Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Чутеевская средняя общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Чүти урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422338, с. Чутеево, ул. Гисматуллина, д. 35 |
| Телефон: | 8(843)70-33-6-22 |
| E-Mail: | Schut.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Чутеевская СОШ" |
| Руководитель: | Хуснутдинов Раис Гаряфтинович |
| Год основания учреждения: | 1907 |
| У нас учатся: | 82 ученика /82 укучы, в филиале-12 учеников / филиалда -12 укучы |
| У нас учат: | 19 учителей/ 19 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Чутеевская средняя общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Чүти урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 61 62 63 ( 64 ) 65 66 67 68 69 70 >>
-
"Ачык ишекләр" көне. 29.01.2018

Бүген 6 нчы сыйныфта "Ачык ишекләр" көне үтте. Әти-әниләр татар теленнән ачык дәрес карадылар. Соңыннан "Ачык ишекләр" көненә йомгак ясалды, әти-әниләр үзләренең тәэсирләре белән уртаклашып, теләкләрен җиткерделәр.
-
Мәктәптә "Ачык ишекләр" көне. 26.01.2018

Мәктәптә 5 нче сыйныфларның әти-әниләре өчен "Ачык ишекләр көне" үтте. Бу көнне Зөлфирә Хайрулла кызы рус теленнән, ә Любовь Тимофеевна математикадан ачык дәрес күрсәтте. Соңыннан сыйныф җитәкчесе җыелыш үткәреп, әти-әниләр өчен һәрвакыт ишекләрнең ачык булуына басым ясады.
-
ТИН укытучылары көч сынаштылар. 21.01.2018

Кайбыч районының Чүти, Хуҗа Хәсән, Мәлки, Иске Тәрбит мәктәбенең тормыш иминлеге нигезләре укытучылары арасында бәйге үтте. Бәйгедә Чүти урта мәктәбеннән Козлов Сергей Василий улы катнашты. Ул беренче урынны алды. Сергей Василий улына уңышлар телибез.
-
Республиканское родительское интернет-собрание. 17.01.2018

19 января 2018 года с 12.00 по 13.00 состоится Республиканское родительское интернет- собрание на тему "Виртуальная жизнь ребёнка: интернет друг или враг". Онлайн - трансляция на сайте КИУ.РФ. Вопросы можно задать по адресу: roditelirt@mail.ru
-
Район чыршысына тавыш бир! 12.01.2018

Районнар арасында уздырыла торган "Иң матур чыршы" бәйгесенә тавыш бирү дәвам итә. Без дә бу акциягә бик теләп кушылдык.
Иң матур чыршы- безнең районда.
-
Имтиханнарга әзерлек 08.01.2018

Дәүләт имтиханнарына әле ерак булса да, аңа әзерлек бер генә көнгә дә тынып тормый. Каникул көннәрендә 9 һәм 11 нче сыйныф укучылары рус теле белән математикадан сынау тотып карады. Аның нәтиҗәләре укучыларга алга таба нәрсәләр өстендә ныграк эшләргә кирәклеген ачыкларга ярдәм итә.
-
Яңа ел бәйрәмнәре гөрләп үтте. 01.01.2018

Безнең мәктәбебездә дә укучылар өчен Яңа ел бәйрәмнәре гөрләп үтте. Бәйрәмне 25 декабрь көнне башлангыч сыйныф укучылары башлап җибәрделәр. Шулай ук чыршы тирәсендә җыр җырлап әйләнделәр, дәртле биюләр, күңелле җырлар җырлап, уйнап Кыш бабай белән Кар кызын каршы алдылар. Алар да бүләксез килмәгән, укучыларны котладылар, күчтәнәчләр өләштеләр. Бәйрәмебез шулай бик күңелле узды.
-
Хуш киләсең, яңа 2018 нче ел! 25.12.2017

Менә инде Әтәч елының да санаулы гына көннәре калып бара. Тиздән Эт елы киләчәк. Без бу елга зур өметләр баглыйбыз. Мәктәбебез укучыларының сау-сәламәт булуларын, укуда һәм төрле ярышларда сынатмауларын теләп калабыз.
-
Кардан сыннар. 18.12.2017

Чүти урта мәктәбе ишегалды җәен шау чәчәктә утырса, кышын анда боздан эшләнгән берсеннән-берсе матур сыннар пәйда була. Мондый сыннарны ел саен эшлибез. Алар мәктәпкә керү юлын бизәп тора. Кардан сыннарны ясарга әти-әниләр булышты. Биек тау, төрле әкият геройлары ясап мәйданчыкны бизәргә ярдәм иткәннәре өчен аларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
Интернет-собрание. 14.12.2017

15 декабря в 12 часов состоится Республиканское интернет-собрание на тему «Поборы и пожертвования - что общего и в чем разница?». Онлайн – трансляция на сайте киу.рф.





