Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гафарова Равиля Рахимулловна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 89 учащихся / 89 укучы |
| У нас учат: | 14 учителей / 14 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 ( 118 ) 119 120 >>
-
Бакча эшләре 03.07.2017

Мәктәбебездә эш бер дә тынып тормый. Җәйге практика үтүче укучылар мәктәп яны кишәрлегендә тырышып хезмәт куя.
-
Кошман Сабан туе 02.07.2017

Милли бәйрәмебез - Сабан туе безнең Кошман авылында да гөрләп узды. Сабан туеның ачылуы составында укытучылар һәм укучылар булган "Мизгел" фольклор ансамбле чыгышы белән башланып китте. Укучыларыбыз бөтен милли уеннарда актив катнашып бүләкләр алдылар. Көрәш мәйданында да егетләребез көч сынашты. Сабан туеның милли уеннарын укытучыларыбыз һәм тәрбиячеләребез бик күңелле итеп оештырдылар. Бәйрәмгә килгән кунаклардан, авылдашлардан күп кенә рәхмәт сүзләрен ишетергә туры килде. Халык күңелен күтәрүче бу милли бәйрәмебез гасырларга дәвамлы булырлык итеп саклыйк.
-
Сабантуй 01.07.2017

Бүген районыбызда татар халкының йөзек кашы булган милли бәйрәмебез - Сабантуй гөрләп узды. Сабантуйда халкыбызның гореф-гадәтләрен чагылдыру максатыннан һәр авыл җирлегенең яшәү рәвешен күрсәткән кунакчыл йортлар көн дәвамында үз эшен алып барды. Әлеге чарага безнең мәктәбебез укытучылары һәм укучылары үзләренең зур өлешләрен кертте.
-
Чыгарылыш - 2017 27.06.2017

Бүген мәктәбебезнең 9 ынчы сыйныф укучыларының Чыгарылыш кичәсе булды, 5 егет һәм 3 кыз кулларына аттестат алдылар. Укучыларга мәктәп директоры Хәмидуллин И.И., беренче укытучылары Хәмидуллина М.С., сыйныф җитәкчеләре Нәфыйкова Р.М., Кайбыч районы Башкарма комитеты вәкиле Бикбова Ф.Ш., Кошман авыл җирлеге башлыгы Сафина Л.Р.котлау сүзләрен һәм изге теләкләрен юлладылар, әти-әниләр балаларга хәер-фатихасын җиткерде. Кадерле укучылар, тормыш юллары сезгә киң ачык. Тормышка сез нык адымнар белән аяк басасыз. Мәктәптә алган белемнәрегез, канатлы теләкләрегез сезне һәрчак алга әйдәп торсын, тагы да кыюрак атларга чакырсын. Уңышлар сезгә!
-
Бакчада эш гөрли 26.06.2017

Мәктәп яны кишәрлегендә эш гөрли: җәйге практика үтүче укучылар бәрәңге чүбен утауның икенче катын төгәлләделәр бүген.
-
Сау бул, лагерь! 25.06.2017

"Кояшкай" мәктәп яны ял һәм сәламәтләндерү лагерында бүген балалар соңгы көн ял иттеләр. Көндәгечә иртәнге аш белән сыйлангач, лагерьда "Кояшлы ил - безнең ил" исемле отчет концерты үткәрелде. Төшке аштан исә балалар белән берлектә стенгазета чыгарылды һәм лагерьны ябу өчен тантаналы линейка уздырылды. Линейка барышында төрле номинацияләр буенча бүләкләү булды. Шуннан соң балалар барчасы да зур һәм тәмле күчтәнәчләр белән өйләренә таралыштылар.
-
Чәчәкле болынга кунакка 24.06.2017

Бүген "Кояшкай" мәктәп яны ял һәм сәламәтләндерү лагерында көнебез бик кызыклы үтте. Иртәнге зарядка һәм иртәнге аштан соң балалар чәчкле болынга ял итәргә чыктылар, анда төрле уеннар уйнадылар. Төшке аштан соң лагерьда үткәрелгән төрле бәйгеләрдә җиңү яулаган балаларны бүләкләү булды. Шулай ук лагерьны ябу тантанасына әзерлек эшләре алып барылды.
-
Бездә өмә 24.06.2017

Бүген мәктәбебез укытучылары, укучылары, мәктәп хезмәткәрләре һәм ата-аналар күмәкләшеп өмәгә чыктылар: мәктәп яны территориясен һәм чәчәклекләрне чистарту эшләре оештырылды. Әлеге өмәдә катнашучыларның барысына да зур рәхмәтебезне белдерәбез!
-
Дуслыкның кадерен белик! 23.06.2017

Бүген "Кояшкай" мәктәп яны ял һәм сәламәтләндерү лагерында көнебез "Дуслыкның кадерен белик!" девизы астында үтте. Әлеге темага балалар белән түгәрәк өстәл артында әңгәмә үткәрелде. Шулай ук балалар дуслык турында шигырь-җырлар башкардылар, плакатлар ясадылар. Төшке аштан соң төрле командаларга бүленеп, "Иң зирәк" уенында катнаштылар. Көн барышында саф һавада хәрәкәтле уеннар оештырылды.
-
Хәтер һәм кайгы көне 22.06.2017

Ил тарихына иң кайгылы көннәрнең берсе булып кереп калган, кара хәрефләр белән язылган 22 июньне Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтәбез. Нәкъ шул көнне, дөресрәге 1941 елның 22 июнь таңында, фашист Германиясе илебезгә бәреп кергән. 1418 көн һәм төн дәвам иткән канкойгыч сугышта СССР 27 миллионлап кешесен югалткан. Бүген мәктәбебезнең Яшь армиячеләре һәм "Кояшкай" лагерена йөрүче балалар һәйкәл янында уздырылган чарада катнаштылар.











