МБОУ «Шубанская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет төп гомуми белем учреждениесе "Шубан төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422265, д. Верхний Шубан, ул. Центральная, д. 6 Балтасинский район Республика Татарстан |
| Телефон: | +7(843)-682-81-06 |
| E-Mail: | Ssbn.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шубанская ООШ" |
| Руководитель: | Рахимзянов Ханнан Гафурзянович |
| Год основания учреждения: | 2006 |
| У нас учатся: | 37 обучающихся и 15 воспитанников/Бездә 37 укучы, 15 бала |
| У нас учат: | 13 учителей, 2 воспитателя/ Бездә 13 укытучы, 2 тәрбияче |
МБОУ «Шубанская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет төп гомуми белем учреждениесе "Шубан төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 ( 47 ) 48 49 50 >>
-
Без - эзтабарлар. 15.09.2016

Бүген без нәни дусларыбызны эзтабарлар сафына кабул итү өчен җыелдык. Алар эзтабар булу өчен зур сынаулар үтәргә тиешләр, әгәр шул сынауларны үтеп, эзтабарлар иленә барып җитә алсалар, без аларга моннан соң “балалар” дип түгел, ә эзтабарлар дип дәшәчәкбез. Ә кем соң ул эзтабар? Яшь эзтабар булу ул, кызыклы дөньяга кергәч тирә-яктагы табигать, кешеләрне генә түгел, ә үзегезне дә яхшырак белә башлау.
-
Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау 11.09.2016

5-11 cентябрь көннәрендә мәктәптә "Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау" атналыгы узды. Әлеге атна кысаларында төрле профессия кешеләре белән очрашулар, мәктәпкүләм иртәнге гимнастика, стенгазета чыгару һәм урамга акция белән чыгу чаралары узды.
-
3 сентябрь – Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне 05.09.2016
Бүген, 3 сентябрьдә, илебездә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелә. Әлеге көн 2004 елның 1-3 сентябрь көннәрендә Беслан шәһәрендә булган вакыйгаларга бәйле рәвештә оештырылды.Бу көнне Төньяк Осетиянең Беслан шәһәрендә беренче санлы мәктәпне кулга алу нәтиҗәсендә 334 кеше һәлак булды, шуның 186сы – балалар. Бесландагы коточкыч һәлакәттән соң дистә ел үтсә дә, ул әле дә кичәгедәй күз алдында. Ул вакытта бар кешелек вакыйгаларның ахыры яхшы тәмамлануын теләде, фаҗига урыныннан хәбәр көтте. Шуңа да теракт корбаннарын һәр ел саен бар дөнья искә ала.Бүген илебезнең барлык шәһәрләрендә, террорчылыкка каршы көрәш көне уңаеннан матәм чаралары үткәрелә. -
Профориентация буенча сыйныф сәгате 01.09.2016

Без зур таләпләр куя торган, үзгәрүчән, тиз яраклашуны сораган җәмгыятьтә яшибез. Замана, җәмгыять дә бала алдына зур бурычлар куя. Мәктәпкә килгәндә бала хәрефләр белән таныш, дөньяны күзалларга әзер булырга, ә инде төп мәктәпне тәмамлаганда, ул дөрес һөнәри юнәлеш алып чыгарга тиеш. Ләкин тормыш тәҗрибәсе булмаган яшүсмергә тормышта дөрес юл сайлавы бик авыр. Кем соң мондый вакытта балага ярдәм итәргә, уңышка илтә торган юл сайларга юнәлеш бирергә тиеш? Бала «җиде юл чатында» калып, дөрес юлдан үзе китәргә мәҗбүр була. Без – укытучыларның бу эштә төп бурычы – балага үзенең мөмкинчелекләрен дөрес бәяләргә, тормышны аң белән планлаштырырга, сайлаган юлына дөрес прогноз бирергә өйрәтү. Бүгенге тәрбия сәгате шул турыда булды.
-
1 нче сентябрь – Белем бәйрәме 01.09.2016

Бездә бәйрәм бүген – 1 нче сентябрь! Ул – Белем бәйрәме, ул – тынычлык бәйрәме, ул – беренче кыңгырау бәйрәме! Кадерле укучылар, укытучылар, хөрмәтле әти-әниләр, әби-бабайлар, мәгариф ветераннары һәм мөхтәрәм кунаклар, бүгенге бәйрәм белән сезне чын күңелдән котлыйбыз!
-
Физкультурачылар көне белән! 14.08.2016

Кичә Балтачта физкультурниклар көне билгеләнеп утелде. Әлеге бәйрәмдә мәктәбебезнең физкультура укытучысы Рамазанов Ленар да катнашты.
Хөрмәтле спортчылар, физкультурачылар, тренерлар, укытучылар!
Тормыш юлында очраган киртәләр сезне сындырмасын, уңышсызлыклар алдында баш имәгез, җиңелүләр мөмкин кадәр азрак, ә җиңүләр күбрәк булсын иде. Бәхет, сәламәтлек, яңа җиңүләр сезгә!
-
Яңа уку елына әзерлек 12.08.2016

Безнең мәктәп яңа уку елына яхшылап әзерләнде. Мәктәптә агымдагы ремонт эшләре һәм буяу эшләре башкарылды, бакча һәм ихата тәртипкә китерелде.
-
Килде язгы дәртле эшнең ямьле хезмәт бәйрәме 05.08.2016

Килде язгы дәртле эшнең
Ямьле хезмәт бәйрәме.
-
Җәйге каникуллар! 31.05.2016

Ур-ра! Ниһаять, зарыгып көтеп алган җәйге каникуллар да килеп җитте. Күпме рәхәтләнеп ял итәсе, елгада су коенасы, җәйге кояшта “кара чутыр” булганчы кызынасы, кулга кәгазь - каләм алмыйча, мәктәп турында уйламыйча яшисе бар...
-
Соңгы кыңгырау 25.05.2016
Алда безне олы юллар көтә…Бәхетләргә, диләр юл урау.Урау юллар турыланыр әле —Алга дәшә соңгы кыңгырау!






