МБОУ «Шубанская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет төп гомуми белем учреждениесе "Шубан төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422265, д. Верхний Шубан, ул. Центральная, д. 6 Балтасинский район Республика Татарстан |
| Телефон: | +7(843)-682-81-06 |
| E-Mail: | Ssbn.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шубанская ООШ" |
| Руководитель: | Рахимзянов Ханнан Гафурзянович |
| Год основания учреждения: | 2006 |
| У нас учатся: | 37 обучающихся и 15 воспитанников/Бездә 37 укучы, 15 бала |
| У нас учат: | 13 учителей, 2 воспитателя/ Бездә 13 укытучы, 2 тәрбияче |
МБОУ «Шубанская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет төп гомуми белем учреждениесе "Шубан төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 ( 57 ) 58 59 60 >>
-
Ә син үз мәктәбеңә булышырга җыенасыңмы? 19.05.2015

Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов хәлле татарстанлыларны үзләре тәмамлаган мәктәпләргә булышлык күрсәтергә чакырды.
Мәгариф өлкәсенә бюджет акчалары гына җитми, иганәчеләр кирәк. Ә теге яки бу өлкәдә уңышка ирешкән элеккеге мәктәп укучылары бу рольгә бик яхшы туры килә. Чөнки нәкъ менә мәктәп аларны кеше иткән бит.
-
Бердәм экологик белем бирү көне 12.05.2015

Ел саен, 12 май көнне Россиядә һәм Бәйсез дәүләтләр берлеге илләрендә Бердәм экологик белем бирү көне үткәрелә. Әлеге чараның төп максаты – экологик белемнәрне актуальләштерү. Нәкъ менә экологик белем булу кешегә табигатькә карата начар мөнәсәбәтнең нинди нәтиҗәләргә китерүен аңларга мөмкинлек бирә, аларны булдырмау юлларын күрсәтә. Экологик белем бирүнең төп бурычы – экологик культура булдыру. Шушы уңайдан, районыбыз мәктәпләрендә дә экологик дәресләр үтте.
-
9 Май – Җиңү бәйрәме! 08.05.2015

9 Май – Җиңү бәйрәме! 4 ел буена сугыш газаплары кичергән илебезгә тынычлык китергән беренче көн! Һәр ел саен без бу көнне шатланып, моңаеп һәм зур дулкынлану белән бәйрәм итәбез!
-
Үлемсез полк. 04.05.2015

Бүген Бөтенроссия акциясе “Үлемсез полк” кысаларында укучылар сугышта катнашкан әбиләре һәм бабайлары турында сөйләделәр.
-
Пожар куркынычсызлыгы буенча ачык чара 30.04.2015

1 нче Май бәйрәме алдыннан укучыларыбызга пожар куркынычсызлыгы буенча ачык чара оештырылды. Балалар турында зур кайгыртучанлык күрсәтеп кенә без аларны бәла-казадан саклап кала алабыз. Әлеге чара балаларда янгын куркынычсызлыгының гади кагыйдәләрен саклауга җаваплылык һәм ут чыганагына дөрес караш тәрбияли.
-
Апрель өмәсе 28.04.2015

Һәркем үзе яшәгән, эшләгән территорияне җыештырырга, матурларга чыга торган өмәләр үткәрү берничә дистә ел элек үк гадәткә кергән инде. Безнең укучыларыбыз да "Язгы изгелек айлыгы" кысаларында мәктәп территориясен чистарттылар.
-
Туган телем - серле тел 27.04.2015

Түбән Кама шәһәре үткәргән "Туган телем - серле тел" бәйгесендә катнашып, безнең мәктәбебезнең 6 нчы сыйныф укучысы Сәфәргалиев Илназ Марсель улы II дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде.
-
Математика фәненнән мониторинг 24.04.2015

Бүген 4 нче сыйныф укучылары математика фәненнән мониторинг тапшыралар. Уңышлар сезгә!
-
"Җиңүне онытма" акциясе 22.04.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына карата "Җиңүне онытма" акциясе үткәрелде.
-
Җиңүнең 70 еллыгына багышланган конкурс 20.04.2015

Мәктәбебез укытучысы Сәләхетдинов Инсаф Исрафилович район мәгариф бүлеге мөгаллимнәре арасында Җиңүнең 70 еллыгына багышлап үткәрелгән нәфис сүз осталары бәйгесендә катнашып, җиңүгә лаек булды.






