МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422321, РТ, Кайбицкий район, с. Мурали, ул. Молодёжная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-703-24-30 |
| E-Mail: | Smur.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Муралинская ООШ" |
| Руководитель: | Музаффарова Рушания Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1917 |
| У нас учатся: | 16 учащихся | 16 укучы |
| У нас учат: | 11 учителей | 11 укытучы |
МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 ( 107 ) 108 109 110 >>
-
Шатлык көне 21.05.2018

19 май - Пионериянең туган көне буларак билгеләп үтелә иде. Ә хәзер бу бәйрәмне "Шатлык көне" буларак бәйрәм итәбез. Шулай да мәктәпнеэ педагог-оештыручысы Сафина Лилия Рифкать кызы бу көнең тарихы белән таныштырды,ә соңыннан бәйрәмне ямьле Бәрле елгасы буенда үткәрдек.Традиция буенча тәмле итеп уха пешердек. Балалар сыйныф җитәкчеләре белән бергә төрле уеннар уйнап күңел ачты, җырлар башкарды, үзләре алып килгән тәм-томнар белән бергәләп сыйландылар.
-
#СтопВИЧ/СПИД 18.05.2018

СтопВИЧ\СПИД акциясе кысаларында мәктәбебезнең өлкән сыйныф укучылары белән ачык чара узды.Бу чарада авыл фельдшеры Сибгатова Ф.катнашты һәм укучыларга кирәкле мәгълүматлар бирде,бергәләшеп сорауларга җаваплар таптылар.
-
Республиканское родительское интернет-собрание 16.05.2018

17 мая 2018 года состоится республиканское родительское интернет-собрание на тему «Внимание! Особенный ребенок…» (Об особенностях воспитания и обучения детей с ограниченными возможностями здоровья) с участием Министра образования и науки Р.Т. Бургановым, сообщает Отдел образования исполкома ТМР.
Очередное республиканское родительское интернет-собрание пройдет в формате видеоконференции.
Он-лайн трансляция собрания будет вестись на сайте Казанского инновационного университета имени В.Г. Тимирясова по адресу: https://ieml.ru/ , сайт киу.рф
Приглашаем Вас принять участие в Республиканском родительском интернет-собрании путем подключения к трансляции.
Начало трансляции:10.30–12.00часов.
-
Юл кагыйдәләре буенча спектакль 14.05.2018

Бүген башлангыч һәм 5 нче сыйныф укучылары класс җитәкчеләре белән берлекдт Федоровск урта мәктәбендә юл кагыйдәләре буенча Казан шәһәреннән килгән театр артистлары чыгышын карадылар.Укучылар бу темага бик күп сорауларга җавап та бирделәр.
-
Мәктәп бакчасында эш дәвам итә 11.05.2018

Халыкта "Язның бер көне ел туйдыра" дигән мәкаль еш кулланыла. Шушы мәкальне истә тотып мәктәбебез кишәрлегендә язгы эшләр дәвам итә.Бүген өлкән сыйныф укучылары һәм укытучылар ел әйләнәсе ашханәдә куллану өчен суган утыртты.Алдагы көннәрдә кишер, чөгендер һәм башка культуралар утыртылды.
-
Җиңү көне белән! 08.05.2018

Бүген һәйкәл янында Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган митинг булып узды.Митинг "Үлемсез полк"хәрәкәте белән башланып китте.Тыл ветераннарын,сугыш чоры балаларын,авылдашларны котладык,концерт куелды.Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.
-
Тыл ветераннарын котлау 07.05.2018

Бүген мәктәбебезнең яшь юнармиячеләре Тыл ветераннарын Бөек Җиңүнең 73 еллыгы белән котлап открыткалар тараттылар.
-
"Георгий тасмасы"акциясе 06.05.2018

Ел да Җиңү көне алдыннан “Георгий лентасы” акциясе уза. Әлеге акциягә Мөрәле мәктәбе укучылары һәм укытучылары да бик теләп кушылды.Тыл ветераннарына матур итеп котлау открыткалары ясадылар.Класс сәгатьләрендә лентадагы төсләрнең нәрсә аңлатуын сөйләделәр, соңыннан юнармиячеләр открыткалар, ленталар тараттылар.
-
Урман утырту көне 05.05.2018

«Урман утырту көне» акциясе Татарстанда 2010 елдан бирле уздырыла.Быел ул 5 нче майга билгеләнгән иде. Акциядә безнең мәктәп укучылары да читтә калмады,мәктәп тирәсенә чыршылар утырттылар.
-
Өмәгә чыктык 03.05.2018

Бүген мәктәптә өмә үткәрелде. Территорияне чүптән һәм кипкән үләннән арындырдык.Өмәдә барлык сыйныф укучылары да, укытучылар да, мәктәп хезмәткәрләре дә актив рәвештә катнаштылар. Мәктәп яны бик матур, чиста булып калды.












