Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа им. Н.А.Самигуллина с.Маскара» Кукморского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Мәчкәрә авылы Н.А.Самигуллин ис. урта гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422115, Республика Татарстан, Кукморский муниципальный район, с. Маскара, ул. Октябрьская, д. 12 |
| Телефон: | +7(843)-643-12-14 |
| E-Mail: | Smask.Kuk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | СОШ с.Маскара им. Н.А.Самигуллина Кукморского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Миннемуллин Ильназ Магесумович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 68 |
| У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа им. Н.А.Самигуллина с.Маскара» Кукморского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Мәчкәрә авылы Н.А.Самигуллин ис. урта гомуми белем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 88 ( 89 ) 90 >>
-
“Шушы яктан , шушы туфрактан без” 13.04.2018

13 апрель көнне Арча районы Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбендә “Шушы яктан , шушы туфрактан без” дип исемләнгән фәнни-гамәли конференция булып узды.Анда безнең мәктәптән 8 нче сыйныф укучысы Тимирова Гүзәл (җитәкчесе Мухаметзянова А.М.) катнашып 3 урынны яулап кайттылар. Гүзәлгә диплом һәм истәлек бүләге тапшырылды.
-
"Космоска сәяхәт" 12.04.2018

12 апрель көнне башлангыч сыйныф укытучысы Хамидуллина Г.М. башлангыч сыйныфлар өчен "Космоска сәяхәт" оештырды. Укучылар Кояш системасындагы планеталар белән якынрак таныштылар, кәрлә планеталар хакында яңа белемнәр алдылар, беренче космонавтлар турында видео карадылар, оригами стилендә ракета ясадылар.
-
«Балалар китабы» атналыгы 12.04.2018

«Балалар китабы» атналыгының чираттагы көне “Әкиятләр иленә сәяхәт”дип аталды. 11 апрель көнне укучылар әкиятләр буенча белемнәрен сынап карадылар. Сәяхәт-уен үз эченә кызыклы викторинаны да алды. Соңыннан укучылар татар халык әкиятләрен карадылар.
-
“Балалар китабы” атналыгы 11.04.2018

Бу атна дәвамында мәктәптә “Балалар китабы” атналыгы бара. Укучылар һәр көн план буенча үткәрелә торган чараларда катнашып киләләр. Атналык “Китап –белем чишмәсе” дигән китапханә дәресе белән башланып китте. Китапханәче Мухаметзянова А.М. укучыларга балалар китабы хакында дәрес-презентация үткәрде. Икенче көн “Минем яраткан әкиятем”дигән темага кечкенә китапчыклар ясау буенча бәйгесе оештырылды. Укучылар теләп, кызыксынып башкардылар бу эшне. Бәйгеләрдә җиңүчеләр атналык ахырында билгеләп үтеләчәк.
-
"Без бергә" 09.04.2018

20-21 март көннәрендә районда “Без бергә” балалар иҗат фестиваль-конкурсының җыр, бию һәм нәфис сүз (шигырь) номинацияләре буенча бәйгеләр булып узды. Анда безнең мәктәптән дә педорганизатор Мухаметзянова А.М. җитәкчелеге астында , җыр буенча 2 -сыйныф укучысы Гайнуллина З., шигырь сөйләү буенча 3- сыйныф укучысы Рахимова Т.- бию буенча 10 –сыйныф укучылары Фахертдинова А. Һәм Рублева Л. катнашып 2-3 нче урыннарны яуладылар. Фотоконкурс (“Родные просторы”)буенча- 8 –сыйныф укучысы Тимирова Г., декор.-прикл.изделие конкурсы буенча 7 –сыйныф укучысы-Багабиева Г.-3нче урыннарны алдылар. Укучыларга алга таба да уңышлар телибез.
-
“Сәламәтлек - зур байлык” 19.03.2018

19 март көнне мәктәптә “Туган якны өйрәнү” түгәрәгенә йөрүче укучылар (түгәрәк җиәкчесе Мухаметзянова А.М.) “Сәламәтлек - зур байлык” дип исемләнгән чара оештырдылар. Бу чара укучыларга сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатын үз эченә алды.Укучылар режим, начар гадәтләргә каршы көрәш, дөрес туклану, зарядканың файдасы, туган ягыбызда үсә торган дару үләннәре, аларны ничек куллану , чисталык, спорт белән шөгыльләнүнең сәламәтлек өчен иң кирәкле нәрсә икәнлекләрен аңлатып бирергә тырыштылар. Чара “Сәламәтлек иленә җәяүле сәяхәт” формасында үтте. Балалар бергәләп музыка астында зарядка ясадылар, кызлар спорт биюен, дару үләннәре хакында “Шәфкать бабай”белән бергәләп сәхнәләштерелгән өзекләр күрсәттеләр. Ахырдан һәркемгә сәламәт яшәү рәвешен сайларга , елмаеп яшәргә өндәделәр һәм сәяхәтне “Елмаю”җыры белән тәмамладылар.Сәяхәт эчтәлекле һәм һәркем өчен файдалы булды.
-
"Халыкара елгалар көне” 15.03.2018

15 март көнне «Халыкара елгалар көне” кысаларында 7,8,9 сыйныфлар арасында экологик акция уздырылды (укытучы Гарипова А.И.). Чара укучыларның чыгышы белән үрелеп барды. Чара ахырында “Суларның пычрануы”, Су безнең тормышта” дигән видеофильм күрсәтелде. Үткәрелгән чарабыз укучыларда суларга карата уңай караш - изге гамәлләрнең берсе икәне аңлатылды.
-
Солдатлар белән очрашу 10.03.2018

Патриотик һәм физик тәрбия айлыгы кыссаларында укучыларда Армия турында уңай фикер туплау, патриотик хис булдыру максатыннан башлангыч сыйныф укучылары авыр солдат хезмәтендә булып, туган җирләренә зур чыныгу мәктәбе узып кайткан солдат егетләр белән очрашу - чын күңелдән сөйләшү булды. Алар үзләренең Армия сафларында хезмәт итүләре турында сөйләделәр, укучыларны кызыксындырган бик күп сорауларга җавап бирделәр. Бу сөйләшү күңелле спорт ярышлары белән аралашып барды. Башлангычларда очрашу бик уңай тәэсир калдырды.
-
"Спорт һәм без" 07.03.2018

7 март көнне педагог-организатор Мухаметзянова А.М. һәм физкультура укытучысы Демидов.Е.М. “Спорт һәм без” дип аталган бәйрәмгә багышланган чара оештырдылар. 5-10 сыйныф кызлары ике командага бүленеп төрле конкурс-ярышларда көч сынаштылар. Үзләрен җитезлек, тапкырлыкта сынадылар. Ә ял вакытында 4 нче сыйныф кызлары спорт биюен бүләк иттеләр.Җанатарлар исә көч биреп утырдылар.Нәтиҗәдә “Елмаю”командасы җиңү яулады
-
"Гаилә бәйрәме" 05.03.2018

5 март көнне башлангыч сыйныфлар "Гаилә бәйрәме" үткәрделәр. Һәр сыйныфтан 1 гаилә катнашып, төрле спорт ярышларында үз көчләрен сынадылар. Бәйрәмгә башка әти-әниләр дә чакырулы иде, алар җанатарлар ролен үтәде.










