Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнечершилинская основная общеобразовательная школа» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423296, Республика Татарстан, Лениногорский район, с.Нижние Чершилы, ул. Советская, д. 25 |
| Телефон: | +7(855)-953-95-35 |
| E-Mail: | Guliya.Vafina@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнечершилинская основная общеобразовательная школа» |
| Руководитель: | Вафина Гулия Камиловна |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 19 учащихся, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 8 учителей (1 совместитель) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнечершилинская основная общеобразовательная школа» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан - новости
Страницы: << 11 12 ( 13 ) 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
Волейбол ярышы 15.02.2025

Мәктәбебезнең кызлар hәм малайлар волейбол командалары район күләмендә уздырылган уенда катнаштылар. Волейбол уены бердәмлекне, җитезлекне hәм башка бик күп төрле сыйфатларны таләп итә. Без тырыштык, бирешмәдек.
-
Бильярд уены 14.02.2025

Укучыларыбыз үзләренең сәләтләрен төрле яклап камилләштерәләр. Бүген, 14 февраль көнне Вафин Динар hәм Хакимов Нурислам район күләмендә уздырылган бильярд уены буенча ярышта катнаштылар. Командабыз 2 урын яулады. Афәрин укучылар. Без булдырабыз!
-
Батырлык дәресе 13.02.2025

Әфганстан... Сугыш
Кысыладыр сулыш..
Шушы сүзләр искә төшкәндә
Яшьлегемнең иң кырыс еллары
Узды минем шушы җирләрдә..
15 февраль - Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгаруга 36 ел була. Шушы уңайдан Түбән Чыршылы мәктәбендә Батырлык дәресе булды. Безгә кунак булып армиядә хезмәт иткән, хәзерге вакытта Әлмәт шәһәренең сугышчан дуслык оешмасы вәкилләре килде. Алар үзләренең хезмәт иткән вакытлары, хәрби операциядә катнашулары турында сөйләделәр, сорауларга җавап бирделәр, үтемле киңәшләр бирделәр. "Безнең совет солдаты кайда гына булмасын, курку белмәс, чыныккан, Ватанны яратучы, дуслыкның кадерен белүче батыр. Сез дә алар белән горурланырга, туган илнең патриотлары булырга, кыю булып үсәргә тиеш"-, диделәр килгән кунаклар. Гимн белән башланган дәресебез барлык сугышларда җиңү яулап, гомерләрен биргән сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алып тәмамланды. Килгән кунакларга бик зур рәхмәт белдерәбез, исәнлек, гаилә бәхете телибез. -
Всероссийский проект «Киноуроки в школах России» 08.02.2025

В рамках Всероссийского проекта «Киноуроки в школах России», для обучающихся 1-4 кл.был показан фильм «Ванька-адмирал», на тему «Пример героя зовет на подвиг». Дети увлеченно и с большим интересом смотрели предложенный фильм, переживали за главных героев. После просмотра ученики сравнивали себя с главными героями, думали, а как бы поступили они. После просмотра фильма "Школьные ботаны" учащиеся 5 - 9 кл. пришли к выводу, что для победы необходимы такие качества, как сплоченность и целеустремленность.
-
8 февраля - День юного героя-антифашиста 08.02.2025

Ежегодно 8 февраля отмечается День юного героя-антифашиста. В этот день в школе прошёл урок мужества «Маленькие истории большой войны». Урок мужества сопровождался показом видеопрезентации «Маленькие герои большой войны». Ребята узнали о значении этой памятной даты, познакомились с подвигами мальчишек и девчонок, которые во время Великой Отечественной войны были удостоены высшей награды нашей Родины – звания Героя Советского Союза. Дети с увлечением слушали рассказ о Марате Козее, Зине Портновой, Вале Котике и других пионерах-героях, чьи поступки навсегда останутся в памяти поколений.
В завершение дети прошли опрос и пришли к единому мнению, что судьба героев-антифашистов навсегда останется примером отваги и мужества, борьбы со злом за мир и чистое небо. -
Татарстан гербы көне 07.02.2025

7 февраль - Татарстан гербы көне. Шушы уңайдан Түбән Чыршылы мәктәбендә чара үтте. Алсу Виловна укучыларга герб белән бәйле тарихны искә төшерде, викторина сораулары аша символикада булган сурәтләрнең нәрсә аңлатканын белүләрен тикшерде. Татарстан гербы - игелек, гаделлек, гражданнар иминлеге, халыклар арасындагы дуслык, тынычлык һәм алгарыш кебек әхлакый кыйммәтләрне раслаучы символ.
-
Солдатка хат 06.02.2025

Ватанны саклаучылар көне алдыннан ел саен Лениногорск районында «Солдатка хат» акциясе игълан ителә. Ул ДОСААФ, хәрби комиссариат һәм мәктәпләр белән берлектә оештырыла. Шул акциягә кушылып, Түбән Чыршылы мәктәбе укучылары, бугенге көндә изге бурычын үтүче авылыбызның батыр егетләре, Хакимов Рамазан, Ганиев Ринальга хатлар яздылар. Башлангыч сыйныфлар рәсемнәр аша сәлам җиткерсә, урта сыйныфлар сәлам хатлары язды, солдат тормышы турында сорашты, якынлашып килүче Ватанны саклаучылар бәйрәме белән котлады. Хөрмәтле батыр егетләребез! Сезгә зур кайнар сәламнәр юллыйбыз. Исән- сау хезмәтегезне тәмамлап, туган авылга, гаиләгезгә кайтырга язсын. Без сезнең белән горурланабыз. Күкләребез аяз, тыныч булсын!
-
"Яхшылык эшләргә ашык" 05.02.2025

Февраль - Хәрби патриотик эшләр ае. Шушы ай кысаларында, Түбән Чыршылы мәктәбендә Оборона- масса буенча чаралар башланды. 5 февраль көнне, физкультура укытучысы Әнисә Бинарис кызы "Яхшылык эшләргә ашык" дигән интеллектуаль чара үткәрде. Укучылар төрле уеннар аша изгелек, яхшылык турында белделәр, мәкальләр төзеделәр, рольле уеннар уйнап карадылар.
-
"200 минут уку: Сталинградка багышланган" акциясе 03.02.2025

2 февральдә Бөек Ватан сугышының хәлиткеч сугышларының берсе булган Сталинград сугышы тәмамлануга 82 ел тула. "200 минут уку: Сталинградка багышланган" акциясе кысаларында мәктәп китапханәсендә "Сталинград өчен сугыш!" тематик әңгәмә узды. Музей җитәкчесе анда катнашучыларга Сталинград сугышының Бөек Ватан сугышы барышы өчен әһәмияте турында, Сталинградны кыю саклаучыларның бөек батырлыклары турында сөйләде. Сталинград сугышында катнашкан якташларын искә төшерделәр.
-
Горячая линия 03.02.2025







