Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гафарова Равиля Рахимулловна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 89 учащихся / 89 укучы |
| У нас учат: | 14 учителей / 14 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 111 112 113 114 ( 115 ) 116 117 118 119 120 >>
-
Рус полкларының Куликово сугышында җиңү көне 21.09.2017

Бүген Рус полкларының Куликово сугышында монгол-татар гаскәрләрен җиңү көне.Тарих укытучысы Вилданова Л.Х.сугыш турында мәгълүмат бирде. Бу чарада ЮНАРМИЯ сафына керүче укучылар да катнашты.
-
Табигатькә сәяхәт. 21.09.2017

Беренче сыйныф укучылары сыйныф җитәкчесе Багавиева Э.Р. берлектә мәктәп территориясе буенча экскурсиягә чыктылар. Укучылар табигатьтәге көзге үзгәрешләрне күзәттеләр,мәктәп бакчасы белән таныштылар. Соңыннан саф һавада төрле хәрәкәтле уеннар уйнадылар.
-
Өстәмә профессиональ белем бирү ассоциациясенең вәкиле бездә кунакта. 20.09.2017

Бүген бездә кунакта Өстәмә профессиональ белем бирү ассоциациясенең Казан шәһәре "БИНК" СДК вәкиле Ирина Викторовна Халяпина , Кайбыч мәшгүльлек үзәгеннән Марданшина Альбина Әнвәровна булдылар. Ирина Викторовна 8-9 сыйныф укучылары өчен кайсы һөнәргә тартылуларын ачыклау йөзеннән тест үткәрде. Укучыларга бу бик тә ошады. Алар үзләренә бик күп мәгълүмат алдылар.
-
Чәчәклегебез матурая! 20.09.2017

Мәктәбебез чәчәклеге ел саен яңартылып,чәчәкләргә баетылып тора. Бүген чәчәклегебез тюльпан суганчалары белән төрлеләндерелде.
-
Милләтләр кроссы -2017 җиңүчеләре 18.09.2017

Бүген иртәнге линейкада "Милләтләр кроссы"-2017 ярышында җиңү яулаган укучыларны билгеләп үттек. Менә алар: 1-5 сыйныф кызлары арасында III урын -Гиниятуллина Алинә(4 нче сыйныф),II урын-Сиразиева Гөлназ(4 нче сыйныф), I урын- Насретдинова Алия(4 нче сыйныф). 1-5 сыйныф малайлары арасында III урын- Саттаров Илсаф( 4 нче сыйныф), II урын- Ахмадуллин Нияз (3 нче сыйныф), I урын- Садриев Гадел (4 нче сыйныф). 6-9 сыйныф кызлары арасында III урын Миңнуллина Исламия (6 нчы сыйныф), II урын- Хикматуллина Кадрия (7 нче сыйныф), I урын- Шәмсетдинова Камилә (7 нче сыйныф).6-9 сыйныф малайлары арасында III урын - Хәйретдинов Илмас(9 нчы сыйныф), II урын- Сәмигуллин Илназ ( 6 нчы сыйныф), I урын- Садриев Салават( 9 нчы сыйныф). Афәрин,укучылар!
-
Милләтләр кроссы -2017 җиңүчеләре 18.09.2017

-
Милләтләр кроссы- 2017 16.09.2017

Бүген мәктәптә Бөтенрәсәй йөгереш көне-"Милләтләр кроссы 2017" узды.Мәктәпнең барлык укучылары,укытучылары ,авыл советы белән берлектә әлеге чарада актив катнашты. Кросста катнашучылар 2 төркемгә бүленеп бәяләнде.
-
Татарстан варислары берлегенең туган көне 15.09.2017

Мәктәптә бу көнне Татарстан Варислары Берлегенең туган көненә багышланган тантаналы сбор булды. Сборда 5 нче сыйныф укучылары варислар сафына кабул ителде. Бу сафларга кабул ителгәнче, укучылар төрле сынауларны уңышлы үтеп, варис законнарын белүләрен күрсәтеп, үзләренең варис булырга лаек дип таныттылар. Значоклар таккач, аларга варис таныклыгы тапшырылды.
-
Мәдәни көндәлек аша- мәдәният дөньясына 15.09.2017

Бүген Республикабызның һәр мәктәбендә укучы башлангыч сыйныф укучылары кулларына "Укучының мәдәни көндәлеге" исемле гаять кызыклы һәм эчтәлекле китапчыклар алды. Укучыларны Татарстанның гасырлар дәвамында оешкан күпмилләтле мәдәнияте белән таныштыру максатыннан алып барылучы әлеге чара 2014 нче елдан бирле эшләп килә. "Укучының мәдәни көндәлеге" ярдәмендә балалар
-
Укытучыларыбыз конференциядә катнаша 13.09.2017

Укытучыларыбыз Хәмидуллина М.С., Сабирова Г.Х.,Вилданова Д.Р. Казан шәһәренең "Дуслык" спорт-сәламәтләндерү узәгендә узган IV фәнни-гамәли конференциядә катнаштылар.Вилданова Д.Р."Башлангыч сыйныфта сәләтле балалар белән эшләү" темасына чыгыш ясады.











