МБОУ «Шубанская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет төп гомуми белем учреждениесе "Шубан төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422265, д. Верхний Шубан, ул. Центральная, д. 6 Балтасинский район Республика Татарстан |
| Телефон: | +7(843)-682-81-06 |
| E-Mail: | Ssbn.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шубанская ООШ" |
| Руководитель: | Рахимзянов Ханнан Гафурзянович |
| Год основания учреждения: | 2006 |
| У нас учатся: | 37 обучающихся и 15 воспитанников/Бездә 37 укучы, 15 бала |
| У нас учат: | 13 учителей, 2 воспитателя/ Бездә 13 укытучы, 2 тәрбияче |
МБОУ «Шубанская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет төп гомуми белем учреждениесе "Шубан төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 28 ( 29 ) 30 >>
-
Татарча диктант - 2019 19.10.2019

Шубан төп гомуми белем мәктәбендә үткәрелгән "Татарча диктант - 2019" акциясендә 39 кеше катнашты.
Лаеклы ялдагы мөгаллимнәребез: Сәгурә апа Хәйруллина, Әминә апа Мөхәммәтҗанова да парта арасына утырып, диктант яздылар.
-
Татарстанда “Китапка икенче тормыш бүләк ит” хәйрия акциясе башланды 17.10.2019

Татарстанда “Китапка икенче тормыш бүләк ит” дип аталган хәйрия акциясе уза. Әлеге чара кысаларында һәркем үзендә булган яхшы хәлдәге кызыклы китаплар, дәреслекләрне мәктәп китапханәләренә тапшыра ала.
-
Олыласаң олыны олыларлар үзеңне! 08.10.2019

Әллә яшьлек, әллә аргамакла
Ташлап китте безне еракка.
Кыңгыраулар чыңы-зеңгелдәве
Ишетелә кебек колакка.
Оча кебек кышкы бураннарда
Яшьлегебез аргамаклары.
Көлемсерәп еллар карап тора
Чаба-чаба арган атларны.
Гел маяклы юллар булмагандыр,
Йөргән булды кайчак адашып.
Әмма барыбер туган якка кайттык-
Булмый илне малга алмашып.
Эх, Яшьлеккә дә кайтып килсәң иде.
Аргамаклар белән җилдереп!
Тормыш йөген атлар урынына,
Без тарттык бит инде җигелеп.
-
Ветеран укытучыларны котлау. 05.10.2019

Тупланганнар еллар тәҗрибәсе,
Сырлар булып синең йөзеңә.
Озын гомер, сәламәтлек
Насыйп итсен Ходай үзеңә.
Авылымның олы мөгаллиме,
Йөрәккәен һаман ярсына.
Яшь буынның яшәү маягы син,
Бурычлылар Сезгә барсы да.
-
Укытучылар коне белэн!!! 05.10.2019

Хөрмәтле укытучылар!!! Сез – безнең иң кадерлеләребез, үрнәк алырлык кешеләребез. Сез биргән белемнәр, сезнең үгет-нәсихәтегез безгә бүгенге авыр тормышта да дөрес юлдан тайпылмыйча, гел алга барырга ярдәм итә. Үзегезгә дә укучыларыгызның рәхмәтләренә төренеп, аларның ярдәмен тоеп яшәргә насыйп булсын. Атачак таңнарыгыз – аяз, туасы көннәрегез – кояшлы, төннәрегез – тыныч, сәламәтлегегез нык булсын.
-
Эвакуация 24.09.2019

Бүген эвакуация буенча тренировка үткәрелде, гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта үз-үзләрен тоту күнекмәләре ныгытылды.
-
Милләтләр кроссы-2019 21.09.2019

21 сентябрьдә мәктәбебездә «Милләтләр кроссы-2019» үткәрелде. Чарада барлык укучылар, укытучылар һәм техник хезмәткәрләр бик теләп катнаштылар.
-
Ата-аналар җыелышы 14.09.2019

Кичә мәктәбебездә гомуми ата-аналар җыелышы узды. Көн тәртибендә яңа уку елына планнар, үткән уку елына отчет , мәктәпнең эчке тәртип кагыйдәләре белән танышу, укучыларның туклануы кебек мәсьәләләр каралды. Шулай ук авыл фельдшеры Гарифуллина Диләрә, яшусмерләр белән эшли торган инспектор Ләйсән Маратовна чыгыш ясадылар.
-
Көзге мәрхәмәтлелек атнасы 13.09.2019

Көзге мәрхәмәтлелек атнасы кысаларында башлангыч сыйныф укучылары елга буйларын чуптән арындырдылар, 5 нче сыйныф укучылары мөмкинлеге чикләнгән бала янына барып, хәлен белделәр. 7-9 сыйныф укучылары плотина буен җыештырдылар. Хәсәншаих авылында янгыннан зыян куручеләргэ 6 нчы сыйныф укучылары уку эсбаплары тапшырдылар.
-
Яңа уку елы белән! 01.09.2019

Хөрмәтле укытучылар, тәрбиячеләр, барлык мәгариф хезмәткәрләре, ветераннар, хөрмәтле укучылар!
Сезне 1 сентябрь - Белем көне белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Яңа уку елы яңадан-яңа шатлык-казанышлар, уңышлар белән килсен. Һәр укучының күңеленә белем орлыклары тиешенчә салынсын, алар шытып, үсеп, җимешләрен татырга язсын.






