МБОУ «Шубанская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет төп гомуми белем учреждениесе "Шубан төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422265, д. Верхний Шубан, ул. Центральная, д. 6 Балтасинский район Республика Татарстан |
| Телефон: | +7(843)-682-81-06 |
| E-Mail: | Ssbn.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шубанская ООШ" |
| Руководитель: | Рахимзянов Ханнан Гафурзянович |
| Год основания учреждения: | 2006 |
| У нас учатся: | 37 обучающихся и 15 воспитанников/Бездә 37 укучы, 15 бала |
| У нас учат: | 13 учителей, 2 воспитателя/ Бездә 13 укытучы, 2 тәрбияче |
МБОУ «Шубанская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет төп гомуми белем учреждениесе "Шубан төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << ( 21 ) 22 23 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
Олылар көне белән! 01.10.2021

Кадерле олыларыбыз!
Бу дөньяда куйган хезмәтләрегез, кылган изгелекләрегез өчен рәхмәт сезгә!
Без, яшьләр, сезнең киңәшләрегездән тайпылмабыз, үрнәк булырга тырышырбыз! Саулык-сәламәтлектә, дөньяга ямь биреп яшәгез,
урыннарыгыз өйнең түрендә булсын!
Бәйрәмегез белән! -
1 сентябрь – Белем бәйрәме белән! 01.09.2021

Әй, мәктәбем, хәерле юл теләп,
Белем ишекләрен ачтың син.
Юлыбызны гүзәл итәр өчен
Якты маяк булып балкыйсың.
-
Җәйге каникуллар да килеп җитте! 01.06.2021

Ур-ра! Ниһаять, зарыгып көтеп алган җәйге каникуллар да килеп җитте. Күпме рәхәтләнеп ял итәсе, елгада су коенасы, җәйге кояшта “кара чутыр” булганчы кызынасы, кулга кәгазь - каләм алмыйча, мәктәп турында уйламыйча яшисе бар...
Әйе, би-и-ик рәхәт булачак. Иртән: “ Мәктәбеңә соңга каласың!“ дип, йокыдан да уятмаслар, “Бүген ничәлеләр алдың?” дип теңкәгә дә тимәсләр. Әй, рәхәт тә инде син, җәй!
-
Соңгы кыңгырау 22.05.2021

Эх, мәктәп еллары... Рәхәт тә, куанычлы да, ваемсыз да, тынгысыз да мәктәп еллары. Моның шулай икәнен бары тик мәктәпне тәмамлар чак җиткәч, туган яктан аерылып , белем алган мәктәбеңнән читтә булганда гына аңлыйсың икән. Тиздән , бик тиздән кыңгыраулы мәктәп еллары үзенең ыгы-зыгысы, күңелле мизгелләре, борчу-мәшәкәтьләре белән артта калыр. Мәктәп еллары :кызыклы дәресләр, шау-шулы тәнәфесләр, төрле сәяхәтләр, походлары белән искә төшә. Мәктәп еллары һәр кеше тормышында зур урын алып тора, чөнки ул еллар –балачак еллары. Ә балачакны әле беркемнең дә читләтеп үтә алганы юк.
-
“Халык зур ул, моңлы ул...” 25.03.2021

Бүген Балтач муниципаль районы Кенә төп гомуми белем мәктәбе коллективы, Бөтендөнья татар конгрессы һәм Таттелеком гавәми акционерлык җәмгыяте ярдәме белән килешеп, Татарстан Республикасының Балтач муниципаль районы мәгариф һәм мәдәният бүлеге белән берлектә “Халык зур ул, моңлы ул...” зонаара конкурс-фестивален уздырды.
Безнең укучыларыбыз халык уен кораллары ансамбле белән чыгыш ясап, беренче дәрәҗә дипломга лаек булдылар һәм истәлекле бүләкләргә ия булдылар.
Сегодня в МБОУ "Книнская ООШ" прошел республиканский форум "“Халык зур ул, моңлы ул...” при поддержке Всемирного конгресса татар и публичного акционерного общества “Таттелеком "совместно с отделом образования и культуры Балтасинского муниципального района Республики Татарстан.
Наши учащиеся выступили с ансамблем народных инструментов стали победителями и обладателями памятных наград.
-
3 нче чирек тәмам 20.03.2021

3 нче чирек тәмамлану белән котлыйбыз һәм каникулларда күңелле ял итәргә, җәйге маҗаралар алдыннан соңгы ыргылыш ясау өчен көч һәм сабырлык телибез. Көндәлектә бишле генә булсын, һәр көн күңелле генә түгел, ә уңышлы, кызыклы, мавыктыргыч булсын.
Поздравляю с окончанием 3-ей четверти и хочу пожелать весело отдохнуть на каникулах, набраться сил и терпения для последнего рывка перед летними приключениями. Пусть в дневнике будут только пятёрки, пусть каждый день будет не только весёлым, но и успешным, интересным, увлекательным.
-
«Язгы каникуллар» дигән профилактик чара 19.03.2021

Татарстанда «Язгы каникуллар» дигән профилактик чара башланды. Балтач Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтен кисәтү һәм аларны автомобильләрдә йөртү кагыйдәләрен үтәүне контрольдә тоту эшләрен көчәйтте. Каникул алдыннан укучылар белән очрашты.
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе машина йөртүчеләрне дә, җәяүлеләрне дә юлларда игътибарлы булырга һәм кагыйдәләрне тайпылышсыз үтәргә чакыра.
В Татарстане стартовало профилактическое мероприятие «Весенние каникулы». Сотрудники Балтасинской Госавтоинспекции усилили работу по предупреждению дорожно-транспортных происшествий с участием детей и контролю за соблюдением ими правил дорожного движения. Перед каникулами встретились с учениками. Управление ГИБДД МВД по РТ призывает быть внимательными на дорогах и неукоснительно соблюдать правила как для водителей, так и для пешеходов.
-
Тукай мирасы 05.02.2021

Мәктәбебездә 5 февраль көнне “Тукай мирасы” дип аталган Габдулла Тукай китапларыннан күргәзмә оештырылды.
5 февраля в нашей школе была организована выставка книг Габдуллы Тукая «Наследие Тукая».
-
“И туган тел, и матур тел...” исемле стенд куелды 02.02.2021

Мәктәп коридорында “И туган тел, и матур тел...” исемле стенд куелды. Мәктәбебез укучылары, сокланып, аны тамаша кылдылар.
В школьном коридоре был установлен стенд «И туган тел, и матур тел...».
-
Иң яхшы шигырь сөйләүче 01.02.2021

Лучшие чтецы
1 февраля в нашей школе прошел конкурс «Лучший чтец» среди учащихся начальных классов. Особенно упорно выступили учащиеся второго класса. Фасхутдинов Раиль, Инсапов Ильхам, Шарипов Тимерхан стали победителями конкурса.
Иң яхшы шигырь сөйләүчеләр
1 февраль көнне безнең мәктәбебезнең башлангыч сыйныф укучылары арасында “Иң яхшы шигырь сөйләүче” бәйгесе үтте. Икенче сыйныф укучылары аеруча тырышып чыгыш ясадылар. Фәсхетдинов Раил, Инсапов Илһам, Шәрипов Тимерхан бәйгебезнең җиңүчеләре булып танылдылар.






