МБОУ «Шубанская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет төп гомуми белем учреждениесе "Шубан төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422265, д. Верхний Шубан, ул. Центральная, д. 6 Балтасинский район Республика Татарстан |
| Телефон: | +7(843)-682-81-06 |
| E-Mail: | Ssbn.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шубанская ООШ" |
| Руководитель: | Рахимзянов Ханнан Гафурзянович |
| Год основания учреждения: | 2006 |
| У нас учатся: | 37 обучающихся и 15 воспитанников/Бездә 37 укучы, 15 бала |
| У нас учат: | 13 учителей, 2 воспитателя/ Бездә 13 укытучы, 2 тәрбияче |
МБОУ «Шубанская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет төп гомуми белем учреждениесе "Шубан төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 41 42 43 ( 44 ) 45 46 47 48 49 50 >>
-
Cынау имтиханнары 12.01.2017

Бүген 9 нчы сыйныфлар математикадан, 13 е көнне рус теленнән имтихан биреп караячаклар. Аларның "2" леләрсез биреп кайтуларын телибез.
-
Көтеп алган каникуллар башлана! 24.12.2016

Яшел чыршылы, Кыш бабай белән Кар кызлы, мандарин исе аңкып торган Яңа ел – балаларның көтеп алган бәйрәме.
Хәзер барлык мәктәпләрдә, балалар бакчаларында Чыршы бәйрәмнәре уза. Ә укучылар кышкы каникулга чыга. Сагынып, көтеп алган каникуллар 25 декабрьдән 9 гыйнварга кадәр дәвам итә. Укучыларның ялын күңелле итеп оештыру максатында барлык урта гомумбелем бирү һәм төп мәктәпләрдә спорт ярышлары, төрле түгәрәкләр уздыру да күздә тотыла.
-
Яңа елга әзерлек 19.12.2016

Мәктәбебез укучылары тырышып Яңа ел бәйрәменә әзерләнәләр. Мәктәп тирәләре матур итеп бизәлде, әкият дөньясына күмелде.
-
Халык зур ул, моңлы ул 15.12.2016

14 нче декабрьдә укучыларның башкару сәләтләрен үстерү, татар халык иҗатын пропагандалау һәм татар милли музыкасы аша укучыларга мәдәни һәм әхлак тәрбиясе бирү максатыннан "Халык зур ул, моңлы ул..." зонаара ачык конкурс-фестивале узды. Конкурста 7 яшьтән алып 15 яшькә кадәрге гомуми белем бирүче мәктәп укучылары катнашты. Әлеге чарада безнең укучыларыбыз фольклор номинациясендә II урынга лаек булдылар.
-
12 декабрь – Россия Федерациясе Конституциясе көне 13.12.2016

12 декабрьдә Россия Федерациясенең күпмилләтле халкы илебез тарихында иң мөһим дәүләт бәйрәмнәренең берсе – Конституция көнен билгеләп үтә.
Илебезнең әлеге Төп Законы Россияне демократик, хокукый федератив дәүләт дип игълан итте, гражданлык җәмгыятенең асыл кыйммәтләрен – шәхес хокукларын һәм ирекләрен хөрмәт итүне, халыкларның тигез хокуклылыгын раслады. Конституция сәяси һәм социаль тотрыклылыкның мөһим факторына, дәүләт хакимиятенең, җирле үзидарә нигезләренең какшамас гарантына әверелде. Федератив дәүләт корылышының, Конституциянең нигезләрен ныгыту мөстәкыйль икътисадый һәм социаль үсеш мөмкинлеген бирде. Илебезне көчле һәм алга киткән дәүләт итү өчен һәммәбездән күп хезмәт, бердәм тырышлык сорала. Ватаныбыз алдындагы изге бурычны үтәүдә барыбызга да уңышлар юлдаш булсын.
-
«Балтач гадәттән тыш хәлләргә әзер» 08.12.2016

«Балтач гадәттән тыш хәлләргә әзер». Бүген – 8 декабрьдә Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республика районнарының гадәттән тыш хәлләргә әзерлеге буенча үткәргән өйрәнүләрдә Балтач районына әнә шундый бәя куелды.
-
Балтач районының ФОРПОСТ җитәкчесе белән очрашу 06.12.2016

6 нчы декабрь көнне Балтач районының ФОРПОСТ җитәкчесе белән мәктәбебезнең ФОРПОСТ отряды очрашуы булды.
-
Тагын имтихан 02.12.2016

Бүген 9 нчы сыйныф укучылары рус теленнән сынап карау имтихан эше эшләделәр.
-
1 декабрь - СПИДка каршы көрәш көне 01.12.2016

1 декабрь- бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне. Шул унайдан мәктәбебездә 7-9 сыйныф укучылары өчен биология укытучысы «Мин үземне сакларга әзер» дип исемләнгән профилактик чыгыш ясады. Шушы чыгышында ул укучыларга ВИЧ инфекциясе, СПИД авыруларын булдырмый калдыру һәм башка профилактик чаралар турында сөйләде. Барлык укучылар да игътибар белән тыңладылар.
-
Ата-аналар җыелышы 28.11.2016

Фән укытучылары тарафыннан һәр баланың фәннәрне үзләштерү дәрәҗәсе, дәрестә катнашуы һәм тәртибе
турында ата-ана белән кара-каршы фикер алышуы алга таба бергәләп хезмәттәшлек итәргә этәргеч бирде.






