МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Миляшкай» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово, ул. Колхозная, д. 16 |
| Телефон: | +7(8555)6 2-57-42 |
| E-Mail: | DMilyash.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Миляшкай" |
| Руководитель: | Харисова Лейсан Мирдависовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 141 |
| У нас учат: | 15 |
МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Миляшкай» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 161 162 163 ( 164 ) 165 166 167 168
-
Кояш гомере телим мин 26.11.2013

Мәктәпкә әзерлек төркемендә " Кояш гөмере телим мин" исеме астында музыкаль әдәби кичә узды. Бәйрәм " Сак-Сок" әкиятен сәхнәләштерүдән башланып китте. Балалар әниләренә җыр биюләр,шигырьләр бүләк иттеләр. Бәйрәм азагында үзләре куллары белән ясалган бүләкләрне тапшырдылар. Бәйрәмне Гайфиева Алсу белән Сафиуллина Фәнисә алып барды. Бәйрәмне музыка җитәкчесе Лилия Заянова оештырды.
-
Энилэр коне 22.11.2013

Балалар бакчасының уртанчылар һәм зурлар төркемендә әниләр көненә багышланган бәйрәм иртәсе булып узды. Бәйрәмне Уртанчылар төркемендә Дусадбекова Асия алып барды. Чернова Рамзия Теремкәй әкиятен балалар белән сәхнәләштереп күрсәтте. Зурлар төркемендә "Әнием кадерлем" исемле бәйрәмне Адиятуллина Гөлүзә алып барды. Балалар матур җырлар,биюләр,шигырьләр сөйләделәр.
-
Сабыем 09.11.2013

"Сабыем" тәрбиячеләр һәм ата-аналар өчен саетта бакчаның педагог-психологы Солтанова Алсу Мәксүт кызының чыгарылыш кичәсе белән "Йорт һәм кыргый хайваннарны чагыштыру" шөгыле басылып чыкты һәм сертефикат белән бүләкләнде.
-
Уңыш бәйрәме 29.10.2013

2 нче кечкенәләр төркемендә "Исәнме көз" исеме астында бәйрәме иртәсе узды. Балалар матур-матур шигырьләр бүләк иттеләр,җыр- биюләр башкардылар.Бәйрәмне Фиразия Миннегалиева алып барды. Бәйрәм төрле матур кызыклы сюрпризлар белән үрелеп барды. Җыр-биюләрне Лилия Заянова өйрәтте. Ата-аналар кулыннан ясалган "Көзге фантазия" дигән күргәзмә оештырылган иде.
-
Хуш киләсен,Сөмбелә! 29.10.2013

Мәктәпкә әзерлек төркемендә йөрүче балаларның "Здравствуй осень" дигән бәйрәм кичәсе узды.Бәйрәмнең кереш өлешендә балалар "Шалкан" әкиятен сәхнәләштерделәр. Бәйрәм матур биюләр,җырлар белән үрелеп барды.Балалар төрле уеннарда катнаштылар,үләренең җитезлекләрен күрсәттеләр. Бәйрәмне Фанисә Сафиуллина әзерләде.Шалкан әкиятен Алсу Гайфиева сәхнәләштерде. Җыр биюләрне Лилия Заянова куйды.
-
Осенний бал 25.10.2013

Бакчаның уртанчылар төркемендә "Исәнме. алтын көз" исеме астында көз бәйрәме булып узды.Балалар әти-әниләренә көз бүләге итеп җыр-биюләр бүләк иттеләр. Көз турында шигырьләр сөйләделәр, төрле ярышларда үзләренең көчләрен сынаштылар.Бәйрәмне Рамзия Чернова алып барды.Музыка җитәкчесе Ландыш Заянова төрле матур биюләр җырлар өйрәтте һәм сценарияне төзеде.Бәйрәм беткәч , ата-аналар өчен җыелыш булды.
-
Ачык дәрес газетасында 25.10.2013

Ачык дәрес газетасының октябрь аеның 10 нчы санында бакчаның музыка җитәкчесе Ландыш Заянованың "Хуш киләсең ,Сөмбелә !" дигән темага бәйрәм кичәсе басылып чыктты.
-
Семинар
25.10.2013
Тойгелде авылы " Карлыгач" балалар бакчасында " Балалар бакчасында экологик тәрбия бирү" исем астында семинар узды. Анда бакчаның педагог-психологы Алсу Солтанова " Психологик уеннар аша балаларга экологик тәрбия бирү" исемле мастер-класс күрсәтте.Призентация күрсәтте,брошюралар таратты.
-
Уңыш кызы Сөмбелә 24.10.2013

Бакчаның зурлар төркемендә көзгә багышланган " Наступила осень" дигән музыкаль әдәби кичә узды .Бәйрәм рус телендә барды. Балалар рус телендә җырлар,шигырьләр башкардылар. Балалар "Спор овощей" дигән темага әкият сәхнәләштерделәр.Бәйрәмне югары категорияле тәрбияче Сирина Заялова алып барды, музыка өлешен Ландыш Заянова әзерләде. Бәйрәм кызыклы сюрпризлар белән үрелеп барды.Бәйрәм тәмамлангач, ата-аналар җылышы булды.
-
Сабыем 20.10.2013

"Сабыем" балалар,ата-аналар,тәрбиячеләр өчен сайтта Ландыш,Лилия Заяноваларың "Көз бәйрәме", "Алтын көз" дигән сценарияләре басылып чыкты һәм сертификатлар җибәрелде.






