Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гафарова Равиля Рахимулловна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 89 учащихся / 89 укучы |
| У нас учат: | 14 учителей / 14 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 ( 117 ) 118 119 120 >>
-
Суган уңышы 01.08.2017

Җәйге практика узучы укучыларыбыз һәм аларны җитәкләүчеләр көче белән мәктәп яны кишәрлегеннән мул гына суган уңышы җыеп алынды.
-
Укучыларыбыз "Сәләт" форумында 30.07.2017

Укучыбыз Минвалиева И. 25-30 июль көннәрендә Биләрдә узучы IV Халыкара яшьләр "Сәләт" форумында катнашып кайтты.
-
Ремонт эшләре башланды 24.07.2017

Мәктәбебезне 2017-2018 нче уку елына әзерләү максатыннан ремонт эшләре башланып китте.
-
Сингапур укулары 22.07.2017

Республикабыз инде берничә ел Сингапурның Educare ширкәте белән хезмәттәшлек итә. Быел июль аенда әлеге компания укытуның актив формаларын өйрәтү буенча Казан шәһәрендә укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары белән укулар оештырды. Безнең мәктәптән Садриева Р.З. да әлеге укуларда булып кайтты.
-
"Чиста яр" акциясе 19.07.2017

2017 елда Татарстанда Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елын үткәрү буенча төп чараларны үтәү йөзеннән 1 июльдән 30 августка кадәр “Чиста яр” (“Чистый берег”) акциясе үтә. Бу чорда су объектларының су саклау зоналарын чистарту буенча күптөрле чаралар оештырылачак. Шундый чараларның берсендә безнең мәктәп укучылары да катнашты: алар Кошман авылы күлен һәм елга буен тәртипкә китерде. "Чиста яр" акциясенә син дә кушыл!
-
Җәйге каникул 17.07.2017

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы 2017 нче елның 9-26 август көннәрендә А.Казакевич исемендәге "МИРАС" сәламәтләндерү лагеры базасында ял итү сменасын оештыра на (Кырым Республикасы, Бакчасарай районы, Песчаное бистәсе). Путёвка бәясе - 31000 сум. Тулырак мәгълүматны түбәндәге сылтамалар аша узып белеп була:
http://mon.tatarstan.ru/rus/chernomorec.htm
https://www.instagram.com/p/BWo6VNajBEw_N2ijE-HRfSvdbjCW_G5XRbU0es0/?taken-by=kushmanyschool
-
"Салават күпере"нә рәхим итегез! 16.07.2017

Игътибар! "Салават күпере" спорт һәм сәламәтләндерү комплексы, төзекләндерү эшләре тәмамланганнан соң, кабат үз эшен башлап җибәрде. Балалар һәм өлкәннәр бассейны, тренажер заллары Сезне көтеп кала. Җәйге график: 8.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр. Тулырак мәгълүматны 2-10-68, 2-16-46 номерлары аша белә аласыз.
-
Казанда - Сабантуй 15.07.2017

Бүген Казанның Тынычлык бистәсендәге Каенлыкта башкалабыз Сабан туе үтте. Милли бәйрәмгә безнең мәктәбебез укытучылары һәм хезмәткәрләре дә Кайбыч муниципаль районы делегациясе белән берлектә үз көчен керттеләр. Каенлыктагы Сабан туе иртәнге якта 10.00 сәгатьтә башланды. Кунакларны республиканың 11 муниципаль районының мул һәм күңелле “ишегаллары” каршылады. Шулай ук бәйрәм барышында үзешчән сәнгать коллективлары чыгыш ясады. Сабан туе күтәренке рухта бик күңелле үтте.
-
14.07.2017

Мәктәбебезнең 6 нчы сыйныф укучылары Сабиров С. һәм Шәмсетдинова К. Арча районында оештырылган "Без - Тукай оныклары" исемле регионара лагерьда 8-14 июль көннәрендә ял итеп кайттылар. Алар анда шулай ук татар телен камилләштерү буенча үткәрелгән чараларда катнаштылар.
-
Үз мәктәбеңә ярдәм ит! 10.07.2017

Татарстанда “Үз мәктәбеңә ярдәм ит!“ республика акциясе старт алды. Беренче тапкыр ул 2013 елда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы буенча үткәрелгән иде. Хөрмәтле Кошман мәктәбен тәмамлаган авылдашлар, туган мәктәбегезне кайтып күрергә мөмкинлек табарга тырышыгыз. Аның проблемалары белән кызыксыныгыз һәм исегездә тотыгыз – үткәнне онытмаганның киләчәге бар!











