МБОУ «Шубанская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет төп гомуми белем учреждениесе "Шубан төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422265, д. Верхний Шубан, ул. Центральная, д. 6 Балтасинский район Республика Татарстан |
| Телефон: | +7(843)-682-81-06 |
| E-Mail: | Ssbn.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шубанская ООШ" |
| Руководитель: | Рахимзянов Ханнан Гафурзянович |
| Год основания учреждения: | 2006 |
| У нас учатся: | 37 обучающихся и 15 воспитанников/Бездә 37 укучы, 15 бала |
| У нас учат: | 13 учителей, 2 воспитателя/ Бездә 13 укытучы, 2 тәрбияче |
МБОУ «Шубанская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет төп гомуми белем учреждениесе "Шубан төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 51 ( 52 ) 53 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
Ата-аналар җыелышы 04.02.2016

Бу көннәрдә мәктәбебездә һәр класста ата-аналар җыелышы уздырылды.
-
"Ярдәм" мәчетендә кунакта. 03.02.2016

Бүген мәктәбебезнең 2-6 класс укучылары Казанга сәяхәт кылдылар һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен махсус "Ярдәм" мәчетендә тәрбияләнүчеләрне рухи яктан сөендереп кайттылар.
-
Мәктәптә “Җимлек” акциясе 21.01.2016

12 январьдан алып 20 январьга кадәр мәктәптә канатлы дусларыбызга ярдәм итү максатыннан “Җимлек” экологик акциясе булып үтте. Әлеге чараны биология укытучысы Рания Фасхутдинова оештырды. Укучылар әлеге чараны бик теләп кабул иттеләр. Биредә барлык укучыларыбыз да зур активлык күрсәтте. Кошларга 30 дан артык җимлек куелды. Җимлекләр арасында сәнгать әсәренә тиңлекләре дә бар иде. Алар өй, замокны хәтерләтте. Гомумән, сокланып карарлык могҗиза бар иде биредә. Әлеге гүзәллек әкренләп мәктәп территориясендәге һәм аның тирәсендәге аулак урыннардагы агачларга күчте. Һәрбер җимлектә канатлы дусларны тәмле сый-нигъмәтләр: солы, бодай, арыш, арпа, ипи валчыклары һ.б. көтә. Балалар даими рәвештә дүшәмбе һәм чәршәмбе көннәрендә кошларга җимнәр һәм ризыклар өстәп, кошлар ашханәсен гел чистартып, кардан арындырып торачаклар.
-
Бүгеннән укырга! Хәерле сәгатьтә! 11.01.2016

Күңелле бәйрәм ялларыннан, озын каникулдан соң мәктәптә укуның иң озын чиреге - III чирек башланды. Сагындырып кына яуган ап-ак карга күмелеп кышкы каникуллар да үтеп китте. Чыршы бәйрәмнәре дә тыныч һәм куркынычсыз, күңелле үтте. Мәктәпләрдә каникул вакытында түгәрәкләр һәм консультацияләр эшчәнлеге дәвам итте.
Ә бүгеннән инде укырга! Хәерле сәгатьтә!
-
Биреп карау сынаулары 08.01.2016

Бүген 9 нчы сыйныф укучылары өчен математикадан ГИА биреп карау сынаулары үткәрелә. Уңышлар сезгә!
-
Яңа ел белән! 28.12.2015

Сезне барыгызны да Җиребезгә аяк атлаган яңа 2016 нче ел белән котлыйбыз. Яңа ел hәркайсыбызга бары тик шатлык-сөенечләр, зурдан-зур уңышлар алып килсен. Тормышыбызда бу ел үзенең якты хатирәләре, күңелле мизгелләре белән урын алсын. Җиребез тыныч, офыкларыбыз аяз булсын, hәрбарчабызны саулык-сәламәтлек ташламасын, йортларыбыз ишекләрен кайгы җиле какмасын. Гаиләләребездә сөенеп, муллык-бәрәкәттә яшәргә язсын.
-
Гуманитар фәннәр атналыгы 19.12.2015
14 нче декабрьдән мәктәбебездә рус теле һәм инглиз теле атналыгы башланып китте. Иҗади эшләр бәйгесе игълан ителде: шигырь, әкият, рәсем, ребус, кроссворд һ.б. Шулай ук “Яңа китаплар” китап күргәзмәсе эшләде, класстан тыш чаралар уздырылды. -
12 декабрь - РФ Конституциясе көне 12.12.2015
Конституция кабул ителүгә 22 ел тулган көнне “Россия символикасы: тарих һәм хәзерге заман“ темасына класс сәгате уздырылды.Федерация сүзе бергәлекне, берләшмәне аңлата. Россия гимны сүзләре белән аңлатканда – бу “тугандаш гасырлар берлеге“. Гимнның беренче аккорды аудиторияне күтәрде, бар да аны басып тыңлады. Гимн һәммәбезне берләштерә, без бөтенебез торып басып, горур кыяфәттә аны тыңлап, кушылып җырладык.Аннан соң тәкъдир итүләр, шигырьләр белән баетылып туган ил турында әңгәмә корылды, сүз символлар турында да барды, Рәсәй әләменең төсләренә кагылышлы фикерләр яңгырады. Укучылар төп закон – РФ Конституциясе турында үз фикерләрен әйттеләр, мөһим маддәләр – РФ гражданнарының хокуклары һәм бурычларына аерым чикләүләр белән таныштылар. -
Коррупция - замана чире. 09.12.2015

9 декабрь - Халыкара корруциягә каршы көрәш көне. Шул уңайдан "Коррупция - замана чире" дип исемләнгән тәрбия сәгатьләре уздырылды. Әңгәмә вакытында укучылар коррупциягә каршы юнәлдерелгән закон белән танышты, ришвәт алган өчен законда каралган җәза чаралары турында аңлатма алды. Укучылар коррупция күренеше турында күзаллау өчен күп кенә яңа төшенчәләр белән танышты. Өлкән звено укучылары закон эшчәнлегенә җитди игътибар бирде, чөнки кеше алдан белеп торса, үзен һәм якыннарын бу гамәлдән саклап кала алачак.
-
Инвалидлар декадасы 04.12.2015

Декабьнең беренче ун көне елның елында инвалидлар декадасы булып санала. Бу чара безнең Шубан төп гомуми белем бирү мәктәбендә дә актив рәвештә алып барылды. Һәр сыйныфта тематик тәрбия сәгате, әңгәмәләр, эшлекле уеннар үткәрелде. Җирлектәге инвалидлар барланды.






