МБОУ «Шубанская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет төп гомуми белем учреждениесе "Шубан төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422265, д. Верхний Шубан, ул. Центральная, д. 6 Балтасинский район Республика Татарстан |
| Телефон: | +7(843)-682-81-06 |
| E-Mail: | Ssbn.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шубанская ООШ" |
| Руководитель: | Рахимзянов Ханнан Гафурзянович |
| Год основания учреждения: | 2006 |
| У нас учатся: | 37 обучающихся и 15 воспитанников/Бездә 37 укучы, 15 бала |
| У нас учат: | 13 учителей, 2 воспитателя/ Бездә 13 укытучы, 2 тәрбияче |
МБОУ «Шубанская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет төп гомуми белем учреждениесе "Шубан төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 41 42 ( 43 ) 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
Класс җитәкчесе - 2017 08.02.2017

5нче сыйныф җитәкчесе Сәләхетдинов Инсаф Исрафилович “ Ел класс җитәкчесе- 2017 “район конкурсында катнашып , эш тәҗрибәсе һәм тәрбия ысуллары белән уртаклашты.
-
Башлангыч сыйныф укучылары авыл китапханәсендә 07.02.2017

Башлангыч сыйныф укучылары авыл китапханәсендә Абдулла Алишның тормыш юлы, иҗаты, БВС елларында Җиңүгә керткән өлеше турындагы белемнәрен искә төшерделәр, китапларга яңа сулыш өрделәр.
-
Шахмат ярышы 04.02.2017

Бу атнада мәктәпнең ул һәм кызлары арасында иң оста шахмат һәм шашка уйнаучыны ачыклау максатыннан ярышлар башланды.Һәркем беренчелекне кулдан ычкындырмау теләге белән ярышларда актив катнашты. Нәтиҗәләр икенче атнага билгеле булачак.
-
3 нче урынны яуладык 01.02.2017

Кышкы спартакиада ярышларында актив катнашып, Шубан төп мәктәбе укытучыларының җыелма командасы гомуми нәтиҗәләр буенча 3нче урынны яулады.
-
Всероссийская встреча с родителями 30.01.2017

15 февраля 2017 года глава Рособрнадзора проводит Всероссийскую встречу с родителями по вопросам проведения оценочных процедур
-
Әтиләр һәм 6-9 класс егетләре арасында волейбол ярышлары 27.01.2017

Әтиләр һәм 6-9 класс егетләре арасында спорт- сәламәтләндерү айлыгы кысаларында үткәрелгән волейбол ярышлары мәктәп командасының җиңүе белән тәмамланды.
-
Тормыш дәресләре 26.01.2017

Киләчәктә кайсы һөнәрне сайларга кирәклеге турында күзаллау булдыруда авыл фельдшеры Фасхетдинова Рүзилә һәм район шифаханәсендә эшләүче Хәйдәрзянова Ландышның теоретик һәм практик күнекмәләре укучыларда зур кызыксыну уятты. Алар укучыларны суда батучыга беренче ярдәм , кан басымын үлчәү, пульсны табу кебек күнекмәләргә өйрәттеләр.
-
Без спартакиадага әзер 24.01.2017

Укытучыларның кышкы спартакиаданың волейбол ярышларына хәзерлеген дәвам итү максатында укытучылар командасы әтиләр командасы, 5-9класс егетләре һәм кызлары командалары белән уйнап, 3нче урынга калдылар.
-
Безнең уңышларыбыз. 16.01.2017

14 гыйнвар конне Балтач Спорткомлексында 2001-2002 елгы укучылар арасында Волейбол ярышлары үтте. Физик тәрбия укытучысы Рамазанов Ленар Мубаракзянович тырышлыгы белән безнең укучыларыбыз кызлар һәм егетләр командалары 2 урыннарны алдылар. Аларга алдагы уеннарда да уңышлар теләп калабыз!
-
Мәктәптә “Җимлек” акциясе 16.01.2017

9 январьдан алып 15 январьга кадәр мәктәптә канатлы дусларыбызга ярдәм итү максатыннан “Җимлек” экологик акциясе булып үтте. Әлеге чараны биология укытучысы Рания Фәсхетдинова оештырды. Укучылар әлеге чараны бик теләп кабул иттеләр. Биредә мәктәбебезнең барлык укучылары да зур активлык күрсәтте. Кошларга 30 дан артык агачтан ясалган җимлек куелды.






