Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Субашская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Субаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422244, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, c. Верхний Субаш, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-683-74-25 |
| E-Mail: | Sub.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Субашская ООШ" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Нурмухаметова Фирдия Нурулловна |
| Год основания учреждения: | 1931 |
| У нас учатся: | 37 обучающихся и 9 воспитанников |
| У нас учат: | 12 педагогов, 2 воспитателя и 1 совместитель |
Доска объявлений / Белдерүләр тактасы
Страницы: << ( 141 ) 142 143 144 145 146 147 148 149 150 >>
-
Профориентация. 01.02.2017

ПДН хезмәткәрләре белән очрашу булып узды.Очрашу кичәсендә укучыларыбыз үзләренең нинди хокукка ия булуларын тагын бер кабат исләренә төшерделәр!
-
"Спорт - ул сәламәтлек нигезе" . 01.02.2017

"Спорт - ул сәламәтлек нигезе" .
“Саулык – иң зур байлык”, - ди халык. Чыннан да, сәламәтлек – кеше бәхетенең нигезе, исәнлек булганда гына кеше үзенең теләк- омтылышларына ирешә, тирә-якны танып–белә, хезмәттән, уеннан, физик күнегүләрдән ямь таба.Укытучылар спартакиадасында безнең мөгаллимнәребез дә 2 урынны яулап кайттылар!Аларга чыннан да бәхет - шатлык телибез, алдагы эшләрендә бары тик уңышлар гына юлдаш булсын иде дигән теләктә калабыз!Афәрин!
-
Профориентация. 31.01.2017

Бүген, ягъни 31 нче гыйнвар көнне, Субаш җирлегендә урнашкан ФАП медицина хезмәткәрләре белән очрашу булып узды. Очрашуыбызның төп сәбәбе булып , суык тию һәм гриппны ничек кисәтеп булуы турында иде. Моның өчен һәркем гади генә кагыйдәләрне үтәргә тиеш икәнлеген әйтеп уздылар ФАП медицина хезмәткәрләребез.
-
ФАП медицина хезмәткәрләре белән очрашу! 30.01.2017

6-8 сыйныф укучы кызлары белән Субаш җирлегендә урнашкан ФАП медицина хезмәткәрләренең очрашуы булып узды. Укучы кызларга шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү -сәламәтлекнең нигезе икәнен аңлату , шәхси гигиена предметларының нинди икәнен, аларны ничек кулланырга икәнлеге әйтелеп китте.
-
Укытучылар спартакиадага әзерләнә! 28.01.2017

Озын тәнәфесләрдә укытучыларыбыз спартакиадага әзерләнә!Әфәрин укытучыларыбыз , укучыларга үрнәк кешеләр сез!
-
География фәне буенча класс сәгате! 28.01.2017

Бүген, ягъни 28 нче январь көнне, мәктәбебездә география фәненнән класс сәгате үткәрелде. Безнең максатыбыз логик hәм фикерләү сәләтен үстерү, укучыларда дөньга фәнни караш, география фәненә кызыксыну тәрбияләү. Укучыларның белем дәрәҗәсен, фикерләү сәләтен арттыру, әйләнә-тирәгә кызыксыну уяту, белемне мөстәкыйль табарга өйрәтү булып торды.
-
Биология фәненнән класс сәгате!
27.01.2017
Бүген , ягъни 27 нче январь көнне биология ,химия, география атналыгы кысаларында биология фәне буенча 8-9 нчы сыйныфлар өчен класс сәгате уздырылды.Укытучы : Галиева Г.Р.
-
Глава Рособрнадзора проводит Всероссийскую встречу с родителями по вопросам проведения оценочных процедур 27.01.2017

15 февраля 2017 года руководитель Федеральной службы по надзору в сфере образования и науки Сергей Кравцов в Ситуационно-информационном центре ведомства проведет всероссийскую встречу с родителями по вопросам проведения государственной итоговой аттестации по программам основного общего и среднего общего образования в 2017 году.
Руководитель и специалисты Рособрнадзора ответят на вопросы родителей, касающиеся:
- организации и проведения в 2017 году ЕГЭ и ГИА-9;
- содержания контрольных измерительных материалов ГИА-11 и ГИА-9;
- особенностей проведения государственной итоговой аттестации для выпускников школ с ограниченными возможностями здоровья;
- минимального количества баллов ЕГЭ для получения аттестата и поступления в вузы.
В настоящее время уже принимаются вопросы:
- по электронной почте ege@obrnadzor.gov.ru;
- на странице Рособрнадзора в социальных сетях.
Начало мероприятия: 11:00.
Во время мероприятия на официальном канале Youtube
(https://www.youtube.com/user/RosObrNadzor) Рособрнадзора из Ситуационно-информационного центра будет вестись on-line трансляция.
-
География фәненнән ачык дәрес! 26.01.2017

Химия,биология, география атналары кысаларында ачык дәресләр күрсәтелде. 26 нчы гыйнварь көнне география фәненнән ачык дәресне 5 сыйныф укучылары белән Фаязов Ленар Әхмәт улы күрсәтте. Дәрес барышында укучыларның дәрескә кызыксынулы булулары күзләреннән, бирелгән сорауларга җавап бирүдән күренеп тора иде!Афәрин!
-
Биология фәненнән ачык дәрес! 26.01.2017

Бүген, ягъни 26 нчы гыйнварь көнне, биология фәненнән 9 нчы сыйныф укучылары ярдәмендә Галиева Гөлчәчәк Рифкат кызы ачык дәрес күрсәтте. Дәрес барышында укучыларга күренекле шәхесләрнең тәҗрибәләрен тирәнтен аңлатты һәм лаборатор эш ярдәмендә белемнәрен тикшерде.















