Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Чутеевская средняя общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Чүти урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422338, с. Чутеево, ул. Гисматуллина, д. 35 |
| Телефон: | 8(843)70-33-6-22 |
| E-Mail: | Schut.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Чутеевская СОШ" |
| Руководитель: | Хуснутдинов Раис Гаряфтинович |
| Год основания учреждения: | 1907 |
| У нас учатся: | 82 ученика /82 укучы, в филиале-12 учеников / филиалда -12 укучы |
| У нас учат: | 19 учителей/ 19 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Чутеевская средняя общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Чүти урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 ( 66 ) 67 68 69 70 >>
-
6 ноябрь – Татарстан Республикасы Конституциясе көне 06.11.2017

Татарстан Республикасы Конституциясен кабул итү көне 1992 елдан башлап билгеләп үтелә. Бу бәйрәм республика Төп Законының аерым әһәмиятен, дәүләтнең һәм җәмгыятьнең законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгытуга омтылышын гәүдәләндерә. Һәр бәйсез дәүләтнең үз Конституциясе була. Конституция — төп закон ул. Анда дәүләтнең иҗтимагый, икътисади корылыш нигезләре, гражданнарның хокуклары һәм бурычлары билгеләнгән. Татарстан Республикасы Конституциясе 1992 нче елның 6 нчы ноябрендә кабул ителгән. Конституциядә әйтелгәнчә, Татарстан — демократик дәүләт. Анда барлык хакимият халык кулында. Җир, су, урман һәм башка табигать байлыклары, дәүләт бюджеты акчалары, дәүләт банклары активлары, мәдәни һәм тарихи хәзинәләр — бөтенесе халык байлыгы.
-
4 ноябрь- Халыклар бердәмлеге көне. 04.11.2017
4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. “Бердәмлек“ төшенчәсе туплану, берләшү мәгънәсенә ия. Халкыбызга элек-электән хас сыйфат бу. Нәкъ менә бердәмлек, татулык күп кенә авырлыкларны җиңеп чыгарга, дошманнарга каршы торырга ярдәм иткән, илебезнең тынычлыгына, мөстәкыйльлегенә китергән. Халыклар бердәмлеге көне тирән рухи мәгънәгә ия. Ул безне бердәм булырга, ата-бабаларыбызның каһарманлыгын хөрмәт итәргә өйрәтә. -
День открытия осеннего лагеря. 30.10.2017

30 ноября- день открытия лагеря "Проект новой школы". В этот день мы провели диспут "Какой должна быть современная школа?", групповые консультации по русскому языку, спортивный час, индивидуальные консультации по физике, биологии, химии. Все остались довольны от проведенных мероприятий.
-
"Интернетта куркынычсызлык" дәресе. 26.10.2017

Бүген мәктәптә интернет куркынычсызлыгы буенча дәрес үтте. Әлеге дәресне 10 нчы сыйныф укучылары белән Козлов Сергей В. үткәрде. Безнең мәктәптә барлык укучылар да Интернет челтәреннән актив файдаланалар. Шуңа күрә укучылар белән "Интернетта куркынычсызлык" дәресе бик зур кызыксыну белән үтте. Укучылар интернет аша үтеп кергән куркынычның ничек таралуы, әлеге куркынычка каршы көрәшү ысуллары белән таныштылар.
-
Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы (ТАССР) оешканга 100 ел. 24.10.2017

Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы (ТАССР) оешканга 100 ел тулу уңаеннан бүген башлангыч сыйныф укучылары мультфильм карадылар.Татарстан республикасы районнарының Герблары белән якыннан таныштылар.
-
Татарстан Республикасы Конституциясенә 25 ел. 23.10.2017

Татарстан Республикасы Конституциясенең 25 еллыгына карата тарих-җәмгыять белеме укытучысы Бухарова Л.Г. парламент дәресе үткәрде. Ул мәктәп укучыларына гади һәм аңлаешлы формада республика канун чыгару хөкүмәт органының роле һәм эшчәнлеге, кеше хокукы һәм бурычлары, сәяси-җәмгыять тормышында катнашу алымнары, кануннарның безнең тормышта тоткан роле турында сөйләде.
-
Республиканский родительский форум. 23.10.2017

Министерство образования и науки Республики Татарстан информирует о том, что в рамках подготовки к Республиканскому родительскому форуму «Крепкая семья – основа социализации учащихся: проблемы и тенденции» , которая состоится 28.10.2017г., министерством создана опросная форма, где каждый желающий может задать вопрос в рамках форума.
Адрес опросной формы: http://mon.tatarstan.ru/rus/roditeli.htm
Вместе с тем, по адресу http://mon.tatarstan.ru/rus/respublikanskiy-roditelskiyforum.htm размещена программа форума.
-
Татарстан Конституциясенә 25 ел. 21.10.2017

Татарстанда бу көннәрдә республиканың сәяси тормышында иң әһәмиятле вакыйгаларның берсе – Татарстан Конституциясе кабул ителүгә 25 ел. 1992 елның 6 ноябрендә Татарстанның Югары Советы депутатлары бертавыштан республика Конституциясен кабул итте. Бу бәйрәм уңаеннан мәктәбебездә “Татарстанның символларын беләсеңме?” дигән темага сыйныф сәгатьләре, рәсем бәйгеләре, дәресләр үтә.
-
Родительское собрание 20.10.2017

С учетом положений Федерального закона "Об образовании в Российской Федерации" в МБОУ "Чутеевская СОШ" проведено общешкольное родительское собрание с разъяснением Положений Федерального закона "Об образовании". Получено заявлений от родителей о согласии на добровольное изучение родного языка и литературы (татарского языка и литературы) на все 143 учащихся школы.
-
Чишмәләрне чистартырга чыктык. 17.10.2017

Без, мәктәп укучылары, авылыбызда булган барлык чишмәләрне чистартырга, төзекләндерергә чыктык. Тирә юньнәрен чүптән арындырдык, яңа улаклар куйдык.





