Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Кушманы |
| Телефон: | +7(843)-703-26-01 |
| E-Mail: | ds.bel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района РТ» |
| Руководитель: | Кадырова Айгуль Салимулловна |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 34 воспитанников |
| У нас учат: | 3 воспитателя |
Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 51 52 ( 53 ) 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
Китапханәгә кунакка килдек 02.02.2018

Тиенкәй “ балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр , тәрбияче апалары белән китапханәгә бардык. Китапханәче Гөлия апалары белән “Китап – белем чишмәсе” дигән темага әңгәмә үткәрде ,яңа китаплар белән таныштырды ,”Табышмак әйтәм – уйлап тап” уенын да оештырып алды. Соңыннан балаларга Гөлия апалары чәй , коймак белән сыйлады “Тылсымлы сәхифәләр” китабыннан әкиятләр укыды..Балаларга биредә бик ошады .
-
Күңелле математика 26.01.2018

Күңелле математика Зурлар төркеме балалары математика шөгылен көтеп алалар һәм теләп катнашалар. Бүгенге шөгыльдә алар геометрик фигураларны ике рәткә тезделәр.Озынлыклары буенча фигураларны чагыштырып ,"озын, кыскарак, иң кыскасы"сүзләрен дөрес итеп кулланырга өйрәнделәр.
-
Әбиемнең серле сандыгы 20.01.2018

Әбиемнең серле сандыгы
Балаларны халкыбызның милли киемнәре:түбәтәй һәм калфак белән таныштыру,аларның бизәкләренә соклану хисе тәрбияләү Әбинең серле сандыгында сакланган түбәтәй һәм калфакны балалар бик кызыгып
күзәттеләр.
-
Зурлар төркемендә рәсем шөгьле 16.01.2018

Буген зурлар төркеме балалары рәсем шөгылендә кышкы уеннар турында сөйләштеләр. Алар үзләре яраткан кышкы уенны чагылдырып "Кышкы уеннар" дигән сюжетлы рәсем ясадылар. Башта алар кечкенә әңгәмә кордылар,ә аннан тау, кеше рәсемен ясау тәртибе белән таныштылар. Шөгыльнең практик өлешендә алар үзләрен сурәртәп рәсемне ясап та куйдылар.
-
Без суыктан курыкмыйбыз 11.01.2018

Бүген зурлар төркеме балалары (тәрбиячеләре Салахова И.Г. б/н) саф һавага чыккач, башта кышкы табигатьне күзәттеләр. Аннан балалар рәхәтләнеп үзебез ясаган таудан шуып уйнадылар. Һәр баланың да урамнан кергәндә битләре алсуланып, йөзләренә канәгатьлек хисе чыккан иде.
-
Уважаемые родители! 28.12.2017

Для переоформления права на получение дополнительной компенсации Вы можете подать заявление на Портале государственных и муниципальных услуг Республики Татарстан (uslugi.tatarstan.ru), либо обратиться в отделение Республиканского центра материальной помощи по месту жительства в течение месяца, следующего за месяцем окончания предоставления дополнительной компенсации.
В случае, если Вы обратитесь за переоформлением позже указанного месяца, дополнительная компенсация будет назначена Вам с месяца обращения.
При обращении необходимо предоставить:
- документ, удостоверяющий личность;
- документы о доходах всех членов семьи за шесть месяцев, предшествующих месяцу обращения.
Дополнительная компенсация переоформляется, если величина дохода на одного члена в семье заявителя не превышает 20 тысяч рублей.
-
Яңа ел белан дуслар! 26.12.2017

Бүген бакчабызда көтеп алган матур бәйрәмебез-"Яңа ел" бәйрәме булып узды. Балалар чын күңелдән күңел ачтылар: җырладылар, биеделәр. Кыш бабай һәм кар кызын каршы алдылар. Аларга үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр.
Яңа өмет белән яңа еллар килэ.
Ачылсыннар ябык капкалар.
Бар кешелек өчен теләк телик.
Кушылсыннар безгә башкалар.
Күз яшьләре онытылып торсын
Артта калсын кайгы-борчулар.
Элеккечә утлар Янып торсын,
Балкып торсын шулай чыршылар
Бәйрәм булгач бәйрәм инде. Бер беребезгә изге теләкләр, ихлас күңелебездән чыккан кайнар котлаулар җиткерү үзе матур гадәт. Ә без исә сезне иң беренчеләрдән булып тәбрикли алуыбызга шатбыз.
-
Кошларга ярдәм итик. 25.12.2017

Кошларга ярдәм итик
Алтын көзләр узып китте,
Ап-ак кыш килеп җитте.
Ап-ак кар яуды җиргә,
Җир акка чумды инде.
Әнә агачта бер песнәк,
Җим эзләп йөри икән.
Ары карый, бире карый
Бер дә табалмый микән?!
Мин озак карап тормыйчан
Тотындым үз эшемә.
Җимлек ясадым кошчыкка,
Элдем куак түшенә.
Песнәгем бик тә шатланды,
Минем эшемне күреп.
Рәхмәт әйтеп, баш селекте
Яныма очып килеп.
(Тәрбияче Салахова И.Г.)
-
Зур һәм кечкенә коймаклар"1 18.12.2017

Балалар бүген әвәләү шөгылендә, (Тәрбиячеләре Халикова С.Г б/н) Әминә- курчакка зур һәм кечкенә коймаклар әвәләделәр. Алар зур пластилин кисәгеннән, зур һәм кечкенә кисәкләр чеметеп алырга өйрәнделәр, түгәрәк хәрәкәтләр белән кисәкләрне әвәләп шарны уч төпләрендә изеп коймаклар ясадылар. Балалар үзләренә куелган максатка ирештеләр.
-
Ябыштыру шөгылендә. 11.12.2017

Икенче кечкенәләр төркеме балалары ябыштыру шөгылендә (тәрбиячеләре Асадуллина Д.Р.) уенчык образларын(пирамида) чагылдырырга өйрәнделәр. Детальләрне зурлыклары буенча дөрес урнаштыруга ирештеләр. Җилемне пумалага кирәк кадәр генә алып әзер түгәрәкләрне дөрес итеп ябыштырдылар. Балалар үзләренең эшләреннән бик канәгать калдылар.









