Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тюнтерская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422242, Россия, РТ, Балтасинский район, с.Тюнтер, ул. Советская, д. 23 |
| Телефон: | +7(843)-683-01-12 |
| E-Mail: | stun.blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Тюнтерская СОШ" |
| Руководитель: | Гарифуллин Расиль Габдуллович |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 60 учащихся,15 воспитанников/60 укучы, 15 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 22 учителей, 4 воспитателя/22 укытучы 4 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тюнтерская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 121 122 123 124 ( 125 ) 126 127 128 129 130 >>
-
“Талантлар парады” 20.05.2016

18.05.2016
“Талантлар парады”
Мәктәп укучылары районда үткән “Талантлар парады”нда катнаштылар һәм грамоталар белән бүләкләнделәр. Менә кемнәр алар:
7 сыйныф укучысы Кәримова Ләлә – фән олимпиадаларының муниципаль этапбында өч урын алды - рус теле, татар әдәбияты һәм татар теле фәннәре буенча призер һәм мәгариф идарәсенең рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
10 сыйныф укучысы Хәкимов Гамил – фән олимпиадаларының муниципаль этапбында ике урын алды – физикадан җиңүче, математикадан призер.
11 сыйныф укучысы Корбангалиева Әлфинә – фән олимпиадаларының муниципаль этапбында ике урын алды – рус теле һәм рус әдәбияты фәннәреннән призер.
Парапланда очу тугәрәгенә йөреп, парашюттан сикергән 11 сыйныф укучысы Нуриев Илсаф.
-
Иҗат отчеты концерты 18.05.2016

Иҗат отчеты концерты
Зур әзерлек белән мәктәпнең иҗат отчеты концерты булды. Концертта уку елы буена эшләнгән эшләргә нәтиҗә ясалды. Матур шигырьләр һәм дәртле җырлар яңгырады, күңелләрне җилкетерлек биюләр башкарылды. Һәр тамашачы бәйрәмнән якты хисләр белән таралды.
-
“Ышаныч телефоны” 16.05.2016

“Ышаныч телефоны”
Мәктәптә “Ышаныч телефоны” акциясе буенча класс сәгатьләре үтте. Сыйныф җитәкчеләре укучыларга әлеге тема буенча видеоролик күрсәтте, укучылар белән аның буенча фикер алышынды. Телефон белән куллану техникасы слайдларда яктыртылды һәм аларга аңлатма бирелде.
-
15 май – Халыкара гаилә көне 16.05.2016

15 май – Халыкара гаилә көне
Халыкара гаилә көне уңаеннан мәктәптә план нигезендә чаралар үтте. Әлеге чараларда укучыларга гаилә традицияләре һәм бәйрәмнәре турында мәгълумат бирелде. Сыйныф укучылары әти-әниләрнең эш урыннарына экскурсиягә бардылар. Концертта әти-әниләргә багышлап чыгышлар ясадылар.
-
“Үлемсез полк” акциясе 10.05.2016

“Үлемсез полк” акциясе
7 майда мәктәбебез коллективы “Үлемсез полк” акциясенә чыкты. Укытучылар һәм мәктәп укучылары митингка сугышта һәлак булган туганнары, авылдашлары фотолары белән чыкты. Әлеге акциянең максаты – яшьләрне үз гаиләләре тарихын өйрәнүгә тарту, традицияләрне дәвам итү, аларны патриотик рухта тәрбияләү.
-
Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган митинг 10.05.2016

Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган митинг
7 май көнне авылыбызда Җиңү бәйрәменә багышланган митинг узды. Анда мәктәп укучылары, тыл ветераннары, укытучылар һәм килгән кунаклар катнашты. Ветераннар хөрмәтенә митингта котлау сүзләре, сугыш җырлары, шигырьләр яңгырады. Чара һәйкәлгә чәчәкләр кую белән тәмамланды.
-
“Без булдырабыз!” 09.05.2016

“Без булдырабыз!”
Көшкәтбаш башлангыч мәктәбе коллективы авыл халкына “Без булдырабыз!” исеме астында бик матур эчтәлекле концерт тәкъдим итте. Дәртле биюләр, матур җырлар, кызыклы тамашалар һәркемнең күңеленә хуш килде.
-
“Җиңү урманы”акциясе 06.05.2016

“Җиңү урманы”акциясе
Республикакүләм “Җиңү урманы”акциясенә кушылып, укучыларыбыз авылның сугыш кырларында ятып калган авылдашлар истәлегенә куелган һәйкәл янына агачлар утырттылар.
-
Профориентация көне 04.05.2016

Профориентация көне
Мәктәптә зур әзерлек белән “ бәйгесе үтте. Әлеге бәйгедә укучылар һәм аларның җитәкче укытучылар парикмахер, агач эшкәртү, журналистика, умартачылык, татар ашлары һәм прототиптирование компетенцияләре буенча көч сынаштылар.
-
“Парклар маршы” 30.04.2016

“Парклар маршы” бәйгесенең муниципаль этабы җиңүчеләрен котлыйбыз. Нәкыйпова Назлыгөл-I урынны (җитәкчесе-Рамазанова Г.Г.), Бәйрәмов Рәнис-II урынны (җитәкчесе-Бәйрәмова Т.З.) алып, Дипломга һәм бүләккә ия булдылар. Алдагы бәйгеләрдә дә уңышлар телибез.














