

Бүген 21 март көнне "Миләшкәй" балалар бакчасында " Нәүрүз килә-яз килә" исемле музыкаль әдәби кичә узды.Бәйрәмдә балалар җыр-биюләр,уен шигырьләр башкардылар. Нәүрүз белән кыш бабай үзләренең җитезлекләрен күрсәттеләр. Бәйрәмне бакчаның мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән тәрбиячеләре Сафиуллина Фанисә алып барды музыка җитәкчеләре Лилия Заянова әзерләде.
-
Ачык ишекләр көне 20.03.2014

Бакчаның мәктәпкә әзерлек төркемендә һәм уртанчылар төркемедә "Ачык ишекләр" көне үтте.Әти-әниләр Математика,Әйләнә-тирә өйрәнү дәресләрен карадылар.
-
Энием алтыным
06.03.2014
2 нче кечкенәләр төркемендә "Әнием алтыным" дигән музыкаль иртә булып узды. Балалар әниләренә бүләк итеп җыр-биюләр,шигырьләр башкардылар. Бәйрәм азагында балалар үзләре куллары белән ясаган бүләкләрне тапшырдылар. Бәйрәмне Фиразия Миннеразиева алып барды.
-
Эниемнен кочагы 06.03.2014

Бакчаның мәктәпкә әзерлек төркемендә " Әниемнең кочагы"исемле астында бәйрәм иртәсе булды. Бәйрәмне Алсу Гайфиева белән Фаниса Сафиуллина алып барды.Бәйрәм төрле уеннар,җыр-биюләр белән үрелеп барды.






