МБОУ «Шубанская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет төп гомуми белем учреждениесе "Шубан төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422265, д. Верхний Шубан, ул. Центральная, д. 6 Балтасинский район Республика Татарстан |
| Телефон: | +7(843)-682-81-06 |
| E-Mail: | Ssbn.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шубанская ООШ" |
| Руководитель: | Рахимзянов Ханнан Гафурзянович |
| Год основания учреждения: | 2006 |
| У нас учатся: | 37 обучающихся и 15 воспитанников/Бездә 37 укучы, 15 бала |
| У нас учат: | 13 учителей, 2 воспитателя/ Бездә 13 укытучы, 2 тәрбияче |
МБОУ «Шубанская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет төп гомуми белем учреждениесе "Шубан төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 19 ( 20 ) >>
-
Хәлиткеч Сталинград сугышы. 02.02.2022

Икенче бөтендөнья һәм Бөек Ватан сугышларында бөек борылыш чоры буларак теркәлгән Сталинград кан коешы 1942 елның 17 июлендә башланып китә. Вермахт гаскәрләре шәһәрнең төньягындарак булган Идел елгасына ук үтеп керә. 125 көн дәвамында канкойгыч бәрелешләр бара. Һәр урам һәм һәр йорт йөзләгән, меңләгән корбаннар белән яулап алына.
-
Ленинград камалышына 78 ел. 27.01.2022

1944 елның 27 гыйнвары - Ленинградның камалыштан чыккан көне. Бөек Ватан сугышы тарихындагы бөек вакыйгага 78 ел тула. Шул уңайдан барлык классларда да тәрбия сәгатьләре уздырылды.
-
III чирек башланды 12.01.2022

Күңелле бәйрәм ялларыннан, озын каникулдан соң мәктәптә укуның иң озын чиреге- III чирек башланды. Сагындырып кына яуган ап-ак карга күмелеп кышкы каникуллар да үтеп китте.
Мәктәпләрдә каникул вакытында түгәрәкләр һәм консультацияләр эшчәнлеге дәвам итте. Ә бүгеннән инде укырга! Хәерле сәгатьтә!
-
Яңа 2022 ел белән! 31.12.2021

Нурың белән кил Яңа ел
Ап-ак көннәрең белән
Без дә сине каршы алыйк
Якты өметләр белән! -
Мәктәп каршын бизәдек. 23.12.2021

Яңа ел җитүгә ике-өч атна кала Татарстан районнарын бизи башлыйлар. Кыш көнендә урамнарда төрле-төрле кар сыннары күрү үзе бер могҗиза.
-
Ата-аналар җыелышы 17.12.2021

Участок полициясе Вильдан Рамилевич, ПДН хезмәткәре Ләйлә Фаргатовна, авыл советы рәисе Раиф Рависович катнашында ата-аналар җыелышы уздырылды.
-
Кошларга ярдәм итик 16.12.2021

Урамда карлы , салкын кыш. Бу вакытта салкын җилләрне җиңеп, нәни канатларын җилпеп азык эзләүче кошларга бик кыен. Кыска көннәрдә азык табып, тамакларын туйдырырга да өлгермиләр, инде кич килеп җитә. Укучылар әти- әниләр ярдәме белән кошларга көчләреннән килгәнчә ярдәм иттеләр - алар өчен җимлекләр ясадылар.
-
Исемең билгесез - батылыгын үлемсез 03.12.2021

Салават Галиахметович исемсез солдат турында сөйләде. Укучылар Шубан авыл җирлегеннән Бөек Ватан сугышына киткән кешеләрне бер минулык тынлык белән искә алдылар.
-
Без төрле, ләкин без бергә. 01.12.2021

1-10 декабрь көннәрендә Татарстан Республикасында традицион рәвештә Инвалидлар декадасы уза. Бу көннәрдә мәктәбебездә шул теманы яктырткан төрле чаралар үткәрелә.
-
Көзге фантазия 08.10.2021

Бүген мәктәптә "Көзге эшләнмәләр" буенча кургәзмә оештырылды. Кургәзмәдә барлык сыйныфлар да катнаша.Күргәзмә атна буе дәвам итәчәк.






