Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аксунская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Аксу урта гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422415, РТ, Буинский район, с. Аксу, ул. Школьная, д. 37А |
| Телефон: | +7(843)-745-07-38 |
| E-Mail: | aksu3@rambler.ru, Sax.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Аксунская СОШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Хайруллин Талгат Давлятович |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 34 учащихся и 9 воспитанников |
| У нас учат: | 14 учителей и 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аксунская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Аксу урта гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 181 182 ( 183 ) 184 185 186 187 188 189 190 >>
-
Көзге кросс 21.09.2017

Күп еллардан килгән традиция буенча мәктәптә көзге кросс булып үтте. Крооста барлык укучыларда актив катнашты.
-
Кәрим Тинчуринның 130 еллыгына 20.09.2017

Милли драматургия үсеше тарихында исеме кабатланмас урын алган шәхес Кәрим Тинчуринның тууына 130 ел тулуны мәктәбебез укучылары әдәби-музыкаль кичә белән билгеләп үттеләр. Драматургның әсәрләреннән өзекләр карадык. Китапханәче Шафигуллина Д.М. Кәрим Тинчуринга багашланган китап күргәзмәсе оештырды.
-
Әдәби көндәлекле булдык 19.09.2017

15 нче сентябрь көнне башлангыч сыйныф укучыларының бердәм “әдәби дәрес”е булды. Ул укучыларга “Әдәби көндәлек”ләр тапшыруга багышланды. Бу дәрескә 1 нче сыйныф укучыларының әниләре дә килде. Аларга көндәлекләр белән ничек эшләргә кирәклеге аңлатылды. Дәрес мәктәп һәм авыл китапханәсе мөдирләре катнашында башлангыч сыйныф укытучылары тарафыннан үткәрелде. Шулай итеп, укучыларга уку елы дәвамында көндәлекләр белән зур эшләр башкарырга: төрле бәйгеләрдә катнашырга, культура учакларына сәяхәткә барырга, күп китаплар укырга һ.б.кирәк булачак. Укучыларга мавыктыргыч һәм кызыклы хезмәт юлында зур уңышлар телибез.
-
Яшел Үзәндә семинар 19.09.2017

18 сентябрь көнне Яшел Үзән шәһәренең 10нчы гимназиясендә республикакүләм семинарда Мәскәү һәм Казан шәһәре белгечләре бердәм дәүләт аттестациясендә булачак үзгәрешләр белән таныштырдылар . Бу семинарда мәктәбебезнең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы да катнашты .
-
Укучыларны ашатуны оештыру 15.09.2017

-
“Экстремизмга юл юк! “ 14.09.2017

Сентябрь аенда һәр елны “Экстремизмга юл юк!” дигән тема астында айлык игълан ителә. Быелгы уку елында да айлык дәвам итә. Махсус күрсәтмәләр нигезендә эш планы төзелде, классларга эшләр бүлеп бирелде. Район күләмендә рәсемнәр, иншалар бәйгеләре игълан ителде . Һәр укучыны шул бәйгеләрдә актив катнашырга чакырабыз.
-
Айсылу 14.09.2017

7 нче сентябрь көнне авылыбыз мәдәният сараенда “Айсылу” дигән татарча кинофильм күрсәттеләр. Барлык укучылар һәм укытучылар коллективы шул кинога культпоход оештырдык. Кино җырчы булырга теләүче бер татар кызының язмышы турында. Фильм барыбызга да ошады.
-
Авырырга ярамый... 14.09.2017

Татарстаныбызда гриппка каршы прививка ясау бара. Безнең мәктәп укучыларына да авылыбыз фельдшеры укол ясады. Укучылар барысы да диярлек, ата-аналарының рөхсәте нигезендә, прививка ясаттылар. Кыш буе авырмыйча укырга язсын.
-
Физзарядкага бас! 14.09.2017

Мәктәбебездә һәр көнне иртәбез шундый чакыру астында физзарядка ясау белән башланып китә.
-
Куркынычсызлык дәресе 05.09.2017

5 нче сентябрьдә мәктәбебездә зур мероприятие булды: бик күп кунаклар килде. Ләкин алар гади кешеләр генә түгел иде. Кунаклар МЧС, янгын куркынычсызлыгы оешмасы, полиция бүлеге вәкилләре иде. Алар безгә балалар куркынычсызлыгын саклау турында лекцияләр укыдылар, янгынны булдырмас өчен нәрсәләр эшләргә кирәклеген искәрттеләр; кеше бәлагә тарыганда, аңа беренче ярдәм күрсәтү ысулларын күрсәттеләр. Шулай ук велосипедта йөргәндә нинди юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә тиешлекне аңлаттылар; юл йөрү кагыйдәләрен бозганда нинди җаваплылыкка тартылуыбыз турында да искәрттеләр. Балаларның куркынычсызлыгын саклауга багышланган чаралар ай буе дәвам итәчәк, чөнки сентябрь -“Балаларның куркынычсызлыгын саклау”--айлыгы ул.






