Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Чутеевская средняя общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Чүти урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422338, с. Чутеево, ул. Гисматуллина, д. 35 |
| Телефон: | 8(843)70-33-6-22 |
| E-Mail: | Schut.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Чутеевская СОШ" |
| Руководитель: | Хуснутдинов Раис Гаряфтинович |
| Год основания учреждения: | 1907 |
| У нас учатся: | 82 ученика /82 укучы, в филиале-12 учеников / филиалда -12 укучы |
| У нас учат: | 19 учителей/ 19 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Чутеевская средняя общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Чүти урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 61 62 ( 63 ) 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
"Мәрхәмәтлелек атналыгы"на старт бирелде. 12.03.2018

Бүген мәктәптә “Мәрхәмәтлелек атналыгы”на старт бирелде. Беренче көн “Без бергә”# “Мы вместе”темасы астында cыйныф сәгатьләре үтте.
-
"ГТО- бөтен гаилә белән". 08.03.2018

Мәктәптә “ГТО –бөтен гаилә белән” спорт бәйрәме үтте. Балалар әти-әниләре белән бергә озынлыкка сикерү, чаңгы шуу, пневматик мылтыктан ату, физик әзерлек буенча ГТО нормаларын тапшырдылар. 10 мартта “ГТО – бөтен гаилә белән” район үзәгендә үтәчәк. Әти-әниләргә һәм укучыларга уңышлар телибез.
-
"Без бергә" фестивале. 05.03.2018

Бүген мәктәптә “Без бергә” халык иҗаты республика фестиваль-конкурсының мәктәп этабы үтте. Фестивальда укучылар, әти-әниләр милли киемнәрдән иделәр. Катнашучылар дүрт номинациядә көч сынашты. Укучыларга мәктәп директоры Лариса Георгиевна уңышлар теләде.
-
Туган тел атналыгы. 27.02.2018

Быел да Туган тел атналыгы аерым план нигезендә үтте. Туган тел атналыгы кысаларында мәктәбебездә бик күп чаралар үткәрелде. Атналыкта иң актив катнашкан сыйныф укучылары рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
-
Живая классика - 2018. 26.02.2018

С целью повышения интереса к чтению детей и подростков, формирования сообщества читающих детей, расшерения читательского кругозора детей, поиска и поддержки талантливых детей 26 февраля 2018 года был проведен школьный этап всероссийского конкурса юных чтецов "Живая классика". В конкурсе принимали участие учащиеся 4-10 классов. Победителями школьного тура стали Султанова К.,Закирова А., Мухина А.
-
"Аҗаган" уены. 24.02.2018

Бүген мәктәптә «Аҗаган» уены булып узды. Физкультура укытучысы Козлов Сергей Васильевич бик күп төрле ярыш уеннары уздырды. Уеннар бик кызыклы иде. Хәтта окоп казып, аның эченә кереп ятып, «дошманга» ут ачтылар. Граната ыргыту, яралыны коткару, чабу дисеңме, укучылар бик тырыштылар. Ә иң күңеллесе-байрак эзләү иде. Укучыларыбыз уеннан канәгать булдылар.
-
Әлифба бәйрәме. 19.02.2018

17 нче февраль мәктәптә Әлифба бәйрәме үтте. Мәктәп директоры Лариса Георгий кызы укучыларны мәктәп дигән белем йортындагы беренче җиңүләре – Әлифбаны өйрәнүне тәмамлаулары белән чын күңелдән котлады. Хәрефләр белән танышу, алардан иҗекләр, сүзләр төзү җиңел булмады. Әмма сез тырышып белем алдыгыз: укырга, язарга өйрәндегез. Әлифба сезне дус, тату булырга, укучылар өчен кагыйдәләрне үтәргә өйрәтте.
-
"Татарстан чаңгы юлы 2018". 12.02.2018

Мәктәптә "Татарстан чаңгы юлы 2018"гә багышланган чаңгы ярышлары уздырылды. Бәйгегә Чүти авыл җирлегеннән дә чаңгычылар килгән иде. Җиңүчеләр грамоталар белән бүләкләнде. Ярышта катнашучылар коймак белән чәй эчтеләр.
-
"Сталинградның 200 төне һәм көне". 07.02.2018

Мәктәптә Сталинград сугышының 75 еллыгына багышланган, “Сталинградның 200 төне һәм көне” исемле сыйныф сәгатьләре үтте. ЮНАРМИЯ отряды членнары Бөек Ватан сугышы, бу сугышта илебез халкының күрсәткән батырлыгы һәм сугыш елъязмасының иң куркыныч бер өлеше булган Сталинград сугышы турында тетрәндергеч итеп сөйләде. Сөйләнелгән вакыйгаларга бер укучы да битараф калмады, үз кичерешләрен башкалар белән уртаклаштылар.
-
Олыларга ярдәм итү саваплы эш. 05.02.2018

Чүти урта мәктәбендә тимурчылык эше һәрдаим алып барыла. Шушы көннәрдә 8 нче сыйныф укучылары Илһамия апаның хәлен белеп, ишек алдын кардан арындырдылар. Ул укучыларга рәхмәт әйтеп озатып калды.





