МБОУ «Шубанская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет төп гомуми белем учреждениесе "Шубан төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422265, д. Верхний Шубан, ул. Центральная, д. 6 Балтасинский район Республика Татарстан |
| Телефон: | +7(843)-682-81-06 |
| E-Mail: | Ssbn.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шубанская ООШ" |
| Руководитель: | Рахимзянов Ханнан Гафурзянович |
| Год основания учреждения: | 2006 |
| У нас учатся: | 37 обучающихся и 15 воспитанников/Бездә 37 укучы, 15 бала |
| У нас учат: | 13 учителей, 2 воспитателя/ Бездә 13 укытучы, 2 тәрбияче |
МБОУ «Шубанская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет төп гомуми белем учреждениесе "Шубан төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 58 ( 59 ) 60 >>
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган патриотик рухтагы җыр конкурсы 18.03.2015

Мәктәбебездә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган җыр конкурсы уздырылды. Безгә Җиңү зур корбаннар аша килде һәм менә 70 ел инде илебез халкы тыныч тормышта яши. 4 ел сугыш дәвамында халкыбыз тудырган зур батырлыклар һәм кичергән зур газаплар 70 ел буена да, 100 ел буена да онытылырлык түгел. Каһарманнар даны мәңгелек.
-
Адым саен елмаю... 12.03.2015

"Иртән әнием елмаем уятса, әтием аркамнан сөеп хәерле юл теләсә, үземне бәхетле тоям. Дәрестә укытучым мактап яхшы билге куйса, тәнәфес вакытында ахирәтем белән серләшсәм, көлә-көлә берәр вакыйганы искә алсак, күңелләр күтәрелә. Димәк, яшәү ямен тояр өчен, изгелекләр кылырга, ешрак елмаерга кирәк", -ди бер укучы. Бүген "Язгы игелек атналыгы" кысасында елмаю көне. Төрле сәбәпләр табып бер-беребезнең кәефен күтәрик.
-
Спорт дуслыкны ныгыта 11.03.2015

"Язгы игелек" атнасы планы буенча бүген сәламәт яшәү рәвешеналып барырга өндәү көне. Укучыларыбыз иртәне гимнастика белән башласалар, тәнәфесләрдә өстәл теннисы буенча ярыш оештырдылар. Әлеге уенда беренчелекне Шәйхетдинов Ранил, икенче урынны Садыков Рәйхан һәм өченче урынны Гатауллин Айдар алдылар.
-
Язгы игелек атнасы 10.03.2015

ТР Министрлар Кабинеты боерыгы белән республикада ел саен “Язгы игелек атнасы” үткәрелә. Быел ул агымдагы атнаны колачлаячак.
“Язгы игелек” атнасы кысаларында мәктәптә төрле социаль чаралар үткәрү планлаштырылган. Бүген әлеге атнаны ачу һәм план белән танышу уздырылды.
-
Бәйрәм белән, хөрмәтле хатын-кызлар! 08.03.2015

-
Боз мәйданчыгы
05.03.2015
Укучыларыбыз Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган районкүләм бәйгедә уңышлы чыгыш ясадылар
-
Тыл ветераннарына Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган юбилей мадальләрен тапшыру тантанасы 27.02.2015

-
Әхлак тәрбиясе юнәлешендә республикакүләм семинар булып узды. 25.02.2015

Бүген бездә “Замана мәктәбендә әхлак тәрбиясе юнәлешендәге үзенчәлекләр. Тәрбияви белем мәйданында традицияләр, дини эчтәлектәге сәнгать әсәрләренең роле” темасына багышланган республикакүләм семинар булып узды. Әлеге семинарга кунак булып Җәлил хәзрәт, Шубан мәчете имамы, Россия ислам университетының гуманитар дисциплина кафедрасы җитәкчесе, филологик фәннәр кандидаты, галимәСафиуллина Резеда Риф кызы чакырылганнар иде.
-
Без сезне онытмыйбыз! 24.02.2015

Классларда Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган тәрбия сәгатьләре гел үткәрелеп тора. Укучылар сугышта катнашкан авылдашларыбызның батырлыклары турында сөйләделәр. Закирова Таңсылу бабасының истәлекләре белән таныштырды.
-
Аҗаган - 2015 21.02.2015







