МБОУ «Шубанская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет төп гомуми белем учреждениесе "Шубан төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422265, д. Верхний Шубан, ул. Центральная, д. 6 Балтасинский район Республика Татарстан |
| Телефон: | +7(843)-682-81-06 |
| E-Mail: | Ssbn.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шубанская ООШ" |
| Руководитель: | Рахимзянов Ханнан Гафурзянович |
| Год основания учреждения: | 2006 |
| У нас учатся: | 37 обучающихся и 15 воспитанников/Бездә 37 укучы, 15 бала |
| У нас учат: | 13 учителей, 2 воспитателя/ Бездә 13 укытучы, 2 тәрбияче |
МБОУ «Шубанская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет төп гомуми белем учреждениесе "Шубан төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 11 12 13 14 ( 15 ) 16 17 18 19 20 >>
-
15 февраль – Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару көне 15.02.2023

15 февраль Әфганстан Республикасыннан совет гаскәрләрен чыгару тәмамланган көн буларак билгеләп үтелә. Әлеге дата илебез тарихында мәңгелеккә калды. Бу көнне хәрбиләрне генә түгел, бар халыкларны ут йоттырган игълан ителмәгән сугыш тәмамланды. Әлеге геройларны тәрбияләгән аналарга, һәлак булган якыннарын һәм дусларын онытмаучыларга хөрмәтлибез, сәламәтлек, иминлек телибез.
-
Чаңгы юлы - 2023 11.02.2023

"Татарстан чаңгы юлы-2023" ярышлары узды. Олысы кечесе бер булып чаңгы юлына басты.
-
2023 ел - Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы 10.01.2023

2023 ел республикада Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы буларак билгеләп үтеләчәк. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык Юлламасы вакытында хәбәр итте.
-
Яңа ел белән!!! 31.12.2022

Кадерле дусларым! Яна ел белэн котлаулар кабул итеп алыгыз! Яңа ел бәйрәме матур булып үтсен! Алдагы өр-яңа ел бары бәхет-куанычлар гына алып килсен. Туасы таңнар тыныч булсын. Гомер юлларыбыз һәрчак шатлык белән тулып торсын. Кызыклы очрашулар, бәхетле мизгелләр күп булсын! Эшләребездә уңышлар юлдаш булсын, күңелләребездәге мәрхәмәтлелек бар җиһанны яктыртсын. Йортларыбызга авырулар, хәвеф-хәтәрләр, бәла-казалар килмәсен. Гаиләләребездә бәхет уты һәрвакыт сүнмичә янып торсын! Яңа ел белән сезне, киләсе еллар бәхет китерүче еллардан булсын!
Яңа ел бит ул могҗиза, Яңа ел – тылсым.
Яңа елда һәр кылган эш бәхеткә булсын!
Карлар белән бергә җанга ак өмет иңсен.
Яңа елда бар җиһанны тынычлык төрсен!
-
Котлы булсын Яңа ел! 26.12.2022

Кыш бабай белән Кар кызын каршы алдык бүген. Төрле уеннар уйнап, маҗаралар карап, бик куңелле үтте бәйрәм!
-
Бүләкләу 24.12.2022

Мәктәбебезнең әтиләр советы рәисе Шарафутдинов Хәлим Равилевич Балтач районы башлыгы Нутфуллин Рамиль Рашитовичның мактау хаты белән буләкләнде!
-
Гомуми ата-аналар җыелышы 23.12.2022

Бүген мәктәбебездә гомуми ата-аналар җыелышы булып узды.
Җыелышның бурычлары: балалар тормышында мәктәп билгесенең әһәмиятен ата – аналарга күрсәтү; балага уку күнекмәсен биргәндә ата- аналарның тәрбиялелек культурасын формалаштыру.
Кышкы каникул чорында куркынычсызлык чаралары белән муниципаль хезмәткәр Ләйлә Фаргатовна таныштырды.
Грипп, ОРВИ йогышлы авырулары турында авылыбыз фельдшеры Галимуллина Флера сойләде.
-
Кардан нәрсә ясыйбыз? 14.12.2022

Яңа ел - иң көтеп алган, могҗизалы бәйрәмнәрнең берсе. Һәркем аны матуррак, истә калырлык итеп каршыларга тырыша. Безнең мәктәбебездә Яңа елга әзерлек алдан ук башланды. Иң беренче эш итеп мәктәп каршында чыршы бизәп куелды. Аннары инде, үзебезне скульпторлар ролендә хис итеп, кардан әкият геройларының сыннарын ясарга тотындык.
-
Кул көрәше җиңүчеләре 10.12.2022

10 нчы декабрь көнне Балтач спорт комплексында районыбыз мәктәпләрендә укучылар арасында кул көрәше ярышлары уздырылды.
-
1 декабрь – СПИДка каршы көрәш көне 01.12.2022

1 декабрь - Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы игълан иткән Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне. Бу көн ВИЧ – инфекциясе таралуын һәм ВИЧ – инфекция эпидемиясенең афәтле нәтиҗәләрен киметү өчен авыру турында халыкның хәбәрдар булырга тиешлеген искәртү көне булып тора. Бу дата ел саен бөтендөнья җәмәгатьчелеген ВИЧ – инфекциясе турында онытмыйча, бу авыруны йөртүче кешеләргә сабырлык күрсәтергә дә чакыра.
Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан, "СПИД перед нами" дип исемләнгән тематик әңгәмә узды.
ВИЧ-инфекциянең кеше тормышы өчен шулкадәр куркыныч һәм аны йоктыру өчен бер ялгыш адым да җитүен бала кечкенәдән белеп үсәргә тиеш.;
ВИЧка каршы чараларның иң үтемлесе – гаиләдәге тыныч, җылы мохит Ул баланың зур тормышка аяк басканда ялгышлар җибәрмәвенә ныклы нигез булып тора.






