Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аксунская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Аксу урта гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422415, РТ, Буинский район, с. Аксу, ул. Школьная, д. 37А |
| Телефон: | +7(843)-745-07-38 |
| E-Mail: | aksu3@rambler.ru, Sax.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Аксунская СОШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Хайруллин Талгат Давлятович |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 34 учащихся и 9 воспитанников |
| У нас учат: | 14 учителей и 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аксунская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Аксу урта гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 181 182 183 184 ( 185 ) 186 187 188 189 190 >>
-
1 нче июнь-балаларны яклау көне 01.06.2017

Башлангыч һәм урта сыйныф укучылары белән кызыклы уеннар оештырылды.
-
Урра, каникуллар!!! 31.05.2017

Җәйге каникуллар башлана. Шул уңай белән линейкага җыйналдык. Уку елы дәвамында эшләнгән эшләргә, алган белемнәребезгә нәтиҗәләр ясадык. Ирешелгән уңышларыбызны барладык, җәйге каникулларга өй эшләре алдык. “Безопасные каникулы” темасына су буйларында, транспортта, юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштык, велосипедта йөрү кагыйдәләрен искә төшердек. Тормыш куркынычсызлыгы дәресләрендә алган белемнәрне практикада кулланырга, дигән нәтиҗәләр ясадык. Җәйге каникулларыбыз имин, кызык һәм куркынычсыз булсын.
-
Дару үләннәре җыю 29.05.2017

Укучыларыбыз уку елының соңгы көннәрендә табигатькә экскурсиягә чыгалар. Ләкин алар табигатьнең матурлыгына, байлыгына хозурланып кына калмыйлар, ә файдалы эш белән дә шөгыльләнәләр: дару үләннәре җыялар. Башта укытучылар балаларны безнең тирәдә генә үсүче дару үләннәренең төрләре, аларның нинди дарулар ясауда кулланылулары белән таныштыралар, аларны танырга өйрәтәләр; биология, тирә-юнь, география фәннәреннән алган белемнәрен барлыйлар. Дару үләннәрен җыюда барлык укучылар да катнаша.
-
Ата-аналар җыелышы 25.05.2017

Имтиханнар алдыннан чыгарылыш сыйныф укучыларына һәм әти-әниләренә соңгы күрсәтмәләрне, киңәшләрне, искәрмәләрне җиткерү максатыннан, сыйныф ата-аналар җыелышы булды. 9, 11 нче сыйныф укучыларының әти-әниләре һәм укучылар үзләре- барысы да катнашты. Завуч укучылар белән төрле фәннәрдән уку елы дәвамында эшләнгән контроль эшләрнең , сынап карау ОГЭ һәм ЕГЭ ның нәтиҗәләре белән таныштырды; йомгаклау контроль эшләре үткәрелүе турында әйтте. Алда торган дәүләт имтиханнары буенча кайбер таләпләрне җиткерде. Имтихан фәннәре укытучылары да үз теләкләрен әйттеләр.
-
Соңгы кыңгырау бәйрәме. 25.05.2017

25 нче май көнне чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады. Быел мәктәбебездән 3 укучы олы тормыш юлына чыга; 7 укучы 9 нчы сыйныфны тәмамлый. Бәйрәмгә килгән кунаклар, әти-әниләр укучыларга изге теләкләрен җиткерделәр, укытучылар исә хәер-фатихаларын бирделәр. Укучылар үзләре бик матур әдәби-музыкаль монтаж күрсәттеләр.
Хуш, мәктәп, үз күрдең
Яшәргә көч бирдең.
Канат куеп, безне үстердең.
Алда- дәүләт имтиханнары. Мәктәптә еллар дәвамында тупланган белемнәрне барлыйсы һәм бәялисе, өлгергәнлек аттестаты алу өчен көрәшәсе. Укучыларыбызга тырышлык, сабырлык, зур уңышлар телибез. Барыр юлларыгыз уң, максатларыгыз ачык, хыялларыгыз ак, сәламәтлегегез нык, бәхетләрегез мул булсын.
-
Милли музейга сәяхәт 25.05.2017

“Әдәби көндәлек” бәйгеләрендә катнашкан һәм зур уңышларга ирешкән укучыларыбыз ел дәвамында төрле сәяхәтләрдә, бәйрәмнәрдә, очрашуларда булдылар. Төрле бәйгеләрдә җиңгән, иң актив укучыларыбыз: Алинә белән Язилә 25 нче май көнне музейга экскурсиягә чакырылдылар. Аларны бу чарага әти-әниләре алып барды.
-
“Мәдәни көндәлекләр” белән эш тәмам. 25.05.2017

Башлангыч сыйныф укучыларының “Мәдәни көндәлек” (“Культурный дневник”) белән эшләре тәмамланды. Көндәлекләр җыеп алынды һәм Буа үзәк китапханәсенә тапшырылган иде. Анда район күләмендә бәя биреп, нәтиҗәләр чыгарылды. Безнең мәктәптән 2 нче сыйныфтан 2 укучы район күләмендә 2 нче урынга лаек булганнар һәм дипломнар белән бүләкләнделәр.
-
Балалар-безнең киләчәгебез. (Балаларны яклау көне) 24.05.2017

23 нче май көнне балаларны яклау көне уңаеннан мәктәбебездә төрле матур чаралар үткәрелде. Ул эвакуация белән башланып китте. Бирелгән сигнал буенча бөтен мәктәп коллективы эвакуацияләнде. Эвакуацияне ОБЖ укытучысы оештырды.
-
Спорт –безнең дустыбыз. 24.05.2017

Балаларны яклау көне төрле спорт уеннары белән дәвам итте. Укучыларны иң җәлеп иткәне “комбинированная эстафета” дигән уен-ярыш булды. Анда барлык укучылар да (1-11 с.) актив катнаштылар. Турникта күтәрелүдә “чын егетләр” көч сынашты.
-
Без спортны яратабыз. 24.05.2017

Балаларны яклау көне футбол яратучы егет һәм кызларның футбол ярышы белән төгәлләнде. Бу спорт төрендә ике команда: “Җитезләр” һәм “Өлгерләр” ярышты. Командалар составында төрле сыйныфлардан кызлар һәм егетләр уйнады. Ярыш бик кискен һәм кызу барды. Шулай да бер-берсенә берсе дә бирешмәде. Исәп икегә ике булды. Укуда да, спортта да шулай сынатмыйк; сау-сәламәт булу өчен тырышыйк.






