МБОУ «Шубанская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет төп гомуми белем учреждениесе "Шубан төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422265, д. Верхний Шубан, ул. Центральная, д. 6 Балтасинский район Республика Татарстан |
| Телефон: | +7(843)-682-81-06 |
| E-Mail: | Ssbn.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шубанская ООШ" |
| Руководитель: | Рахимзянов Ханнан Гафурзянович |
| Год основания учреждения: | 2006 |
| У нас учатся: | 37 обучающихся и 15 воспитанников/Бездә 37 укучы, 15 бала |
| У нас учат: | 13 учителей, 2 воспитателя/ Бездә 13 укытучы, 2 тәрбияче |
МБОУ «Шубанская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет төп гомуми белем учреждениесе "Шубан төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 58 59 ( 60 ) >>
-
"Гаилә бәйрәме"нең зона ярышы 20.02.2015

-
ФОРПОСТта безнекеләр беренче! 20.02.2015

Район ФОРПОСТ отрядлары арасында безнең укучыларыбыз беренче урынны яуладылар.
-
"Муса Җәлил исемендәге республикакүләм фәнни-гамәли конференция 18.02.2015

17 нче февраль көнне Балтач районы Карадуган урта мәктәбендә үткәрелгән "Муса Җәлил исемендәге республикакүләм фәнни-гамәли конференция"сендә катнашып, Шубан төп гомуми белем мәктәбе укучылары зур уңышларга ирештеләр. 9 нчы сыйныф укучысы Шиһабеддинов Руслан "Татар әдәбияты һәм сәнгатендә Җәлил һәм җәлилчеләр образы" юнәлешендә чыгыш ясап, I дәрәҗәле диплом белән бүләкләнде. Ул фәнни-гамәли конференциядә "Җәлил һәм җәлилчеләр образының картиналарда һәм скульптура әсәрләрендә гәүдәләнеше" темасы буенча үз хезмәтен тәкъдим итте. 7нче сыйныф укучысы Энҗе Хәсәнова "Эзләнүләр дәвам итә" сексиясендә чыгыш ясап, сертификат белән бүләкләнде.
Афәрин , Руслан! Афәрин, Энҗе!
Киләчәктә дә шушы юнәлеш буенча эшчәнлегегезне дәвам итегез.
-
БВС Җиңүнең 70-еллыгына багышланган чаралар дәвам итә 13.02.2015

1941 – 1945 елгы БВС Җиңүнең 70-еллыгына багышланган чаралар дәвам итә. 1,3 сыйныф коллективының “Герой пионерлар” дип исемләнгән чаралары һәркемне
тетрәндерде.
-
Солдатлар белән очрашу 10.02.2015

Бу атнада хәрби бурычын Әфганстанда үтәгән Шайхетдинов Дамир абый , армия хезмәтеннән кайтучы егетләребез Бариев Динар һәм Галимуллин Салават мәктәбебезнең хөрмәтле кунаклары булдылар.
-
Чаңгы ярышы-2015 07.02.2015

Бүген Шубанда чираттагы “Россия чаңгы юллары-2015” спорт ярышлары узды .Сәламәт яшәү рәвешенә өндәгән мондый төр массакүләм спорт ярышларын үткәрү һәр буын тарафыннан хуплап каршы алына. Көннең салкынча, җиләс булуына карамастан, бирегә бердәм булып килгән укучылар, укытучылар, әти-әниләр моны ачык чагылдыра. Һәркемгә уңышлар елмайсын һәм бүгенге көн чын мәгънәсендә рухи канәгатьлек алып килсен.
-
Проект эше 06.02.2015

2 нче класс укучылары Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган проект эшен якладылар.
-
Гаилә бәйрәме 29.01.2015

Гаилә-бер нәселдән булган кешеләрнең кечкенә бер дәүләте ул. Һәр гаиләнең үз тәртибе, үз кагыйдәләре, үз бәйрәмнәре була һәм алар үзләре теләгәнчә үткәрелә.
Балалар өчен гаилә җылысы бик мөһим. Ә ул җылыны булдыручы кеше-әти белән әни. Кояшның җылысы көчлерәк булган саен, ул җирне ныграк җылыта, ана җылыса никадәр көчле булса, гаилә җылысы да шулай көчле, нык була.
-
Балтач районы мөхтәсибәте призына уздырылган туплы хоккей 26.01.2015

Шубан төп мәктәбе укучылары Балтач районы мөхтәсибәте призына уздырылган туплы хоккей ярышларында I урынны яулап диплом һәм кубок белән бүләкләнделәр.
-
Сынап карау имтиханнары 21.01.2015

Һәр ике атна саен 9нчы сыйныф укучылары мәҗбүри фәннәрдән сынап карау имтиханнары тапшыралар. Уңышлар сезгә, егетләр һәм кызлар!






