МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Миляшкай» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово, ул. Колхозная, д. 16 |
| Телефон: | +7(8555)6 2-57-42 |
| E-Mail: | DMilyash.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Миляшкай" |
| Руководитель: | Харисова Лейсан Мирдависовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 141 |
| У нас учат: | 15 |
МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Миляшкай» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 161 162 ( 163 ) 164 165 166 167 168
-
Гаилә бәйрәме
04.03.2014
Бакчаның зурлар төркемендә "Әти-әни үрнәге-гаиләнең бизәге" дигән исемле бәйрәм кичәсе булып узды. Әти-әниләр төрле ярышларда катнаштылар,балалар җыр-биюләр башкардылар. Бәйрәмне Сирина Заялова белән Адиатуллина Гөлүзә алып бардылар. Музыка өлешен Ландыш Заянова әзерләде.
-
"Гаилэ учагы" 03.03.2014

"Миләшкәй" балалар бакчасының Уртачылар төркемендә "Кош канаты белән-гаилә татулыгы белән көчле" дигән музыкаль әдәби кичә булып узды. Балалар төрле матур җыр-биюләр бүләк иттеләр,төрле кызыклы уеннарда әти-әниләр үзләренең җитезлекләрен күрсәттеләр."Безнең гаилә"исемле балалар иҗатыннан күргәзмә оештырылды. Бәйрәмне тәрбиячеләр Асия Дусадбекова белән Рамзия Чернова алып бардылар. Музыка өлешен Ландыш Заянова әзерләде.Бәйрәм азагында балалар үз куллары белән ясаган "Пар ак кошлар" бүләк иттеләр.
-
Әтием горурлыгым 21.02.2014

Бүген " Миләшкәй" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемендә " Әтием горурлыгым" исем астын музыкаль Спорт бәйрәме булып узды. Балалар әтиләр турында җыр-биюләр башкардылар, матур эчтәлекле шигырьләр сөйләделәр.
-
Күңелле старт 20.02.2014

Зурлар төркемендә балаларның сәламәтлекләрен ныгыту,үстерү уңаеннан "Күңелле старт" исемле спорт ярышы узды. Анда балалар төрле ярышларда көч саныштылар. күңел ачу кичәсен Заялова Сирина белән Заянова Ландыш оештырды.
-
"Театр Капитошка "-бездә кунакта 10.02.2014

Яр Чаллы шәһәреннән "Капитошка"театры "Маша и медведь"әкиятен сәхнәләштерделәр.
-
"Йолдызлык-2014" 06.02.2014

Бүген 6 нчы февраль көнне Мөслим мәдәният йортында талантлы балаларны үстерү уңаеннан "Йолдызлык-2014"фестивале булды. Анда "Миләшкәй" балалар бакчасыннан мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар "Зимняя забава"биюен башкарып 2 нче дәрәҗә лауреат исемен алдылар (җитәкчеләре Ландыш Заянова).Зурлар төркеменә йөрүче Яхин Алмаз белән Амирова Динә конферанс номинациясендә шулай ук 2 нче дәрәҗә лауреат булдылар һәм бүләкләр белән бүләкләнделәр (җитәкчеләре Заялова Сирина).
-
Яна ел 29.12.2013

"Миләшкәй" балалар бакчасының барлык төркемнәрендә дә Яна ел бәйрәмнәре гөрләп үтте. Балалар сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләделәр,җыр биюләр башкардылар.
Бәйрәм матур сюрпиз моментлар белән үрелеп барды. Бәйрәмне барлык төркемдә эшләүче тәрбиячеләр белән музыка җитәкчеләре әзерләде.
-
Cеминар 20.12.2013

Миләшкәй балалар бакчасында "Сөйләмдәге кимчелекле балалар белән эшләү алымнарын һәм методларын камилләштерү" исеме астында район тәрбиячеләренең чираттагы семинары узды.
-
Радуга 06.12.2013

Мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче Сабирова Азалияның кул эшеннэн ясалган Көзге бүләе номинациясендә " Әбидән дә качтым мин, бабайдан да качтым мин" дигән композициясе Бөтендөнья күләм уткәрелгән балалар иҗаты "Радуга" конкурсында III нче урынга ия булды.Җитәкчесе логопед Шарафутдинова Лилия Даннур кызы.
-
Семинар
05.12.2013
5 нче декабрь конне Түбән Кама шәһәрендә логопедлар өчен региональ семинар-практикум булып узды.Анда Миләшкәй балалар бакчасының укытучы логопед "Использование здоровьесберегающих технологии на лог. занятиях в ДОУ"исеме астында чыгыш ясады һәм сертификат белән бүләкләнде.






