МАДОУ "Детский сад №184 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения" Московского района г.Казани
Визитная карточка
| Адрес: | г. Казань, ул. Воровского, д. 19 а |
| Телефон: | +7(843)-563 - 30 - 15; 563-27-75 |
| E-Mail: | Ds184.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МАДОУ "Детский сад №184" |
| Руководитель: | Литвинова Эндже Франгизовна |
| Год основания учреждения: | 1961 |
| У нас учатся: | 87 воспитанников |
| У нас учат: | 11 педагогов |
МАДОУ "Детский сад №184 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения" Московского района г.Казани - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Лего конструкторлар. 17.06.2026

Лего конструкторлар - бүгенге көндә безнең балалар бакчасында шөгыльләнү өчен алыштыргысыз материаллар булып тора. Лего-конструктор уеннары аша бала әйләнә-тирә дөнья белән таныша, ориентлаша.Мондый уеннар балаларга физик, эстетик һәм социаль үсеш өчен зур мөмкинлекләр.
-
Безнең уңышларыбыз! 16.06.2026

Зурлар төркемендә тәрбияләнүче, баряклап уңган, чып - чын татар малае - Фархушин Рамин бәйгеләрдә катнашып лаеклы урыннар яулады. Раминны һәм аның остазларын бу искиткеч казанышлары белән котлыйбыз! Алда әле җиңүләр һәм якты мизгелләр күп булсын


-
Россия көне белән! 12.06.2026

12 июнь
барыбызны да берләштерүче, гаилә һәм мәхәббәтнең мөһимлеген искә төшерүче үзенчәлекле бәйрәм. Сезне шушы искиткеч көн белән котлыйбыз!
Сезгә нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телибез. Һәр көн яңа мөмкинлекләр һәм шатлык китерсен, ә безнең гаилә традицияләре, безнең элемтәне ныгытуын дәвам итсен
Россия көне белән
-
Уйныйбыз! 10.06.2026

Пазллар - балалар өчен мавыктыргыч һәм кызыклы шөгыль. Пазллар ярдәмендә балаларның мөстәкыйль уеннары киңкырлы һәм абстракт фикерләүне үстерәләр.Мондый чаралар балаларның шәхес үзенчәлекләрен үстерүгә ярдәм итә, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның әйләнә-тирә чынбарлык турында белемнәрен киңәйтә, логик фикерләү, фикер йөртә белү, башланган эшне ахырына кадәр җиткерә белүне формалаштыра.
-
Сабантуй бәйрәме! 10.06.2026

Безнең балалар бакчасы халык күңел ачу мәйданчыгына әверелде! Без "Сабантуй" милли бәйрәмен билгеләп үттек, сабыйларны мәдәниятебезнең бай традицияләренә җәлеп иттек. Бездә гаҗәеп бай һәм шатлыклы көн булды: балалар халык уеннарында дәртләнеп катнаштылар. Бигрәк тә кашыкка күкәй салган күңелле йөгерү— күпме игътибарлы йөз һәм яңгыравыклы көлү барыбыз өчен дә истә калды! Безнең бию флешмобы беркемне дә битараф калдырмады. Балалар әйлән-бәйлән уйнадылар, бер-берсенә якты түбәтәй бирделәр һәм дәртләндергеч музыкага бик шәп кәеф кордылар. Һәм әлбәттә, бөтен җирдә балаларның ихлас күңелдән көлүләре яңгырады — бәйрәмнең уңышлы булуының төп күрсәткече! Елмаю, команда рухы һәм җылылык белән тулган бу искиткеч көн иде.
-
Шүрәле бездә кунакта! 09.06.2026

Туган як табигатен саклау, максатыннан бакчабызда торле чаралар уткэрэбез. Жир-анабызга карата ихтирам, сакчыллык хисләре тәрбияләү бакчадан башлана.
Исән булыйк hәркайсыбыз,
Таң туды – сәламләшик.
Табигатьнең җаны бит без,
Бер бөтен булып яшик.
-
Хезмәт тәрбиясе! 09.06.2026

Безнен балалар бакчасында хезмэт тэрбиясенэ зур игътибар бирелэ.
В.А. Сухомлинский фикеренчә, бары тик хезмәт кенә кешене иҗади, акыллы, мәдәниятле һәм белемле итә алачак. Нәкъ менә хезмәт кенә баланың табигый үсешен билгели, тумыштан салынган сәләтен ача ала. Аны хезмәткә күнектергәндә һәм хезмәт итәргә әзерләгәндә бер нәрсәне онытмаска кирәк: баланың җәмгыятькә нинди файда китерәчәклеге турында гына түгел, ә хезмәт аның үзенә дә нәрсә бирә алачаклыгы турында уйларга кирәк. Һәр бала да нәрсәгәдер сәләтле. Аны бары тик күрә һәм ача белергә генә кирәк. Баланың сәләте, таланты хезмәт эшчәнлеге шартларында гына үсә ала.
Балалар бакчасында хезмәт тәрбиясе бирүнең тагын бер әһәмиятле ягы бар: хезмәт белән шөгыльләнү баланы мәктәпкә тәрбияләргә ярдәм итә. Кече яшьтән үк хезмәт тәрбиясе алган балалар мәктәптә дә мөстәкыйль, оешкан, актив, пөхтә һәм үзләренә хезмәт күрсәтә белүләре белән аерылып торалар. А.С.Макаренко әйтүенчә, хезмәт дөрес оештырылганда бала шатлык хисләре кичерә, хезмәтнең тәмен тоя. -
Юлда сак бул! 04.06.2026

Бүген балалар бакчасында Юл хәрәкәте иминлеге буенча инспектор белән очрашу булды. Ул юлда үз-үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләре турында профилактик әңгәмә уздырды. Әңгәмәнең максаты-балаларның юл-транспорт травматизмын кисәтү. Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалау буенча Инспектор балаларга машина юлында үзеңне ничек дөрес тотарга кирәклеге турында сөйләде.
-
1 июнь - Халыкара балалрны яклау көне 02.06.2026

1 ИЮНЬ – ХАЛЫКАРА БАЛАЛАРНЫ ЯКЛАУ КӨНЕ
Җәйнең беренче көне күңелләргә җылылык, яктылык, мәрхәмәтлелек өстәүче бәйрәм – Балаларны яклау көне буларак билгеләнеп үтә. Балалар-безнең тормышыбыз чәчкәләре! Балачак – иң бәхетле һәм мәшәкатьсез вакыт ул, күңелдә җылы хисләр генә калдыра. Без һәр баланың әти-әнисе кочагында үсүен, һәр сабыйның үз бәхете белән туып, олыларның игътибарын кайгыртуын һәм мәхәббәтен тоеп яшәвен телибез. Йөзегездә һәрвакыт елмаю булсын. Сез - безнең киләчәгебез! Барлык балаларга да яхшы ял, ныклы сәламәтлек һәм күңелле тәэсирләр телибез. -
Сау бул, бакча! 28.05.2026

Ямьле бүген, якты бүген,
Безнең бакча залыбыз.
Безнең төркем балаларын
Мәктәпкә озатабыз.
Кай арала зур үстегез,
Бик тиз үтте бу еллар.
Хушлашабыз сезнең белән,
Кадерле, нәни дуслар.








