МБОУ «Шубанская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет төп гомуми белем учреждениесе "Шубан төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422265, д. Верхний Шубан, ул. Центральная, д. 6 Балтасинский район Республика Татарстан |
| Телефон: | +7(843)-682-81-06 |
| E-Mail: | Ssbn.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шубанская ООШ" |
| Руководитель: | Рахимзянов Ханнан Гафурзянович |
| Год основания учреждения: | 2006 |
| У нас учатся: | 37 обучающихся и 15 воспитанников/Бездә 37 укучы, 15 бала |
| У нас учат: | 13 учителей, 2 воспитателя/ Бездә 13 укытучы, 2 тәрбияче |
МБОУ «Шубанская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет төп гомуми белем учреждениесе "Шубан төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 ( 17 ) 18 19 20 >>
-
Хокукларыбыз һәм бурычларыбыз. 18.10.2022

"Мы в ответе за свои поступки" (Без үзебезнең эш-гамәлләребез өчен җаваплы) темасына бердәм дәрес уздырылды. Төп чыгышны тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Салават Галиахметович ясады. Авыл советы җитәкчесе Сәгурә Закариевна да укучылырны хокуклары һәм бурычлары белән таныштырды.
-
Солдатка хат 17.10.2022

Бөтен Россия буенча "Солдатка хат" акциясе уза. Аны РФ Оборона һәм Мәгариф министрлыклары ярдәмендә "Яшь армия" хәрәкәте гамәлгә ашыра.
Акциягә мәктәбебез укучылары да кушылдылар. Алар Украинада махсус операцияләрдә катнашучы хәрбиләргә күңел күтәргеч һәм рухландыргыч хатлар яздылар. Хәрби кыр почтасының барлык юлламалары, һичшиксез, үз адресатларын табачак.
-
Бәйрәм концерты 10.10.2022

Укытучылар көне һәм олылар көнен берләштереп укучыларыбыз концерт куйды.
-
Бәйрәмегез белән! 01.10.2022

Илебез буенча 1 октябрьдә Өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Төрле җирләрдә хөрмәтле картларыбызны котлаулар, бүләкләүләр белән искә алабыз.
Кадерле әби-бабаларыбыз!Заман авырлыкларына бирешмичә илебез уңышы өчен көчегезне кызганмагансыз. Бу дөньяда куйган хезмәтләрегез, кылган изгелекләрегез өчен рәхмәт сезгә!
Без, яшьләр, сезнең киңәшләрегездән тайпылмабыз, үрнәк булырга тырышырбыз! Саулык-сәламәтлектә, дөньяга ямь биреп яшәгез,
урыннарыгыз өйнең түрендә булсын!
Бәйрәмегез белән! -
Мәктәбебез кунаклары - психологлар 30.09.2022

Бүген мәктәбебездә психологлар белән очрашу үтте. Бу очрашу 2-5 нче сыйныф укучыларына файдалы мәгълүмат бирде.
-
ФОРПОСТ 21.09.2022

Безнең җәмгыятьтә балалар җинаяте, хокук бозулар булганда, моңа каршы көрәшүнең яңа формалары кулланылырга тиеш. Шуларның берсе - җәмәгать тәртибен саклау буенча яшүсмер - яшьләр формированиесе үзәге "Форпост" төзү. Безнең мәктәптә дә ФОРПОСТ отряды эшләп килә, һәм алар һәрдаим ФОРПОСТ отрядлары башлыгы Гилемзянов Фердинанд Шарифуллович белән очрашып, фикерләр алмашып торалар.
-
Миләш җыяр чак җитте! 15.09.2022

Миләш өлгереп килә. Миләш җиләкләре бик ачы булса да, аның составында бик күп файдалы матдәләр бар. Миләш каротиннарга һәм антициан кушылмаларга, А һәм С витаминнарына, пектинга бай.
Укучыларыбыз миләш җыюга зур өлеш керттеләр.
-
Ата-аналар җыелышы 14.09.2022

Бүген гомуми ата-аналар җыелышы булып узды. Анда гаиләдә ата-ана белән бала арасындагы каршылыклар һәм аларны хәл итү юллары, җылы ашау, меню, мәктәпнең эчке кагыйдәсе турында сойләшенде. Җыелышта Балтач районының ПДН ОМВД старший инспекторы Ләйсән Маратовнаның да чыгышы булды.
-
Юл йөрү кагыйдәләрен искә төшердек. 06.09.2022

Соңгы елларда республикабызда автотранспорт саны, юлларда машина хәрәкәте көннән-көн арта бара. Шуның нәтиҗәсендә балаларның юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычы да көчәя. Ә бу исә, үз чиратында, балаларга мәктәпкәчә яшьтән үк юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү кирәклегенә басым ясый. Районыбызның юл йору куркынычсызлыгы буенча башлыгы Лилия Мухаммедгалиевна укучыларга "юл әлифбасын" өйрәтте.
-
Закон бозулар буенча профилактик әңгәмә 06.09.2022

Кешенең үз-үзен тотышыннан, гадәтләреннән ни дәрәҗәдә әдәпле булуын белеп була. Яхшы гадәтләрне үзеңдә кече яшьтән үк тәрбияләргә кирәк. Моның өчен син кайда гына булсаң да, урамдамы, мәктәптәме, дәрестәме, тәнәфестәме-әдәплелек кагыйдәләрен онытмаска тиеш. Ләйлә Фаргатовна укучылар арасында булган закон бозу очракларын һәм аның аянычлы нәтиҗәләрен сөйләде. Профилактик әңгәмә оештырды.






