Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа им. Н.А.Самигуллина с.Маскара» Кукморского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Мәчкәрә авылы Н.А.Самигуллин ис. урта гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422115, Республика Татарстан, Кукморский муниципальный район, с. Маскара, ул. Октябрьская, д. 12 |
| Телефон: | +7(843)-643-12-14 |
| E-Mail: | Smask.Kuk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | СОШ с.Маскара им. Н.А.Самигуллина Кукморского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Миннемуллин Ильназ Магесумович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 68 |
| У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа им. Н.А.Самигуллина с.Маскара» Кукморского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Мәчкәрә авылы Н.А.Самигуллин ис. урта гомуми белем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 88 89 ( 90 ) >>
-
Эзләнүләр аша камиллеккә 01.03.2018

1 март көнне Югары Арбаш мәктәбендә "Эзләнүләр аша камиллеккә" дигән фәнни-гамәли конференциядә безнең мәктәптән 7 сыйныф укучысы Багабиева Гөлнур (җитәкчесе Мухаметзянова А.М.) фәнни-әзерләнү эше белән катнашып 3нче призлы урынны яулады. Шулай ук 10нчы сыйныф укучысы Рублева Людмила да эзләнү эше буенча 3нче урынга лаек булды (җитәкчесе Гарипова А.И.). Укучылар грамота һәм истәлек бүләкләре белән кайттылар. Бу кызлар "Фабрика идей" номинациясендә дә катнашып, шулай ук грамоталар белән бүләкләнделәр. Кызларга алга таба да уңышлар телибез!
-
Кышкы табигатькә сәяхәт 22.02.2018

22 февраль көнне башлангыч сыйныф укучылары, укытучылары һәм ТИН укытучысы Хамидуллин Р.Р. кышкы табигатькә сәяхәт ясадылар. Укучылар бик теләп таудан чана шудылар, төрле кызыклы уеннар уйнадылар. Көн ахырында учакка асып пешерелгән пилмәннән авыз иттеләр, чәй һәм тәм-томнар белән сыйландылар. Сәяхәт бик күңелле узды.
-
Очрашу көне 17.02.2018

Һөнәр сайлау - кеше тормышында иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе. Заман үзгәрә барган саен, тормыш яңа һөнәрләр таләп итә. Югары сыйныф укучыларына һөнәри юнәлеш бирү, киләчәктә уңышлар шәхес булып формалашуларына ярдәм итү максатыннан 17 февраль көнне республикабызның төрле һөнәри көллиятләре, югары уку йортларында белем алучы студентлары белән традицион очрашу кичәсе үткәрелде. Кунаклар үзләре укыган уку йорты, аңа керү шартлары белән танышдырдылар, үзләренең ирешкән уңышлары турында сөйләделәр.
-
Туган җир сулышы 17.02.2018

17 февраль көнне Яниль урта мәктәбендә уздырылган "Туган җир сулышы" дип исемләнгән II Республика фәнни-гамәли конференциядә безнең мәктәпнең "Туган якны өйрәнү" түгәрәгенә йөрүче 4нче сыйныф укучысы Кадирова Алсу да катнашып уңышка иреште (җитәкчесе Мухаметзянова А.М.). Ул грамота һәм премия белән бүләкләнде. Алсуга алга таба да уңышлар телибез!
-
Котлыйбыз! 16.02.2018

16 февраль көнне 4нче сыйныф укучысы Юзмиева Зилия Мамадыш шәһәрендә академик К.А.Вәлиев исемендәге фәнни-гамәли конфернециядәге катнашып, үз проектын яклады һәм II дәрәҗәдәге Диплом белән бүләкләнде. Проект җитәкчесе Аглиуллина Г.А.
-
"Ачык ишекләр көне" 16.02.2018

Укучыларга белем һәм тәрбия бирүдә мәктәп белән гаилә бердәм эшләгәндә генә нәтиҗәгә ирешергә мөмкин. Әлеге максаттан чыгып, әти-әниләр өчен "Ачык ишекләр көне" үткәрелде. Әти-әниләр дәресләрдә булып балаларының укулары белән кызыксындылар, дәрестән тыш чараларда катнаштылар.
-
"Күңелле стартлар" 15.02.2018

Патриотик һәм физик тәрбия айлыгы кысаларында, ОБЖ һәм физкультура укытучысы Хамидуллин Р.Р., башлангыч сыйныфлар белән "Күңелле стартлар" үткәрде.
-
"Җәлил - балалар дусты" 15.02.2018

15 февраль көнне башлангыч сыйныфларда "Җәлил - балалар дусты" дип исемләнгән чара үткәрелде. Китапханәче Мухаметзянова А.М. укучыларга М.Җәлилнең тормыш юлы, иҗаты, батырлыгы турында сөйләде. Укучыларны М.Җәлилнең язган китаплары белән таныштырды. "Кечкенә дусларга" дигән китап турында тирәнрәк сөйләде һәм андагы шигырьләр укылды. Чара презентация белән үрелеп барды. Китапханәдә "Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә..." дигән күргәзмә оештырылды. Укучылар шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр. Шулай итеп 15 февраль - патриот-шагыйрь М.Җәлилнең туган көне һәм аның исеме мәңге үлмәс исем булуын укучылар тагын бер кат төшенделәр. Шагыйрьнең батырлыгын үрнәк итеп алырга һәм китапларын күбрәк укырга киңәш итте балаларга китапханәче.
-
"Дуслык белән көчле без" 14.02.2018

Башлангыч сыйныф укучылары өчен, 14 нче февраль Гашыйклар көне уңаеннан, Хамидуллина Г.М. "Дуслык белән көчле без" дигән девиз астында уеннар оештырды.
-
ГОРЯЧАЯ ЛИНИЯ 14.02.2018

С целью выявления и анализа системных проблем в сфере реализации прав детей на образование и оказания гражданам консультативной помощи по вопросам поступления детей в 1 класс, 19 февраля 2018 года с 9.00 до 18.00 в Аппарате Уполномоченного по правам ребенка в Республике Татарстан будет организована работа «горячей линии» по телефонам 8(843) 236-61-26, 236-61-24, 236-61-49.










