Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гафарова Равиля Рахимулловна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 89 учащихся / 89 укучы |
| У нас учат: | 14 учителей / 14 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << ( 111 ) 112 113 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
"Сөмбелә" бәйрәме 26.10.2017

Без бүген мәктәбебездә халкыбызның матур бәйрәмен "Сөмбелә бәйрәмен" үткәрдек. . Елның сихри фасылында- көз аенда татар халкы элек-электән шушы бәйрәмне уздырган. Ул - көзге бәйрәм, уңыш бәйрәме. Сөмбелә тамашасында уеннар үткәрелгән.Башлангыч сыйныф укучылары "Көзге тамаша"га сәяхәт кылдылар.Көзне чагылдырган төрле уеннар уйнадылар. "Көзге кояш", "Миләшкәй", "Гирлянда " командалары Сөмбеләгә үз программалары белән килгәннәр иде. 6 - 9 нчы сыйныф укучылары җиләк-җимеш һәм яшелчәгә багышланган мәкальләрне дәвам иттеләр, "Көзге букет" композициясен якладылар, "Көз патшабикәсе " номинациясендә үзләренең кием коллекциясен тәкъдим иттеләр. Әлеге чара матур үтте. Нәтиҗәләр түбәндәгечә: I нче урынны 9 нчы сыйныф яулады, II нче урында - 6 нчы сыйныф, III нче урында - 7 нче сыйныф. Котлыйбыз!
-
Парламент дәресе-2017 25.10.2017

Бүген сыйныф сәгатьләрендә "Парламент-2017" дәресләре үткәрелде. Укучыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирелде.
-
Интернет челтәрендә куркынычсызлык дәресе. 24.10.2017

Бүген бердәм интернет челтәрендә куркынычсызлык дәресе узды. Башлангыч сыйныф укытучылары Багавиева Э.Р., Вилданова Д.Р. интернеттан дөрес куллану кагыйдәләре серләренә төшендерделәр. Компьютер каршында дөрес утыру ,күпме вакыт сарыф ителүгә дә тукталдылар. Укучылар дәрестән бик күп мәгълүмат алдылар.
-
Психологик десант кунаклары 24.10.2017

Бүген безгә Кайбыч муниципаль районының ППҮ үзәге хезмәткәрләре килде. Психолог Скворцова Е.Н.,социаль педагог Калашникова А.Ф.1,5 сыйныф укучыларына яңа уку шартларына җайлашу мониторингы үткәрделәр. 9 нчы сыйныф укучылары белән "Уңышка ничек ирешергә" дигән исем астында консультация уздырылды.
-
Мәктәп китапханәсе белән танышу. 23.10.2017

Беренче сыйныф укучылары мәктәп китапханәсе белән таныштылар. Китапханәче Сабирова Г.Х. нәни дусларга китапханәдәге кагыйдәләр, китаплар урнашу тәртибен сөйләде, кулларына мавыктыргыч китаплар бирде. Балалар китапларга бик сөенделәр.Китапханә сукмагын тузан капламасын иде.
-
1 нче чирек буенча административ контроль эшләр. 23.10.2017

Бүгенге көннән мәктәбебездә 1 нче чирек буенча административ контроль эшләр башланып китте. 6,7 сыйныф укучылары рус теленнән, 8,9 сыйныфлар математика фәненнән директор контроль эшләре эшләделәр.
-
Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителүгә 25 ел. 20.10.2017

Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителгәнгә 25 е тулу уңаеннан тарих укытучысы Вилданова Л.Х. 8 нче сыйныф укучылары белән "Конституция -дәүләтнең төп законы"- дигән темага дәрес үткәрде. Дәрес ахырында мәктәп коридорындагы стендлар белән таныштырды,өйдә әзерләп килгән плакатларга нәтиҗә ясалды.
-
Ата-аналар игътибарына!!!
19.10.2017
Сорау бирү өчен түбәндәге адрес буенча керергә мөмкин:http://mon.tatarstan.ru/rus/roditeli.htm
-
7,8 сыйныф укучылары өчен диагностик тест
19.10.2017
Бүген Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан районыбызда 7,8 сыйныфларда математика,рус теле,физика,тарих,биология,җәмгыять белеме фәннәреннән диагностик тест уздырылды. Бу сынауны узуда безнең мәктәп укучылары да катнаша,аларга уңышлар телибез!
-
Интернет челтәрендә куркынычсызлык 18.10.2017

Интернетта күп утыру сөйләм үсешен тоткарлый, фантазияләрне саегайта. Кешедә(укучыларда ) аралашу сәләтен бетерә.Күп цикллы уеннар, мультфильмнар карау бәйлелек тудыра.Чир барлыкка килә. Шул максаттан, интернетның файдалы һәм тискәре якларын ачыклау дигән тема астында башлангыч сыйныфлар укытучысы Хәмидуллина М.С. тәрбия дәресе уздырды.











