Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аксунская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Аксу урта гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422415, РТ, Буинский район, с. Аксу, ул. Школьная, д. 37А |
| Телефон: | +7(843)-745-07-38 |
| E-Mail: | aksu3@rambler.ru, Sax.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Аксунская СОШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Хайруллин Талгат Давлятович |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 34 учащихся и 9 воспитанников |
| У нас учат: | 14 учителей и 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аксунская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Аксу урта гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 ( 186 ) 187 188 189 190 >>
-
Татарстан Конституциясе һәм Символлары 22.05.2017

Аксу урта мәктәбендә 3 сыйныф укучылары белән “Татарстан Конституциясе һәм Символлары” дигән темага ачык дәрес үткәрелде.Дәрес бик яхшы узды. Укытучы Лилия Вазыйховна укучыларга Татарстан символлары: Флаг, Герб, Гимн турында сөйләде. Татарстан Конституциясенең белем бирү өлкэсенә караган бүлекләре белән таныштырды
-
Укучылар иҗаты күргәзмәсендә 22.05.2017

19 нчы май көнне Казанда республикакүләм “Без бергә” дигән балалар иҗаты фестиваленең йомгаклау этабы булды. Укучылар иҗатыннан оештырылган “Дети рисуют страну” дигән күргәзмәдә балалар эшләгән әйберләр, рәсемнәр куелган иде. Шул рәсемнәр арасында безнең мәктәптән 2 нче сыйныф укучысының рәсеме дә беренче рәтләрдә урын алган иде. Шундый зур күргәзмәдә катнашу зур уңыш инде ул. Афәрин!
-
Көнгерә-математик уены-конкурсы 22.05.2017

Укучыларыбыз фәннәр буенча төрле уен-бәйгеләрдә бик теләп катнашалар. Быелгы уку елында математика фәне буенча үткәрелә торган “Көнгерә” уен -бәйгесендә барлыгы 17 укучы катнашты. Алар-2-11 нче сыйныф укучылары. Нәтиҗәләр буенча 4 нче сыйныф укучысы, иң күп баллар җыеп, дипломга һәм “көнгерә сумкасына” лаек булды.
-
Татар теле буенча Республика контроль эше 22.05.2017

17 нче май көнне 11 нче сыйныф укучылары чираттагы Республика контроль эшен үтәделәр: татар теленнән иҗади биремле изложение яздылар.
-
Пионериягә 95 яшь 20.05.2017

Пионерия туган көнгә багышлап мәктәбебездә бик матур чаралар үтте. Иң элек бөтен укучылар да линейкага тезелделәр. Алар пионерия тарихы турында лекция тыңладылар. Аннары пионерия сабан туе башланып китте. Балалар өчен төрле спорт уеннары оештырылды: йөз метрга йөгерү,капчык киеп йөгерү; авызга йомыркалы кашык кабып узышу; чүлмәк вату һ.б. Соңыннан барлык укучылар да алып килгән тәмле әйберләре белән сыйландылар.
-
Алмагачларга чәчәк атарга куштык 19.05.2017

Бу көннәрдә мәктәп бакчасында язгы эш дәвам итә. Тирә-якны чүп-чардан арындыру, түтәлләр казу, агач төпләрен йомшарту кебек эшләрдә бик теләп катнашабыз. Мәктәбебезнең тирә-ягы яшеллеккә күмелде. Ә бүген без мәктәп бакчасындагы алмагачларның (ә алар бик күп) төпләрен йомшарттык; матурлыкларына сокландык. Салкыннар аркасында әле чәчәк атарга өлгермәгән алмагачларга 25 нче май-соңгы кыңгырау бәйрәменә чәчәк атарга куштык. Тиздән мәктәп бакчасы ап-ак чәчәккә, хуш исләргә күмелер.
-
Фаил Шәфигуллин исемендәге укулар 18.05.2017

Укучыларыбыз ТР Зеленодол муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф идарәсе оештырган күренекле язучы Ф.Шәфигуллин исемендәге беренче муниципаль укуларда катнаштылар . Алар үзләре иҗат иткән шигырьләрне укып , призлы урыннарга лаек булдылар һәм I,II,III дәрәҗә дипломнар белән бүләкләнделәр .
-
"Чайка" ял лагеренда 15.05.2017

Уважаемые родители!!!Начался набор учащихся с 7 лет до 16 лет летний оздоровительный лагерь «Чайка».Всех желающих отдохнуть , просим подойти в МБУДО «Центр внешкольной работе г.Буинска РТ»
-
Мәктәп бакчасында-хезмәттә 11.05.2017

Белем алу белән беррәттән укучыларыбыз мәктәп бакчасында да тырышып хезмәт куялар. Яз җитү белән, бакчада кызу эш башлана. Чөнки кышка мәктәп ашханәсендә туклану өчен төрле җиләк-җимешләрне, яшелчәләрне үзебез үстерәбез бит. Шуңа күрә апрель башында ук кишер, кызыл чөгендер орлыкларын чәчеп, суган утыртып куйдык. Ә хәзер кәбестә, помидор үсентеләрен әзерлибез. Чәчәкләр үстерү өчен җирләр казыйбыз. Бу эшләрдә барлык укучылар да катнаша: мәктәп бакчасында тырышып эшлиләр. “Кем эшләми, шул ашамый”,-дигән бит халкыбыз да. Тырышып эшләсәң генә мул уңыш алырга мөмкин, кыш буе тәмле ашлар ашарга була. “Язның бер көне ел туйдыра”, -дигәннәр әби-бабаларыбыз да.
-
Россия география җәмгыяте вәкилләре белән очрашу. 10.05.2017

10 нчы майда Буа шәһәре Вахитов исемендәге татар гимназиясендә Буа районы укучыларының Россия география җәмгыятенең Татарстан бүлегеннән килгән Астахов М.В. һәм Артемьев И.В. белән очрашу булды. Алар очучы-космонавт А.А.Леонов исемендәге су төбен өйрәнү отрядыннан. Килгән кунаклар үзләренең эшчәнлекләре турында сөйләделәр; су төбенә төшү җайланмаларын күрсәттеләр; укучыларның сорауларына җаваплар бирделәр. Бу очрашуда география укытучысы җитәкчелегендә безнең мәктәптән 10 нчы сыйныф укучылары катнашты.






