Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнечершилинская основная общеобразовательная школа» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423296, Республика Татарстан, Лениногорский район, с.Нижние Чершилы, ул. Советская, д. 25 |
| Телефон: | +7(855)-953-95-35 |
| E-Mail: | Guliya.Vafina@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнечершилинская основная общеобразовательная школа» |
| Руководитель: | Вафина Гулия Камиловна |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 19 учащихся, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 8 учителей (1 совместитель) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнечершилинская основная общеобразовательная школа» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 ( 17 ) 18 19 20 >>
-
"Татарча диктант-2024" акциясе 08.11.2024

Бүген, 8 ноябрь көнне, Түбән Чыршылы мәктәбендә "Татарча диктант-2024" акциясе буенча диктант язу оештырылды. Бу акция инде дөньякүләм чара буларак, тугызынчы тапкыр үткәрелә. Бу юлы да мәктәп укучылары, укытучылар, килгән кунаклар бу чарада бик теләп катнаштылар. Оештыручы туган тел укытучысы Алсу Вил кызы язучыларга уңышлар теләп, текстны тәкъдим итте. Драматург, язучы Шәриф Камалның "Матур туганда" дигән романыннан өзек табигатьнең кышкы гүзәллеген тоярга, сокланырга чакыра. Диктантны иң яшь язучылар - 4 сыйныф укучылары булса, өлкәннәре- лаеклы ялда булган апалар иде. Шулай ук, авыл китапханәсе, мәдәният йорты, балалар бакчасы хезмәткәрләренең дә кушылуы ямь өстәде. Туган телебезне зурлыйк,онытмыйк! Акциядә катнашучыларга бик зур рәхмәт белдерәбез. Диктант нәтиҗәләре уңышлы булсын.
-
Мәгърифәтче, галим Утыз Имәнигә багышланган фәнни- гамәли конференция 01.11.2024

1 ноябрь көнне, Тимәш урта гомуми белем бирү мәктәбендә мәгърифәтче, галим Утыз Имәнигә багышланган фәнни- гамәли конференция булды. Бу чарада мәктәбебез укытучылары һәм укучылар катнашты. Туган тел һәм әдәбияты укытучысы Алсу Вил кызы галим тормышы буенча мастер-класс, ә укучыларыбыз Талига Шамил кызы җитәкчелегендә шагыйрьнең шигырьләрен сөйләүне видеога төшереп, жюрига юлладылар. Жюри җибәргән эшләргә уңай бәя биреп, грамота һәм истәлек китаплар белән бүләкләде. Шулай ук конференция кунакларына дин әһеле Ризаэддин Фәхретдингә багышланган күргәзмә дә тәкъдим ителде. Бүгенге конференция эшлекле, бай эчтәлекле булды. Пленар өлештә Утыз Имәнинең тормышын өйрәнүче галимнәребез сүз алды. Практик өлештә Өфе кунаклары чыгышы да, алдынгы урыннарга лаек булган укучылар чыгышы да гаҗәеп эчтәлекле булды. Бугенге конференция Утыз Имәнинең бөтендөнья күләмендә билгеле шәхес, гыйлем, әхлак кануннарын алга сөрүче олуг язучы, шагыйрь икәнен тагын бер кат исбатлады.
-
Бадминтон 01.11.2024

1 ноябрь көнне, бадминтон уены буенча шәһәр hәм районыбызның мэры исемендәге кубок ярышында катнашып, мәктәбебез уенчылар командасы, уен бик киеренке булуга карамастан уңышлар яуладылар.
-
23.10.2024

23 октября учащиеся нашей школы Бикбаева Лилия (9 кл), Вильданова Алиса (8 кл) участвовали в муниципальной олимпиаде по математике, по направлениям, реализуемым в регионе в рамках ФП «Профессионалитет» для обучающихся 8-9-х классов, на базе Лениногорского нефтяного техникума.
-
Әтиләр көне 21.10.2024

Буген, 21 октябрь көнне, әтиләр көненә багышланган "Әтиләр сүзе - күңелнең күзе" дип аталган бәйрәм чарасы булды. Әтиләр бәйрәменә алдан әзерлек чаралары булды: матур шигырьләр ятладылар, бүләк открыткалар ясадылар, биюләр, җырлар өйрәделәр. Әтиләр һәм уллар төркеменә бүленеп, ярышып алу да чарага ямь өстәде. Командалар бәрәңге дә әрчеде, идәннән суырылды, кәгазь самолет та ясап очырды, тапкырлыкта да сынатмады, биеп тә күрсәттеләр. Укучылар әтиләренең матур сыйфатларын мактап шигырьләр, җырлар бүләк иттеләр. 9 сыйныф укучылары барлык мәктәп укучыларының әтиләренә багышлангән презентация ясап, тамашачыга тәкъдим итте. Һәр әтинең үзенә атап ясалган слайдны күрүе җылы тәэсирләр уятты.Шулай ук Әтиләр көненә багышлап чыгарылган "Разговор о важном" циклындагы видеофильмны карау да бик урынлы булды. Бүгенге чара эшлекле, гади, дустанә шартларда үтте. Барлык әтиләребезне бәйрәм белән котлыйбыз. Гаилә терәге, кадерле кеше булып, балаларның игелеген күреп, яшәргә насыйп булсын, дигән теләктә калабыз.
-
Конференция 18.10.2024

18 октябрь көнне, Иске Иштерәк мәктәбендә Илфак Шиһаповка багышланган конференция узды. Бу чарада Түбән Чыршылы мәктәбеннән Сайфиева Талига Шамил кызы һәм Муллагалиева Алсу Вил кызы да катнашты. Төрле юнәлештә эшләп иҗат иткән, язучы, автор - башкаручы, продюсер Илфак Шиһапов турында туган тел укытучылары эзләнү эшләре, хикәяләре буенча укыту эшчәнлегенә караган мастер-класслар тәкъдим иттеләр. Безнең укытучыларыбыз язучыны автор - башкаручы буларак ачты. Бу чара Шөгер төбәгендә туган иҗат кешеләренең никадәр сәләтле, туры сүзле, горурланырлык шәхесләр булуын тагын бер кат исбатлады.
-
Показ фильма "Суворовец.1944" 14.10.2024

14 октября в Нижнечершилинской ООШ состоялся показ фильма "Суворовец.1944", приуроченный к праздновании 80 летия победы в ВОВ.Мероприятие было организовано с целью военно- патриотического воспитания учащихся, формирования у них чувства гордости за свою страну и уважения к ее истории. Спасибо за интересный фильм работникам Дома культуры города Лениногорска.
-
Акция по сбору макулатуры «Спасаем деревья с Эколятами» 11.10.2024

Ученики Нижнечершилинской школы присоединились к акции по сбору макулатуры «Спасаем деревья с Эколятами». В нашей школе проходят различные экологические акции. Мы решили поучаствовать в акции и собрать макулатуру. Старшеклассники школы, рассказали ребятам, что необходимо беречь природу и давать вторую жизнь вещам, побывавшим в использовании.
-
Муниципальный конкурс по физики "Своя игра" 10.10.2024

10 октября ученик 8 класса Закиров Радик принял участие в интеллектуальном конкурсе «Своя игра», которая проходила на базе МБОУ "Тимяшевская СОШ" Лениногорского района. Конкурс был очень интересной, захватывающей: ребята должны были пройти три увлекательных испытаний, показать свои знания по физики. По окончании конкурса все участники получили грамоты, Радик был награжден с грамотой за участие.
-
Укытучылар көне 04.10.2024

Көз аеның и матур бәйрәмнәренең берсе - Укытучылар бәйрәмедер. Шушы уңайдан Түбән Чыршылы мәктәбендә бәйрәм чарасы узды. Кунак итеп өлкән остазларыбыз - лаеклы ялда булган укытучылар да килде. Бу көнне укучыларның үзидарә оешмасы дәресләрне укытуны да оештырды. Укучылар тарафыннан нәфис сүз, дәртле җырлар, биюләр, матур теләкләр дә кабул итеп алдык. Кунакка килгән укытучылар алдында Гүзәлия Ахатовна үзенең моңлы җырларын яңгыратты,Талига Шамиловна күңел түрендә булган хисләрен шигырь юллары аша җиткерде. Мәктәп елларын, бергә эшләгән хезмәттәшләрне сагынып искә алу чәй табыны артында дәвам итте.
Хөрмәтле остазларыбыз! Якын итеп килгәнегез өчен рәхмәт белдерәбез. Гомер көзләрегез рәхәттә, муллыкта сәламәтлектә үтсен.
Игелекле татар мөгаллиме,
Синнән күчә безгә мәрхәмәт.
Йөрәк утың балкып янса гына,
Яшәр иман, яшәр мәхәббәт.
Барлык мөгаллимнәрне һөнәри бәйрәм белән котлыйбыз. Авыр хезмәтегездә югары үрләр яулап, гаилә бәхете, сәламәтлек, иҗади уңышлар юлдаш булуын теләп калабыз.






