Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аксунская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Аксу урта гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422415, РТ, Буинский район, с. Аксу, ул. Школьная, д. 37А |
| Телефон: | +7(843)-745-07-38 |
| E-Mail: | aksu3@rambler.ru, Sax.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Аксунская СОШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Хайруллин Талгат Давлятович |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 34 учащихся и 9 воспитанников |
| У нас учат: | 14 учителей и 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аксунская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Аксу урта гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 186 187 188 189 ( 190 ) >>
-
Яшел Үзәндә семинар 19.09.2017

18 сентябрь көнне Яшел Үзән шәһәренең 10нчы гимназиясендә республикакүләм семинарда Мәскәү һәм Казан шәһәре белгечләре бердәм дәүләт аттестациясендә булачак үзгәрешләр белән таныштырдылар . Бу семинарда мәктәбебезнең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы да катнашты .
-
Укучыларны ашатуны оештыру 15.09.2017

-
“Экстремизмга юл юк! “ 14.09.2017

Сентябрь аенда һәр елны “Экстремизмга юл юк!” дигән тема астында айлык игълан ителә. Быелгы уку елында да айлык дәвам итә. Махсус күрсәтмәләр нигезендә эш планы төзелде, классларга эшләр бүлеп бирелде. Район күләмендә рәсемнәр, иншалар бәйгеләре игълан ителде . Һәр укучыны шул бәйгеләрдә актив катнашырга чакырабыз.
-
Айсылу 14.09.2017

7 нче сентябрь көнне авылыбыз мәдәният сараенда “Айсылу” дигән татарча кинофильм күрсәттеләр. Барлык укучылар һәм укытучылар коллективы шул кинога культпоход оештырдык. Кино җырчы булырга теләүче бер татар кызының язмышы турында. Фильм барыбызга да ошады.
-
Авырырга ярамый... 14.09.2017

Татарстаныбызда гриппка каршы прививка ясау бара. Безнең мәктәп укучыларына да авылыбыз фельдшеры укол ясады. Укучылар барысы да диярлек, ата-аналарының рөхсәте нигезендә, прививка ясаттылар. Кыш буе авырмыйча укырга язсын.
-
Физзарядкага бас! 14.09.2017

Мәктәбебездә һәр көнне иртәбез шундый чакыру астында физзарядка ясау белән башланып китә.
-
Куркынычсызлык дәресе 05.09.2017

5 нче сентябрьдә мәктәбебездә зур мероприятие булды: бик күп кунаклар килде. Ләкин алар гади кешеләр генә түгел иде. Кунаклар МЧС, янгын куркынычсызлыгы оешмасы, полиция бүлеге вәкилләре иде. Алар безгә балалар куркынычсызлыгын саклау турында лекцияләр укыдылар, янгынны булдырмас өчен нәрсәләр эшләргә кирәклеген искәрттеләр; кеше бәлагә тарыганда, аңа беренче ярдәм күрсәтү ысулларын күрсәттеләр. Шулай ук велосипедта йөргәндә нинди юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә тиешлекне аңлаттылар; юл йөрү кагыйдәләрен бозганда нинди җаваплылыкка тартылуыбыз турында да искәрттеләр. Балаларның куркынычсызлыгын саклауга багышланган чаралар ай буе дәвам итәчәк, чөнки сентябрь -“Балаларның куркынычсызлыгын саклау”--айлыгы ул.
-
1-Сентябрьдә тематик мероприятиеләр 05.09.2017

Беренче сентябрь көнне мәктәбебездә тематик тәрбия дәресләре үтте.
1-4, 2 нче сыйныфлар-“Мин талантлы”
3 нче сыйныф- “Нәрсә ул тынычлык?”
5 нче сыйныф – “Күзәтүчән булыйк!”
6 нчы сыйныф – “Экстремизмга-юк!”
7 нче сыйныф- “Тынычлыкка ни җитә!”
8 нче сыйныф – “Халыкара тынычлык дәресенең тарихы”
10 нчы сыйныф – “Я- патриот своей страны”
11 нче сыйныф – “Киләчәктәге профессиям” дигән темаларга кызыклы әңгәмәләр оештырдылар.
-
Тырышлык нәтиҗәләре 01.09.2017

Җәйге каникул вакытында да, «Культурный дневник» кысаларында төрле бәйгеләрдә катнашып, бик күп грамоталарга ия булган Алинә. Афәрин!
-
1 нче сентябрь-Белем бәйрәме 01.09.2017

Менә тагын 1-сентябрь җитте. Һәрберебез исән-сау мәктәпкә җыелдык. Быелгы уку елында безнең мәктәбебез танымаслык булып үзгәрде. Ул эчке яктан да, тыштан да танымаслык булып үзгәрде: яңарды, матурайты, төзекләнде һәм чистарды. Чөнки ООО “Стройгарант+” төзүчеләре аңа капиталь ремонт ясадылар. Аларга бик зур рәхмәт белдерәбез һәм мәктәбебезне сакларга , тырышып укырга сүз бирәбез.
Белем бәйрәме бик күңелле һәм оешкан төстә узды. 4 беренче сыйныф укучысы өчен беренче кыңгырау шалтырады. Бәйрәм белән котларга авылыбыз җитәкчеләре, район һәм район мәгариф бүлеге вәкилләре дә килде. Алар “беренчеләргә” үзләренең изге теләкләрен теләп, бик күп бүләкләр тапшырдылар. Укучылар матур әдәби-музыкаль монтаж күрсәттеләр.Укытучылар һәм әти-әниләр дә уку елының уңышлы һәм хәерле булуын теләделәр. Шулай итеп укулар башланды. Хәерле сәгатьтә! Яңа уку еллары котлы булсын!







