Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Чутеевская средняя общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Чүти урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422338, с. Чутеево, ул. Гисматуллина, д. 35 |
| Телефон: | 8(843)70-33-6-22 |
| E-Mail: | Schut.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Чутеевская СОШ" |
| Руководитель: | Хуснутдинов Раис Гаряфтинович |
| Год основания учреждения: | 1907 |
| У нас учатся: | 82 ученика /82 укучы, в филиале-12 учеников / филиалда -12 укучы |
| У нас учат: | 19 учителей/ 19 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Чутеевская средняя общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Чүти урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 61 62 63 64 ( 65 ) 66 67 68 69 70 >>
-
Яңа елга әзерлек. 12.12.2017

Мәктәптә Яңа елга әзерлек бара. Бүген укучылар мәктәп алдына кардан сыннар ясый башладылар. Тәнәфесләрдә Яңа ел җырларын өйрәнәләр. Бал-маскарадка чыгышлар әзерлиләр.
-
Ватан Геройлары көне 10.12.2017

2007 елдан Россия Президенты Указы нигезендә, 9 нче декабрь Ватан Геройлары көне буларак билгеләп үтелә. Бу - Советлар Союзы Геройларын, Россия Федерациясе Геройларын, Дан һәм Изге Георгий орденнары кавалерларын хөрмәтләү, мәрхүмнәрен искә алу көне. Безнең Чүти урта мәктәбендә дә бу истәлекте дата зу әзерлек белән билгеләп үтелде. Башлангыч сыйныф укучылары тарафыннан “Алар мәңге хәтердә” дигән темага музыкаль композиция үткәрелсә, ә урта звено укучылары һәм Юнармия сафларында торучы егеләребез һәм кызларыбыз обелискка чәчәкләр куйдылар һәм “Батырларга дан” дигән тема астында газета чыгардылар. Бу истәлекле көннең яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүдә, Ватан өчен гомерләрен дә кызганмыйча, сугыш кырында ятып калучы ватандашларыбызны искә алуда әһәмияте бик зур.
-
Фәнил Әхмәтҗанов Приморье өлкәсенең Уссурийск шәһәрендә коры җир гаскәрләрендә хезмәт иткән 05.12.2017

Фәнил Әхмәтҗанов Приморье өлкәсенең Уссурийск шәһәрендә коры җир гаскәрләрендә хезмәт иткән
Фәнил армиядән Кайбычны, туган авылы Чүтине, туганнарын сагынып кайта. Ул Олы Кайбыч авылыннан Наил Гарәфетдинов, Федоровскойдан Илнур Шәмсиев белән бергә хезмәт итә. Армиядәге дуслык озак еллар дәвам итә . Армиягә киткәнче Апастагы аграр көллияттә тракторчы -машинист, механик һөнәрләрен үзләштерә. Техник белем алуым хәрби хезмәттә нык ярдәм итә. Фәнил “МТ-ЛБ” да механик-йөртүче булып хезмәт итә. Армиядәге һәр көнен күңел түреннән үткәрә:
– Ә иң истә калганы, Индия солдатлары белән бергәләп “Индра” дип аталган Россия –Индия халыкара хәрби өйрәнүләрдә катнашу булды. Әлеге өйрәнүләр вакытында үз вазыйфаларымны төгәл үтәгән өчен Индия генералы бүләк тә тапшырды. Анда ике яктан барлыгы 700 гә якын солдат катнашты,- дип төгәлләде Фәнил очрашуга килгәч.
-
Семинар педагогов-организаторов 30.11.2017

На базе МБОУ «Чутеевская средняя общеобразовательная школа» прошел семинар для педагогов-организаторов на тему: «Роль педагога –организатора в воспитании подрастающего поколения». В ходе семинара вниманию участников был представлен торжественный сбор,посвященный принятию пятиклассников в ряды Наследников Татарстана, подготовленный педагогом-организатором Чинакиной Л.А. Участвовали все отряды дружины и активисты Союза Наследников Татарстана. Ученица 10 класса Шарафутдинова Э.Р. провела экскурсию по школьному музею. Семинар прошел в интересной, плодотворной и дружеской атмосфере. Общие итоги были подведены за круглым столом в присутствии куратора по детскому движению Кайбицкого муниципального района Зиннатуллиной Лилии Мустакимовны.
-
I место в районном соревновании по автомодельному спорту. 28.11.2017

24 ноября команда МБОУ "Чутеевская СОШ" участвовала в районном лично-командном соревновании по автомодельному спорту и заняла 1 место в номинации "Точность попадания автомодели в ворота".
-
Әниләр көне. 24.11.2017

1998 елда безнең илдә Әниләр көне бәйрәменә нигез салынды. Ноябрь аеның һәр соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә торган бәйрәм әниләрне котлауга багышланган. Бу атнада Чүти урта мәктәбендә әниләр көненә багышланган класс сәгатьләре, чаралар үткәрелә. Балалар әниләренә төрле чыгышлар һәм кулдан ясалган әйберләр бүләк итәләр. 23 ноябрь көнне укучылар Зур Тәрбит мәдәният йортында чыгыш ясадылар. Алар шигырьләр укыдылар, җырлар башкардылар, биеделәр, әкияти тамашалар күрсәттеләр, бәйрәмгә килгән әниләргә бүләкләр тапшырдылар. Бәйрәм азагында мәктәп директоры Бухарова Лариса Георгий кызы чыгыш ясады. Ул бу датаның мөһимлеген билгеләп үтте һәм әниләрне кабат бәйрәм белән котлады.
-
Түгәрәк эше җанлана. 18.11.2017

Быелгы уку елында мәктәбебездә бию һәм төрле музыка коралларында өйрәнергә теләүче балалар өчен түгәрәкләр эшли башлады. Аларны Казан шәһәреннән килгән Рамил Ринат улы һәм Айгиз Мәсгуть улы җитәкли. Безнең укучылар өчен бу зур яңалык һәм шатлык булды. Алар бу түгәрәкләргә бик теләп, омтылыш белән йөриләр. Район музыка мәктәбенә уен кораллары белән тәэмин иткән өчен рәхмәтебез чиксез. Алга таба аларның бу тырышлыклары укучылар чыгышларында чагылыш табарлар дип уйлыйбыз.
-
Республиканское родительское интернет-собрание. 16.11.2017

Республиканское родительское интернет-собрание.
Тема собрания – «Как учить, а не мучить?» ... Ноябрь, 2017 (17.11.2017). О ресурсах семьи в адаптации ребенка к школе и мотивацииего к обучению/
-
Мәктәптә “Россия мәктәп укучылары хәрәкәте“ (“РДШ“) балалар һәм яшүсмерләр оешмасы эшли башлады. 10.11.2017

Мәктәптә “Россия мәктәп укучылары хәрәкәте“ (“РДШ“) балалар һәм яшүсмерләр оешмасы эшли башлады. “РДШ“ сафларына мәктәпнең 20 активисты кабул ителде. Балаларга үзенчәлекле билгеләр өләшенде. Укучылар ант бирде, алар анда олыларны ихтирам итәргә, намуслы һәм гадел, игелекле һәм җаваплы булырга вәгъдә бирделәр.
-
"Дус сыйныф серләре". 09.11.2017

Мәктәптә "Дус сыйныф серләре" дигән ата-аналар комитетлары республика бәйгесенең мәктәп этабы узды. Бәйгедә 4 мәктәп командасы катнашты. Ата – аналар һәм балалар бер команда булып чыгыш ясады. Серебрякова Любовь Тимофеевна җитәкчелегендәге 5 сыйныф ата-аналары I урынны яулады һәм район бәйгесендә чыгыш ясау хокукын алды. Котлыйбыз!!! Уңышлар телибез!!!





