Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Кушманы |
| Телефон: | +7(843)-703-26-01 |
| E-Mail: | ds.bel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района РТ» |
| Руководитель: | Кадырова Айгуль Салимулловна |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 34 воспитанников |
| У нас учат: | 3 воспитателя |
Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 51 52 53 ( 54 ) 55 56 57 58 59 60 >>
-
Математика шөгьле 07.12.2017

БҮГЕН МАТЕМАТИКА БЕЛЕМ БИРҮ ЭШЧӘНЛЕГЕНӘ ЙОМШАККАЙ КУНАККА КИЛДЕ. БАЛАЛАР ЭШЧӘНЛЕКТӘ АЗ ҺӘМ КҮП ТӨШЕНЧӘСЕ БЕЛӘН ТАНЫШТЫЛАР ҺӘМ ӘЙЛӘНӘ ТИРӘДӘН АЗ ҺӘМ КҮП ПРЕДМЕТЛАРНЫ ТАБЫП АЛГАН БЕЛЕМНӘРЕН НЫГЫТТЫЛАР. ПРЕДМЕТЛАРНЫ КУЮ ЮЛЫ БЕЛӘН ЧАГЫШТЫРЫРГА ОЗЫН-КЫСКА, ОЗЫНРАК-КЫСКАРАК ТӨШЕНЧӘЛӘРЕН КУЛЛАНУНЫ НЫГЫТТЫЛАР.
-
Саф һавада күңелле. 02.12.2017

Зурлар төркеме балалары саф һавага чыгабыз. Алар күмәк уеннар уйныйлар, һава торышын күзәтәләр. Аларның анда сәламәтлекләре ныгый, организмнары чыныга. Балалар саф һавадан кергәндәбик шат, рухи күтәренкелек б/н керәләр.
-
Әниләр бәйрәме 27.11.2017

Кадерле әниләр! Сезне бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Сезгә озын гомер, бәхет,сәламәтлек телибез. Тормышларыгыз матур, йөзләрегез көләч булсын, сәламәтлек һәрдаим юлдашыгыз булсын!
Иң кадерле энилэрне
Кадерлибез, зурлыйбыз,
Чын кунелдэн һэммэгезне
Бэйрэм белэн котлыйбыз.
Һәркемгә дә газиз әни,
Әни сүзе – изге сүз.
Күпме наз һәм нур сибелә
Бу гади сүз үлемсез.
“Тиенкәй “балалар бакчасында Әниләр бәйрәме булып узды. Беренчеләрдән булып кечкенәләр әниләрен концерт куеп котладылар. Бәйрәм балалр чыгышы һәм әниләр белән оештырылган викторина-уеннар белән үрелеп барды. Ахырдан һәр бала үз куллары белән ясаган бүләкләрен тапшырып әниләрен куандырдылар. Әни – гаиләдә иң якын, иң газиз кеше. Ул яшәргә дәрт, тормышка илһам өсти. Бәйрәм белән,сезне, кадерле әниләребез!
-
Кадерле әниләр! 22.11.2017

Сезне якынлашып килүче
Әниләр бәйрәме белән тәбрик итәбез.
Сез-безнең яклаучыбыз, саклаучыбыз,
барыр юлыбызны яктыртып торучы
мәңге сүрелмәс кояшыбыз.
Сез булган җирдә ризык бар,
җылы бар.
Бердәнбер иң кадерле, иң хөрмәтле,
иң якын кешеләребез - әниләр!
Бәйрәм шатлыгын уртак итәр өчен Сезне 25 ноябрь көнне
балалар бакчасында 11.00 сәгатьтә
көтеп калабыз.
“Тиенкәй” балалар бакчасы коллективы:
-
Су белән тәҗрибәләр ясыйбыз. 21.11.2017

Суны төрле савытларга салып карау, су үтә күренмәле һәм савытның формасын ала. Суны икенче савытка агызып карап аның тавышын тыңлау.
Кешеләр үсемлекләр, хайваннар сусыз яши алалармы? Су булмаса ни була? (җаваплар тыңлау).
Әйе, су безгә яшәеш, сәламәтлек бирә, арыганны бетерә, суны сакларга кирәк. Чишмәләрне, елгаларны пычратырга ярамый , чөнки ул су безнең өйләргә килә.
-
Машиналарга юл. 16.11.2017

Машиналарга юл.
Бүген зурлар төркеменең (Халикова С.Г.) рәсем белем бирү эшчәнлегенә, балалар янына кунакка бик күп төрле машиналар кунакка килделәр. Алар балаларга юлда ничек йорергә кирәклекне күрсәттеләр. Ахырдан балалар машиналарга ияреп, руль тотып үзләре дә зур, озын юлдан йөреп күрсәттеләр. Бу белем бирү эшчәнлеге балаларда кызыксынучанлык уятты, алар үзләренә бик күп мәгьлүмат алдылар.
-
"Кунак чакыру" 14.11.2017

Сюжетлы-рольле уен "Кунак чакыру"Безнең "Тиенкәй"балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбиясе даими алып барыла.Әгәр бала тәрбияне уен аша алса,ул-тәрбия ныклы була. Ә менә зурлар төркеме балалары яратып уйный торган уеннарының берсе,"Кунак чакыру".Бу уен барышында балалар кунакны каршы алырга,табын янында матур утыру кагыйдәләренә өйрәнәләр. (Тәрбияче:Салахова И.Г.)
-
"Математика иленә" 08.11.2017

Зурлар төркеме әйтелгән табышмакка җавап табып геометрик фигуралар төзеделәр.Ел фасылларын өйрәнүне дәвам итәләр,бияләйләрне парлап ничә балага җитәсен санап,серле рәсемнәр арасыннан эйтелгән санны эзләп таптылар һәм янәшә торган саннарны чагыштырырга өйрәнделәр.
-
Сөмбелә бәйраме 02.11.2017

Сөмбелә бәйрәме
Бүген безнең бакчада көз бәйрәме булып узды. Балаларны сөендереп, бәйрәмгә Сөмбелә үзе килеп, көз турында табышмаклар, төрле-төрле уеннар, конкурслар алып килде. Балалар Көз кызына өйрәнгән шигырьләрен сөйләп, җырларын җырлап, биюләрен биеп күрсәттеләр. Бәйрәм бик күңелле узды!
-
Урамда салкын түгел -күңелле. 30.10.2017

Көз аеның икенче ае гына булса да көннәр салкынаеп, градусниклар минус тамгасын күрсәтә, Ләкин бакчабызга салкыннан куркучы балалар йөрми! Тәрбиячеләр белән берлектә һәр төркемнең , саф һавада физкультура эшчәнлекләре үткәрелә. төрле уеннар уйнала, ирекле уеннанрга да вакыт кала. Балаларның йөзләре алсуланып, күңелләре шатланып керә .









