Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа им. Н.А.Самигуллина с.Маскара» Кукморского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Мәчкәрә авылы Н.А.Самигуллин ис. урта гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422115, Республика Татарстан, Кукморский муниципальный район, с. Маскара, ул. Октябрьская, д. 12 |
| Телефон: | +7(843)-643-12-14 |
| E-Mail: | Smask.Kuk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | СОШ с.Маскара им. Н.А.Самигуллина Кукморского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Миннемуллин Ильназ Магесумович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 68 |
| У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа им. Н.А.Самигуллина с.Маскара» Кукморского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Мәчкәрә авылы Н.А.Самигуллин ис. урта гомуми белем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 ( 88 ) 89 90 >>
-
Лагерь 2018. Спорт – син тормыш! 07.06.2018

Бүген бик күңелле хәрәкәтле уеннар уйналды. “Күңелле стартлар”да “Елмаю ” командасы җиңүгә иреште. Футбол уенында “Дуслык ” командасы җиңде. Төшке аштан соң кәгазьдән “кроссовка”лар кисеп ясадык, аларны бизәдек. Бүләккә менә дигән!
-
Лагерь - 2018. “Юлда сак бул!” 06.06.2018

Лагерь – 2018. Бүген 3 нче көнебез . Линейка һәм зарядкадан соң “Транспортны бел!”, “Юл билгеләрен таны!” темаларына викторина үткәрдек. “Юл йөрү кагыйдәсе әлифбасы” презентациясен карадык. Төрле хәрәкәтле уеннар уйнадык. Җеп йомарламы ярдәмендә үткәрелгән тренинг балаларга бик ошады. Төшке аштан соң “Юлда сак бул!” дигән рәсем конкурсы булды.
-
Лагерь - 2018. "Тылсымлы әкиятләр көне" 05.06.2018

Лагерь иртәнге зарядкадан башланды. Прогулкада, походта, гомумән, лагерьда үз- үзеңне тоту буенча инструктаж үткәрдек. Шарлар кабартып, аларны җанландырдык. Аларга әкият геройларын төшердек. "Булган ди, яшәгән ди...." әкиятләр уйлап чыгару конкурсы һәркемгә ошады. Бик матур әкиятләрне хәзерге көндә дә иҗат итеп була икән.
-
Лагерь - 2018. "Әйдәгез, танышабыз!" 04.06.2018

Бүген мәктәп яны ял лагерын ачу тантанасы булды. Лагерьга 21 көн дәвамында 15 бала йөриячәк. Бүген иң истә калганы асфальтта "Без балачакны ясыйбыз" дигән рәсемнәр конкурсы булды.
-
“Тукай безнең күңелләрдә!” 25.04.2018

25 апрель көнне мәктәптә “Музейлар язы-2018”акциясе кысаларында “Тукай безнең күңелләрдә!” дип исемләнгән “Туган якны өйрәнү” түгәрәгенә (җит.Мухаметзянова А.М.) йөрүче укучылар белән чара үткәрелде. Тукай китапларыннан күргәзмә оештырылды. Ә икенче көнне- 26 апрель акцияне йомгаклау көне иде.Бу көнне без “Татар җыры” фестивале һәм Тукай шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләү бәйгесе оештырдык.Һәм нәтиҗә ясадык.Башлангыч сыйныфлар арасында иң оста сөйләүчеләр : Самигуллина Нәргизә (2 кл), Рахимова Таңсылу (3 кл), Юзмиева Зилия (4 кл), урта сыйныфларда исә Кадирова Ильзирәгә (6 кл), ә югары сыйныфларда Рублева Ленизага (10 кл) тиңнәр булмады. “Татар җыры” бәйгесендә исә Гайнуллина Зәлинә (2 кл), 6 сыйныфларның хорлары, һәм 10 сыйныфтан Фахертдинова Айсылулар җиңүче булдылар. Акция барышында оештырылган эшләр һәм нәтиҗәләр буенча музей җитәкчесе сөйләп узды, акциядә катнашкан һәр укучыга, сыйныфларга рәхмәт белдерде.
-
“Музейлар язы-2018” 24.04.2018

24 апрель көнне “Музейлар язы-2018” акциясе кысаларында Лев Толстойның 190 еллыгына багышланган дәрес-презентация, викторина үткәрелде. Китапларыннан күргәзмә оештырылды.
-
“Туган якны өйрәнү музее” 23.04.2018

23 апрельдә “Татарстанда музейлар язы-2018” акциясе кысаларында мәктәпнең “Туган якны өйрәнү музее”на экскурсия оештырылды.Укучыларны музей җитәкчесе туган ягыбызның күренекле шәхесләре, аларның тормыш юллары, иҗатлары белән таныштырды.Кызыксындырган сорауларына җавап бирде.
Аннан музей җитәкчесе Мухаметзянова А.М. туган ягыбыз горурлыгы дөнья әдәбияты һәм җәмәгатьчелекнең олы шәхесе Чыңгыз Айтматов турында дәрес-презентация үткәрде.
-
“Шәфкатьлелек көне”
22.04.2018
22 апрель – “Музейлар язы- 2018”акциясе кысаларында “Шәфкатьлелек көне” итеп игълан ителгән иде. Бу көнне укучылар өлкәннәргә, ярдәмгә мохтаҗларга булышырга бардылар, хәлләрен белештеләр. Өлкәннәргә карата ихтирам-хөрмәт күрсәтү, изге эш башкару күңелгә нинди рәхәтлек бирә- һәр укучы моны аңлап эшли.
-
“Татарстанда музейлар язы-2018” 21.04.2018

21 апрельдән мәктәптә “Татарстанда музейлар язы-2018” акциясен ачып җибәрдек. Музей җитәкчесе Мухаметзянова А.М. укучыларны акция планы белән таныштырды.Акция кысаларында узачак чаралар хакында сөйләп үтте. 2018 елның волонтерлар елы булуы хакында , алар кемнәр , нинди эшләр башкаралар , шулар турында аңлатып узды.
-
“Балалар китабы” атналыгына йомгак 14.04.2018

Бүген, 14 апрелдә, “Балалар китабы” атналыгына йомгак ясалды. Укучылар китапханәче Мухаметзянова А.М. белән китапның һәркем өчен иң кирәкле әйбер , китап уку- иң мөһим эшләрнең берсе булуы хакында әңгәмә кордылар. Атналык кысаларында “Иң күп китап укучылар” бәйгесе, “Китап докторлары” кебек игелекле эшләр дә оештырылган иде. Иң күп китап укучы булып 3 сыйныфтан Рахимова Таңсылу һәм 6 сыйныфтан Кадирова Ильзирәләр булды. “Китап докторлары” булып һәркемнең дә катнашасы килде һәм зур активлык белән “авыру китаплар”га яңадан “җан өрелде”. Мәктәп линейкасында бәйгедә катнашкан укучыларга грамоталар тапшырылды һәм атналыкта актив катнашкан сыйныфлар билгеләнеп үтелде. Атналык укучылар өчен файдалы һәм кызыклы булып узды.










