Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Субашская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Субаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422244, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, c. Верхний Субаш, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-683-74-25 |
| E-Mail: | Sub.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Субашская ООШ" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Нурмухаметова Фирдия Нурулловна |
| Год основания учреждения: | 1931 |
| У нас учатся: | 37 обучающихся и 9 воспитанников |
| У нас учат: | 12 педагогов, 2 воспитателя и 1 совместитель |
Доска объявлений / Белдерүләр тактасы
Страницы: << 131 132 133 134 ( 135 ) 136 137 138 139 140 >>
-
Әти-әниләр җыелышы 17.03.2017

Әти-әниләр җыелышында түбәндәге темалар күтәрелде.
-Яшьүсмерләр арасында тәртип бозуларны кисәтү;
- Суицид күренешләрен профилактикалау;
- 1-3 чирекләрдәге укыту-тәрбия эшенә анализ;
- ГИА га әзерлек нәтиҗәләре.
<span lang="TT" times="" new="" roman',="" serif;"=""> -
"Без бергә"фестиваль-конкурс. 16.03.2017

"Без бергә" дип исемләнгән республика күләмендә узучы фестиваль-конкурс кысаларында мәктәптә җыр, бию һәм шигырь бәйгесе уздырылды. Әлеге бәйгедә җиңүчеләр район конкурсында катнашачак.
-
Паспорт тапшыру тантанасы. 15.03.2017

Мәктәбебезнең 7 нче сыйныф укучысы Гафурҗанова Энҗе тантаналы рәвештә районыбызның 14 яшь тулган яшь гражданнарына паспорт тапшыру кичәсендә булып кайтты.Аларга тәбрикләү сүзләрен Балтач районы Башкарма комитетының гражданнарның хәлен актлар теркәү (ЗАГС) бүлеге җитәкчесе җиткерде. Яшь гражданнарның шатлыкларын бүлешергә әти-әниләре, туганнары да килгәннәр иде. Без дә үз чиратыбызда Энҗене чын күңелдән 14 яше тулган яшь гражданин булуы белән котлыйбыз , укуында уңышлар, сәламәтлек телибез!
-
Арча кунаклары - профориентация .
14.03.2017
Бүген, ягъни 14 нче март көнне мәктәбебезгә 8- 9 нчы сыйныф укучылары белән сөйләшүгә Арча районы Лесхоз авылында урнашкан агросәнәгать һөнәри көллияте укытучылары килде. Алар балаларны көллиятнең тарихы, уку шартлары, сроклары белән таныштырдылар. Соңыннан кызлар һәм егетләр аерым группаларга бүленеп, егетләр техника буенча юнәлеш, ә кызлар пешекче һәм кондитер юнәлешендәге эшчәнлек белән таныштылар. Очрашу укучылар өчен бик эчтәлекле һәм файдалы итеп оештырылган иде. Әлеге чарадан балалар канәгать калды.
-
Пожар куркынычсызлыгы буенча әңгәмә! 13.03.2017

Балаларның тормыш иминлеген саклау – һәр укытучының иң мөһим бурычларыннан берсе. Шуңа да без башлангыч сыйныфтан ук, һәртөрле куркыныч очракларда үзләрен ничек тотарга кирәклеген өйрәтә башлыйбыз. Менә бүген дә педагог -организатор Хөснетдинова Э.Ф. башлангыч сыйныф укучылары белән куркынычсызлык турында әңгәмә алып барды!
-
Субаш авылы үзешчәннәре концерты! 13.03.2017

11 нче март көнне Балтач район үзәгендә Субаш авылы үзешчәннәре концерты булып узды. Шушы бар яктан да югарылыкка җиткерелгән әлеге зур тамашаны район сәхнәсендә үткәреп чыгару өчен үзенең бар көчен биреп эшләгән клуб җитәкчесе Фаезов Х.Р ка зур рәхмәт белдерәсебез килә! Алга таба да бергә, бердәм булып эшләргә язсын иде!
-
"Хезмәтем һәм җыр -моңнарым, Балтачым, сиңа багышлана!" 13.03.2017

"Хезмәтем һәм җыр -моңнарым, Балтачым, сиңа багышлана!" дип исемләнгән район конкурсында Субаш мәктәбе укучылары, укытучылары, әти-әниләре, балалар бакчасы хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән күргәзмә район халкы һәм комиссия тарафыннан уңай бәя алды.
-
Әдәби уку дәресеннән ачык дәрес. 11.03.2017

Бүген , ягъни 11 нче март көнне 2 нче сыйныф укучылары Антонова Н.Г. җитәкчелегендә Әдәби уку дәресеннән ачык дәрес күрсәттеләр
-
"Сау бул Әлифба" кичәсе 11.03.2017

Күчкәнме бу залга дөньяның бар яме,
Күңелләр түрендә Әлифба бәйрәме .
Бу матур бәйрәмгә кушыл , дус , әйдәле ,
Дөньяны гөрләтсен Әлифба бәйрәме .
Бүген бездә дә зур бәйрәм "Сау бул Әлифба" кичәсе булып узды. 1 нче сыйныф укучылары үзләренең белемнәрен, булганлыкларын концерт кичәсе аша җиткерә алдылар.
-
Ярминкәдә катнаштык 11.03.2017

Татар халык ашлары
Барысы да бар бездә
Гөбәдияләр, чәкчәкләр,
Тәкъдим итәбез сезгә!
Бүген, ягъни 11 нче март көнне Балтачта Субаш авылы җирлегенең ярминкәсе гөрләде.















