Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тюнтерская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422242, Россия, РТ, Балтасинский район, с.Тюнтер, ул. Советская, д. 23 |
| Телефон: | +7(843)-683-01-12 |
| E-Mail: | stun.blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Тюнтерская СОШ" |
| Руководитель: | Гарифуллин Расиль Габдуллович |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 60 учащихся,15 воспитанников/60 укучы, 15 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 22 учителей, 4 воспитателя/22 укытучы 4 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тюнтерская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 157 158 ( 159 ) 160 >>
-
Армспорт ярышында. 18.03.2014

Армспорт ярышында.
11нче сыйныф укучысы Асхадуллин Илназ Россия беренчелегенә үткәрелгән армспорт ярышында, 65 кг га кадәрге авырлыкта, II һәм III урыннарга лаек булган. Алдагы ярышларда да уңышлар телибез сиңа!
-
Дилүс – беренче! 17.03.2014

Дилүс – беренче!
Габделфәрт Рафиков истәлегенә 1996 елгы һәм яшьрәк укучылар арасында узган татар-башкорт милли спорт көрәше ярышларында (70 кг авырлыктагы) 11 нче сыйныф укучысы Рамазанов Дилүс I урынны яулады. Афәрин, Дилүс!
-
“Әбием – алтыным, минем иң алтыным” 11.03.2014

“Әбием – алтыным, минем иң алтыным”
6нчы сыйныф укучылары, класс җитәкчесе Хәбибуллина Ф.Н белән, 8 Март бәйрәме уңаеннан, дәү әниләрен кунакка дәште. Балаларыбызның ата-аналарына тормыш биргән, кеше иткән, хәзерге вакытта балаларны миһербанлы-шәфкатьле итеп тәрбияләүче, алар өчен сөенеп яшәүче әбиләребез 8 нче Март бәйрәме уңаеннан, мәктәпкә бәйрәмгә килделәр. Бәйрәмне Әминә апа Сафиуллина үзенең догасы белән башлап җибәрде, укучыларга үзенең үгет-нәсыйхәтләрен бирде. Матур шигырьләр, дәртле җыр-биюләр, әбиләр белән үткәрелгән ярышлар белән үрелеп барган кичә сизелми дә үтеп китте.
-
"Созвездие – Йолдызлык” конкурсы 10.03.2014

"Созвездие – Йолдызлык” конкурсы
Мәктәбебез укучылары "Созвездие – Йолдызлык” конкурсының сайлап алу турында катнаштылар. Конкурста 7 нчы сыйныф укучысы Гыйльманов Илфат, 3 нче сыйныф укучысы Зиатдинова Зәринә һәм шушы сыйныфның биюче кызлары, мәктәпнең бию төркеме һәм Көшкәтбаш башлангыч мәктәбе укучылары уңышлы чыгыш ясадылар.
-
“Әлифба” бәйрәме 07.03.2014

“Әлифба” бәйрәме
Мәктәптә “Әлифба” бәйрәме узды. Әлеге бәйрәмгә 1 нчеләр һәм аларның укытучылары Хәкимова М.Р. аеруча зур тырышлык белән әзерләнделәр. Чөнки ул иң беренче уңышларны яктыртучы бәйрәм дә бит әле, имтихан сыман. Укучылар укып та күрсәтте, мисал-мәсьәләләр дә чиште, күңелле җырлары белән әниләрен дә ял иттерде. Кичә мавыктыргыч, күңелле булды.
-
“Аҗаган” 04.03.2014

Оборона-масса айлыгын йомгаклап, мәктәптә “Аҗаган” хәрби-спорт уены үткәрелде. Әлеге уенда бөтен мәктәп укучылары да теләп катнашты. Командалар бу уенга зур әзерлек белән килгәннәр.«Аҗаган» уены актив һәм кызыклы үтте.
-
“Яңа буынның бәхете – әхлаклы булуында” 04.03.2014

“Яңа буынның бәхете – әхлаклы булуында”
Мәктәптә “Яңа буынның бәхете – әхлаклы булуында” исеме астында әхлак укытучыларының район семинары булды. Мәктәбебезгә күп кенә кунаклар килде. Алар арасында Фазлыев Җәлил хәзрәт, Казан шәһәре шәкертләре дә бар иде. Семинарда әхлак укытучысы Шәрәфиева Г. М. “Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс” темасына дәрес һәм “Сиңа бабаң мирас калдырдымы?” дигән класстан тыш чара күрсәтте. Авылыбызның мөхтәрәм кешеләренең берсе Зарипов Р.Ш. укучыларны һәм килгән кунакларны Түнтәр авылы һәм мәдрәсә тарихы белән таныштырды. Соңыннан Җәлил хәзрәт чыгыш ясады. Семинар эшлекле һәм файдалы үтте.
-
Оборона-масса айлыгы 02.03.2014

Оборона-масса айлыгы
Айлык кысаларында мәктәптә Ватаныбыз Геройларына багышланган чаралар үтте. Китапханәче Гыймадетдинова А.Ш. Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм батырлыгына багышланган әдәби кичә үткәрде. Кичәдә укучылар шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр, викторина орауларына җавап бирделәр.
-
“Ел укытучысы” бәйгесе 26.02.2014

25- февраль көнне мәктәбебезнең инглиз теле укытучысы- Гарифуллина Лилия Вагдаэлевна “Ел укытучысы” бәйгесенең муниципаль этабында катнашып, Норма урта мәктәбендә дәрес һәм мастер –класс үткәреп кайтты. Лилия Вагдаэлевнага уңышлар телибез!
-
Физика һәм информатика фәннәре семинары 25.02.2014

Физика һәм информатика фәннәре семинары
Бүген, 25 февральдә, Түнтәр урта мәктәбендә физика һәм информатика укытучылары семинары булып үтте. Физика һәм информатика укытучысы Ибраһимов Айзат Васил улы 9 класста физикадан, 7 класста информатикадан ачык дәресләр бирде. Шуннан соң 7-9 сыйныфлар арасында “Физика һәм информатика дөньясы” дип аталган интеллектуаль уен булып узды. Укычылар бик актив катнаштылар, үзләренең белемнәрен чын-чынлап теоретик яктан да, практик яктан да сынадылар. Укытучы һәм укучылар эшчәнлегенә югары бәя бирелде.














