Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнечершилинская основная общеобразовательная школа» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423296, Республика Татарстан, Лениногорский район, с.Нижние Чершилы, ул. Советская, д. 25 |
| Телефон: | +7(855)-953-95-35 |
| E-Mail: | Guliya.Vafina@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнечершилинская основная общеобразовательная школа» |
| Руководитель: | Вафина Гулия Камиловна |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 19 учащихся, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 8 учителей (1 совместитель) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнечершилинская основная общеобразовательная школа» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 ( 18 ) 19 20 >>
-
04.10.2024

Хөрмәтле өлкәннәрне котлау чарасы, 4 октябрь көнне Югары Чыршылы мәдәният йортында узды. 4, 5, 8 сыйныф укучылары апа- абыйларны котлап шигырьләр сөйләделәр, җылы теләкләр җиткерделәр. Өлкәннәр укучылар чыгышын җылы кабул итеп, укучыларга укуларында уңышлар, исәнлек теләделәр.
-
Поздравляем 03.10.2024

На праздничном мероприятии, посвящённом Дню учителя, в торжественной обстановке прошла церемония награждения отличившихся сотрудников сферы образования Лениногорского района. В числе награжденных были и педагоги школы.
Директор школы Вафина Гулия Камиловна награждена Нагрудным знаком "За заслуги в образовании" за многолетний добросовестный труд и значительные заслуги в сфере образования.
Учитель начальных классов Ганиева Гузалия Ахатовна награждена Почетной грамотой Администрации МР Лениногорского район за высокий профессионализм, добросовестный труд в сфере образования.
В честь юбиляров по стажу работающих в педагогической деятельности, важным моментом стало чествование Вафиной Венеры Минеракиповны, которая отметила 25 лет работы в системе образования. Ее труд не только отразил высокие профессиональные качества, но и сделал значительный вклад в развитие детей. Поздравляем наших коллег и желаем крепкого здоровья, терпения, душевного спокойствия, удачи, позитива и дальнейших творческих успехов в нашем нелёгком, но благородном труде! -
Өлкәннәр көне 01.10.2024

Бүген, 1 октябрь көнне, Түбән Чыршылы мәдәният йортында Өлкәннәр көненә багышланган чара булды. Бу чарада укучылар да катнашты. Билгеле, әзерлек эшләре алдан башланды. Укучылар Талига Шамил кызы җитәкчелегендә җырлар, матур шигырьләр, биюләр өйрәнделәр. Чарага килгән апа- абыйларга укучыларның чыгышы хөрмәт һәм күңелләренә җылылык өстәде. Хөрмәтле өлкәннәребез! Сезгә матур картлык, сәламәтлек, балалар игелеге, җан тынычлыгы, имин көннәр телибез.
-
Көзге кросс 24.09.2024

Яңа уку елында спорт ярышлары сезонын башлау уңаеннан йөгерүчелар командасы район күләмендәге " Көзге кросс" ярышында катнашып призлы урыннар яуладылар.
-
Батырлык дәресе 21.09.2024

Түбән Чыршылы мәктәбендә дәрестән тыш чара - Батырлык дәресе булды. Бу дәрес авылдашыбыз, Чечня сугышында һәлак булган Бадертдинов Илсурга багышланды, чөнки аның туган көне иде. Чарага геройның әнисе- Әнисә апа, Әлмәт, Лениногрск шәһәрләреннән Сугышчан дуслык оешмасы әгъзалары, авылдашыбыз, мәктәп укучысы Раил Закиров та килде. Ул Илсур белән булган хатирәләрне искә төшерде, хәрби хезмәткә алынгач, күрсәткән батырлыклары турында сөйләде. Герой әнисе - Әнисә апа улына багышлап язган шигырен укыды. Укытучылар исә, мәктәп чорында Илсурны тырыш, физик яктан ныклы, иптәшләре белән дус, өлкәннәргә карата игътибарлы укучы булуын искә төшерделәр.
Батырлык дәресе булгач, укучыларыбыз да сынатмады, автомат сүтеп- җыюда осталыкларын күрсәттеләр. Килгән кунаклар укучыларга яхшы укырга, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, спорт белән дус булырга кирәк икәнлекне искәрттеләр. -
Очрашу 15.09.2024

Түбән Чыршылы мәктәбендә кызыклы очрашу булды. Танылган профессорлар, фән академиклары Индус һәм Энгель Таһировлар туган якларына кайтып, истәлекле урыннарда булдылар. Түбән Чыршылы авылы да алар өчен якын, чөнки авыр сугыш елларында әниләре Әминә Каюмова мәктәп директоры, партоешма секретаре булып эшләгән. Мәктәп музеенда алар гаиләсе белән бәйле материаллар саклана. Индус Ризак улы үзе язган китапларны да музейга бүләк итте. Җылы очрашу булды бу. Күпме истәлекләр, хатирәләр турында сәйләшелде, җылы сүзләр әйтелде. Мәктәпне үз итеп килгән олы шәхесләребезгә олы рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
Белем бәйрәме 02.09.2024

Белем бәйрәме - уку елында һәрбер кешенең күңелендә саклана торган, шул вакытта дулкынландыргыч, күркәм бәйрәм. Түбән Чыршылы мәктәбе дә бу көнне гөрләп торды. Кулларына чәчәк тоткан укучылар, озатучы әти- әниләр, мөхтәрәм укытучылар. Бәйрәмне мәктәп җитәкчесе Гөлия Камил кызы башлап җибәрде. Ул яңа уку елына әзерлек тиешенчә булганлыкны, заман таләпләренә туры китереп төзекләндергән ашханә каршы алуын да әйтте. Авыл советы идәрә башлыгы Нурия Яхъя кызы да укучыларга, килгән кунакларга матур теләкләрен җиткерде, уңышлы уку елы теләде, спортны яратырга кушып, туплар бүләк итте. Урман хуҗалыгы җитәкчесе Илдар Венир улы ярдәм күрсәткән укучыларга акчалата бүләкләр бирде. Бәйрәмнең төп хуҗалары булган 9 нчы сыйныф укучылары нәфис сүз, җырлар аша укытучыларга, әти-әниләргә рәхмәт хисләрен җиткерделәр, чәчәкләр бүләк иттеләр.
Котлы булсын сентябрь-
Уку елының башы.
Дәресләргә чакырып,
Чыңлый кыңгырау тавышы! Барыгызга да ныклы сәламәтлек, иминлек, тынычлык, уңышлар гына юлдаш булсын. -
Август киңәшмәсе 27.08.2024

27 нче августта район мәдәният йортының тамаша залында район мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең пленар утырышы узды. Узган уку елына нәтиҗәләр ясалды, киләчәккә яңа максатлар билгеләнде. Түбән Чыршылы мәктәбе әлеге конференциядә чәчәкләрдән торган фотозона белән катнашты. Мәктәп яны бакчасында үстергән чәчәкләр фотога төшәргә теләүчеләрне үзенә чакырды. Конференциягә килгән һәр кунак безнең фотозонада үзенә истәлек калдырды. Конференция яңа уку елына яңа үзгәрешләр, яңалыклар белән таныштырды. Бу уку елында укытучыларга җиңел хезмәт, кунел күтәренкелеге, яхшы укучылар, сәламәтлек, сабырлык , имин көннәр насыйп булсын.
-
Прием документов в 1 класс на 2024 - 2025 учебный год 01.08.2024

Уважаемые родители (законные представители) будущих первоклассников! Прием документов в МБОУ «Нижнечершилинская основная общеобразовательная школа» Лениногорского муниципального района РТ начинается с 1 апреля 2024 года. Проводится набор детей, имеющих регистрацию и проживающих на территории Нижнечершилинского, Верхнечершилинского и Мордва Ивановского сельского поселения.
Запись в первый класс проводится:
Понедельник - пятница с 8.00 ч. до 17.00 ч.
Суббота с 8.00 ч. до 12.00 ч.
телефон для справок: 8(85595)3-95-35
-
Мероприятия по обеспечению БДД
02.07.2024







