Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тюнтерская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422242, Россия, РТ, Балтасинский район, с.Тюнтер, ул. Советская, д. 23 |
| Телефон: | +7(843)-683-01-12 |
| E-Mail: | stun.blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Тюнтерская СОШ" |
| Руководитель: | Гарифуллин Расиль Габдуллович |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 60 учащихся,15 воспитанников/60 укучы, 15 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 22 учителей, 4 воспитателя/22 укытучы 4 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тюнтерская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 ( 127 ) 128 129 130 >>
-
Язгы өмә 22.04.2016

Язгы өмә
Мәктәп коллективы актив рәвештә язгы өмәдә катнашты. Мәктәп территориясе һәм бакча җыештырылды.
-
“Мәрхәмәтле Татарстан” акциясе 21.04.2016

“Мәрхәмәтле Татарстан” акциясе
Мәктәптә “Мәрхәмәтле Татарстан” акциясе кысаларында чаралар үтә. Сыйныф җитәкчесе Галимова Г.Р. 9 сыйныф укучылары белән “Игелик эшлик ветераннарга” дигән тәрбия сәгате үткәрде.
-
“Спортивный Татарстан” акциясе 21.04.2016

“Спортивный Татарстан” акциясе
Башлангыч сыйныф җитәкчесе Хакимова М.Р. “Без спорт яклы” дигән сыйныф сәгате үткәрде, спортның әһәмияте турында сөйләде. Ә соңыннан укучылар белән “Күңелле эстафета” уздырды.
-
Габдулла Тукайга багышланган бердәм дәрес 21.04.2016

Габдулла Тукайга багышланган бердәм дәрес
Мәктәптә 5-10 сыйныф укучылары өчен Габдулла Тукайга багышланган бердәм дәрес үтте. Татар теле укытучылары Накипова Л.М. һәм Шәрәфиева Г.М.
-
Габдулла Тукайның тууына 130 ел 19.04.2016

Габдулла Тукайның тууына 130 ел
18-апрель көнне Түнтәр урта мәктәбенең 5 нче сыйныф укучылары татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нәкыйпова Л.М. белән авыл китапханәсендә булдылар. Китапханәче Гөлнур апа алар өчен “Тукай эзләре буйлап” дигән чара оештырды.Укучылар чарада актив катнаштылар. Тукай шигырьләрен яттан сөйләделәр. “Тапкырлар һәм зирәкләр” бәйгесендә сорауларга җаваплар бирделәр. Чара эчтәлекле һәм укучылар өчен мавыктыргыч үтте.
-
“Әти, әни һәм мин – спорт гаиләсе” бәйрәме 16.04.2016

“Әти, әни һәм мин – спорт гаиләсе” бәйрәме
Мәктәптә “Спортивный Татарстан” акциясенә старт бирелде. Әлеге акция кысаларында “Әти, әни һәм мин – спорт гаиләсе”дигән бәйрәм үткәрелде. Хабибуллиннар, Шәриповлар, Гыйльмановлар гаиләләре көчлелектә, җитезлектә һәм тапкырлыкта көч сынаштылар. Бәйрәм күңелле үтте.
-
Габдулла Тукайның 130 еллыгы уңаеннан 14.04.2016

Габдулла Тукайның 130 еллыгы уңаеннан
Сигезенче сыйныф укучысы Хәйруллина Илүзә Габдулла Тукайның 130 еллыгы уңаеннан үткәрелгән районкүләм Тукай укуларында катнашты. “Шигърияттә Тукай образы”дип исемләнгән эзләнү эше буенча чыгыш ясап, III дәрәҗә Дипломга лаек булды. (Җитәкчесе-Нәкыйпова Л.М. )
К о т л ы й б ы з!
-
Габдулла Тукайның 130 еллыгы уңаеннан 14.04.2016

Габдулла Тукайның 130 еллыгы уңаеннан
Көшкәтбаш башлангыч сыйныф укучылары район күләмендә үткәрелгән Габдулла Тукай әсәрләрен сәхнәләштерү бәйгесендә җиңүче булдылар һәм I дәрәҗә Диплом белән бүләкләнделәр. (Җитәкчеләре-Рахматуллина Г.Х., Гыйниятуллина Ф.Ф., Бәдертдинова И.И., Гарифуллин Р.Х.) Афәрин! Котлыйбыз!
-
12 апрель – Космонавтика көне 13.04.2016

12 апрель – Космонавтика көне
Физика укытучысы Ибраһимов А.В. 9-11 сыйныф укучылары өчен “Кеше һәм галәм” дигән класс сәгате үткәрде. Укучыларга кызыклы итеп Ю.Гагаринның беренче очышы турында сөйләде һәм видеоролик күрсәтте.
-
12 апрель – Космонавтика көне 13.04.2016

12 апрель – Космонавтика көне
Башлангыч сыйныф укучылары Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көненә карата үткәрелгән класс сәгатенә ветеран укытучы Зарипов Р.Ш.ны очрашуга чакырдылар. Ул аларны беренче очучы-космонавт Ю.А.Гагарин язмышы һәм аның космоска тәүге очуы белән таныштырды.














